Идел буе Болгары шәһәрләре

(Идел буе Болгарының шәһәрләре битеннән юнәлтелде)
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Идел буе Болгары шәһәрләре

Болгар дәүләте­нең төрле төбәкләренә таралып утырган шәһәрлекләрнең саны 180 гә җитә. Алар арасында мәй­даны 2—3 гектардан артмаган хәрби ныгытмалар да, бай җир биләүче феодаллар яшәгән замоклар булган. Чын шәһәр — ул территориясе көчле ныгытмалар белән әйләнде­реп алынган, ә халкы күбесенчә һөнәрчелек һәм сәүдә белән шө­гыльләнә торган эре торак уры­ны.

Аларның мәйданы берничә дистә, кайбер чакта хәтта йөзәр гектарга җиткән.Шәһәр үзәген­дә (калада) гадәттә дәүләт идарә­се, югары катлау кешеләре, бай сәүдәгәрләр яшәгән. Шунда ук шаулап торган базарлар, якын-ти­рәдә мәчет-мәдрәсәләр урнашкан, Һөнәрчелек остаханәләре исә, үз­ләре бер бистә булып, шәһәр читендәрәк тупланганнар.

Болгар шәһәрләре моннан 1000 ел элегрәк, 10—11нче гасырлар­да барлыкка киләләр. Аларның үсү һәм чәчәк ату чоры 12нче гасырга һәм 13нче гасыр башла­рына туры килә. Хәзер инде кү­бесенең чын исемнәрен дә билгесез. Кайбер тарихи язмаларда гына сакла­нып калган шәһәр исемнәре дә бар: Болгар, Биләр, Суар, Ашлы, Җүкәтау, Кашан, Тубылгытау.

10—13нче гасырларда Болгар дәүләтендә тагын бик күп эре-вак шәһәрләр булган. Спас райо­нының Балымер, Әлки районының Иске Нократ, Иске Камка, Алек­сеев районының Войкино, Ромодан, Тәтеш районының Хулаш авыллары янында һәм башка күп кенә урыннарда болгар шәһәрлек­ләре бар.

Беренче шәһәрләр үзгәртү

Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу — очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.

Болгар һәм Суар: иң мөһим шәһәрләр үзгәртү

 
Ага Базар (Бакый Урманче рәсеме, 1970)

Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк.

Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда Алтын Урда хакындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да. Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган.

Тәнкәләр үзгәртү

Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр.

Әмирләр исемнәре үзгәртү

Мәсәлән, Микаил ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкент), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әмма озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп, күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948—959 елларда Насыйр ибне Әхмәт һәм Талиб исеменнән сугылган акчалар мәгълүм.

Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган.

Болгар шәһәре — Дәүләт башкаласы үзгәртү

 
Ага Базар (Родионов рәсеме, 1981)

Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).

XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән була. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең, мәгълүматлары бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.

Суар шәһәре үзгәртү

Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда Суар урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар— анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган. Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик мәгълүмат тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.

Бүләр — яңа Дәүләт башкаласы үзгәртү

Рус елъязмаларда Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә походлар башлана.

Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.

Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.

Күп еллардан соң, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары («стрелецлар») килеп утырган. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп Биләр (русча Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Республикабызның хәзерге Алексеевский районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.

Кашан һәм Җүкәтау шәһәрләре үзгәртү

Кашан шәһәре Каманың уң ягындагы бер билек-кенәзлекнең үзәге булган. Бу шәһәрнең монголларга кадәрге чоры хакында тарихи мәгълүматлар сакланмаган булса да (алар Алтын Урда чорына карый), археологик материаллар аның төньяк төбәктә бик әһәмиятле мәдәният һәм сәүдә үзәге булганлыгын раслыйлар. Кама буйлап чак югары, аның сулъяк биек яры өстенда Җүкәтау (Юкәтау) шәһәре утырган. Аның турындагы тарихи мәгълүматлар шулай ук Алтын Урда чорына караса да, археологик яктан Җүкәтау элегрәк чорга барып тоташа.

Тубылгытау, Төрек, Тукчын һәм Нократ шәһәрләре үзгәртү

Идел Болгарының көнчыгыштагы шундый үзәкләреннән берсе итеп Шушма елгасы буена урнашкан Тубылгытау шәһәрен дә атарга кирәк. Алтын Урдага кадәрге шәһәрләр арасында Кама аръягында Болгар дәүләтенең үзәк өлешендәге Төрек, Тукчын һәм Нократ шәһәрләренең булганлыгы да мәгълүм.

