Дала Зәе

елга
(Зәй (елга) битеннән юнәлтелде)

Дала Зәе (Зәй, рус. Зай, лат. тат. Zəy) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Татарстанның Лениногорск районында Михайловка авылы янында башлана, тамагы Түбән Кама шәһәреннән 7 км көньяк-көнбатыштарак. Озынлыгы — 270 км, бассейнының мәйданы — 5020 км². Төп кушылдыклары: Урман Зәе, Мәчкәрә, Зәй-Каратай, Урсала, Акташ, Шумыш, Имәнле елгалары. Зәй шәһәреннән 2 км төньяктарак, Урман Зәе белән кушылганнан соң елганың түбән агымы (55 км) Зәй дип атала. Су чыгымы Зәй районының Иске Пәлчикәү авылы янында 489м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 130 мм. Су агышы бик нык көйләнгән. Суның минеральләшүе 2000—3000 нән алып 5000—8000 мг/л га кадәр. Елга бассейнында Зәй сусаклагычы һәм Карабаш сусаклагычы урнашкан. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

Дала Зәе
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°35'28"тн, 51°39'49"кнч
РДСР 10010101512111100029287
Нинди сулыкка коя Чулман Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 5020 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 219 километр Edit this on Wikidata
Карта