Калып:Баш бит/Вакыйгалар/17 сентябрь
Анголада — каһарманнар, АКШта — конституция, Украинада — җан коткаручысы көне
- 1787 — Икенче АКШ конституциясе кабул ителә.
- 1867 — япон шагыйре Масаока Сики туа.
- 1869 — норвегияле сәясәтче, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Кристиан Ланге туа.
- 1871 — Казандагы Тукай музее, Композиторлар берлеге, сынлы сәнгать музее, Тинчурин театры биналары авторы, архитектор Фердинанд Амлонг туа.
- 1922 — Берлинда беренче тапкыр тавышлы фильм публикага күрсәтелә.
- 1938 — татар телчесе, диалектолог, фәннәр докторы Дөрия Рамазанова туа.
- 1954 — Новая Земля утравында ССРБның атом-төш коралы өчен полигон барлыкка килә.
- 1954 — татар режиссеры, сәясәтче Дамир Сираҗиев дөньяга килә.
- 1987 — Муса Гәрәев, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Берлеге каһарманы вафат була.
- 1988 — Сеулда XXIV Олимпия уеннары башлана.
- 1991 — Латвия, Литва, Эстония, Төньяк һәм Көньяк Корея илләре БМОга кабул ителә.
- 2001 — җырчы Вафирә Гыйззәтуллина юл-транспорт казасында һәлак була.