Алабуга шәһәре үзгәртү

 
Изге Манара («Шәйтан каласы»)

Хәзерге Алабуганың көнбатышында, биек яр өстендә «Шәйтан каласы» дигән сәер исем белән атала торган шәһәрлек калдыгын, бәлкем, яхшы беләләрдер. Бик күп риваятьләр сөйлиләр бу шәһәр хакында. Менә шуларның берсе:

  ...Биек тау башындагы иске шәһәрдә бер ялгызы «шәйтан» яшәгән (христиан рухание мөселман изгесен кимсетеп шулай дип атаган). Борынгы болгарлар шунда гыйбадәт кылырга йөргәннәр намаз укыганнар. Соңрак «Шәйтан» янына Казан кешеләре дә килә башлаганнар, хәлләрен җиңеләйтүдә ярдәм сораганнар. «Шәйтан» ярдәмен кызганмаган, кешеләрне төрле бәлаләрдән коткарган. Көннәрдән бер көнне, кяферләр белән сугыш башлангач, Казан сәете әлеге шәһәрчекнең хуҗасына килеп, изге сугышка фатиха бирүен сораган. «Шәйтан» ун көн буена намаз укыган, унберенче көнне мөнбәрдән тавыш биргән: «Мин сезгә, шәфкать ияләре, ярдәм итә алмыйм инде. Пәриләр мине моннан куалар. Мин моннан барып җиткесез ерак җирләргә мәңгелеккә китәм». Шәһәр эченнән кара төтен ургылган, өермәләнеп күккә күтәрелгән, шул төтен эченнән галәмәт зур елан килеп чыккан һәм ут булып көнбатышка атылган...  

Бу риваять Казан ханлыгын җимергәннән соң бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән елъязмада китерелә. Аның язуына караганда, Казанны басып алганчы ул анда 20 ел яшәгән булган. Шунда әлеге риваятьне язып алган. «Казан тарихы» аша риваять руслар арасына да таралган. Шуңа күрә алар шәһәрлекне үзләренчә «Шәйтан каласы» дип атаганнар.

Казан шәһәре үзгәртү

Казан шәһәре 1000 елда тирәсендә сәүдә һәм хәрби ныгытма буларак нигезләнгән иде. Болгарлар төньяк чикларе яклау өчен Идел һәм Казансу елгалары кисешендә әһәмиятле Камай һәм Казан кирмәннәре салганнар. Төп мәкалә Казан.

Идел буе Болгары шәһәрләренең саны үзгәртү

Бүгенге көнгә Урта Идел буендагы урта гасыр шәһәрлекләренең җыелма исемлеген төзү тәмамланды. Бу тарихи-археологик җыелма 161 истәлектән тора. Алар өч төркемгә бүленәләр: 38 шәһәрлек—элекке шәһәр яки шәһәр кремле калдыклары, 73 феодал кирмәне, 39 хәрби ныгытма-крепость (мәгълүматлар тулы булмау сәбәпле 11 истәлекнең билгеләмәсе ачыкланмаган). Дөрес, барлык бу шәһәрләр, кирмәннәр һәм ныгытмалар борынгы Болгар чорына гына карамый. Аларның байтагы Алтын Урда чорында да яшәвен дәвам иттергән, шәһәрләрнең бер өлеше Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән, Казан ханлыгы чорына кагылышлы шәһәрләр дә юк түгел.

Болгар дәүләтендә шәһәрләрдән тыш бик күп авыллар да булган. Бүгенге көнгә 900 дән артык авыл урыны билгеле. Аларның кайберләре шәһәр кремле ныгытмасыннан тышта, бистә сыйфатында барлыкка килгән. Әмма күбесе мөстәкыйль авыллар булып утырган. Кайберләре бик зур булган, 80—100 гектарга якын җир биләгән, ә күпчелегенең мәйданы 3—6 гектардан артмаган. Андый авыллар уртача 20—40 йорттан торгандыр. Югарыда әйтелгән 900 дән артык авылның өчтән икесе Болгар чорына карый, башкалары, кайбер шәһәрләр шикелле үк, соңгырак дәвердә—Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгәннәр.

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Bu mäqälä latin älifbasında: İdel buyı Bolğarı şähärläre(үле сылтама).

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Болгар Дәүләте
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.