Гәүһәр Хәсәнова

филолог, тәрҗемәче (Казан, Россия)
(Гәүһәрия Хәсәнова битеннән юнәлтелде)

Гәүһәр Хәсәнова, Гәүһәр (Гәүһәрия) Мөхәммәт кызы Хәсәнова (кыз фамилиясе Мәһдиева, 1959 елның 11 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Казанбаш) ― тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1988), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2005). Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова (2009), Гавриил Державин (2016) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

Гәүһәр Хәсәнова
Туган телдә исем Гәүһәрия Мөхәммәт кызы Хәсәнова
Туган 11 сентябрь 1959(1959-09-11) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Казанбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре филолог, тәрҗемәче
Җефет Илдар Зәкиҗан улы Хәсәнов
Балалар кызы Зөһрә, улы Әнвәр
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Саҗидә Сөләйманова премиясе
Державин премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гәүһәр Хәсәнова.
ТР ФА сайты

1959 елның 11 сентябрендә ТАССР Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе — булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе — Лилия Гомәр кызы Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы). Энесе ― Искәндәр.

1960 елда, әтисе Казан дәүләт университеты аспирантурасына укырга кергәч, гаилә Казанга күчеп килә. Гәүһәр Мәһдиева Казанның 126нчы санлы урта мәктәбен (1976), Казан дәүләт университетының филология факультетын (1982), Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны (1987) тәмамлаган.

1982―1984, 1987―1990 елларда ― Казан дәүләт педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент.

1984―1987 елларда көндезге бүлектә аспирантурада укый, 1988 елда Урал дәүләт университетында (ru, 2011 елдан Урал федераль университеты составында) XIX гасыр рус әдәбияты тарихы буенча филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

1990―2007 елларда ― Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор.

2007―2009 елларда ― «Идель» журналында әдәби мөхәррир, тәрҗемәче, баш мөхәррир урынбасары, татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә[1].

2010 елдан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбит белеме бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәре, директорның фәнни эшләре буенча урынбасары в. б.[2].

Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире[3].

Тәрҗемә эше үзгәртү

Татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Беренче тәрҗемәләре «Идель» журналында басыла. Яшь һәм урта буын татар язучылары: Аяз Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Нурислам Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Марсель Галиев, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнәс Хәсәнов, Әхәт Гаффар, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Факил Сафин әсәрләрен (яки алардан өзекләрне) рус теленә тәрҗемә иткән, алар «Идель» журналында һәм аерым китап булып басылган. Публицистик һәм мемуар язмаларның тәрҗемәләре «Идель», «Татарстан», «Наш современник» журналларында дөнья күргән. Фәнис Яруллинның Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә «Йөртә безне язмышлар» повесте (русчага тәрҗемәдә «Былинка на ветру») 2000 елда «Рухият» нәшриятында өч телдә (татар, рус, инглиз телләрендә) аерым китап булып чыга[1]. Татарстан китап нәшрияты Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә татар язучыларының хикәяләре җыентыгын рус телендә бастырып чыгарган.

Мөхәммәт Мәһдиев үзгәртү

Төп мәкалә: Мөхәммәт Мәһдиев

Гәүһәр Хәсәнова Мөхәммәт Мәһдиевнең (әтисенең) барлык әсәрләрен, дөнья күрмәгән язмаларын туплап яңадан бастыру өстендә эшли. 2004 елда ТКН «Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары» китап-альбомын бастырып чыгарган. Китапның концепциясе, төзелеше, фото һәм әдәби әсәрләр, интервью, көндәлек дәфтәрләрдән өзекләр сайлап алу язучының кызы Г. Хәсәнова тарафыннан эшләнгән. 2009 елда Татарстан китап нәшриятында М. Мәһдиевнең биш томлыгын, 2014 елда Мөхәммәт Мәһдиевнең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган «Сызып ак нур белән..». дигән китабын төзеп чыгара. Әтисе һәм 1938 елда атып үтерелгән бабасы Сөнгатулла Мәһдиевкә багышланган «Гафу итмәгән» (рус. Не простивший) хикәясе авторы.[4].

«Мәйдан» журналында басылган «Сагыну» мәкаләсендә балачак хатирәләре белән уртаклаша:

 

Әти белән һәрвакыт күңелле иде. Тел байлыгы соклангыч иде аның. Безгә гаҗәеп тылсымлы әкиятләр сөйли, арада каз тәннәре чыгара торганнары да очрый. Мәсәлән, Шүрәле турындагысы. Ул мондый шомлы әкиятләрне гадәттә Аккош күлендәге дачабызга барышлый урман юлында яисә авылдагы чып–чын карурманда сөйләргә ярата. Минем куркуга төшүемне күргәч, әтием рәхәтләнеп көлә, ә мин велосипед багажнигында утырам, бер яклаучым да юк. Аннары ул төрле гаҗәеп хәлләр турында әллә ниләр уйлап чыгарырга сәләтле. Кайнап чыгарга әзер чәйнекме ул, тирә–юньдәгеләрнең һәр карашына бик сизгер иске телевизормы, тәрәз каршындагы агачта утыручы бәйсез кыяфәтле каргамы, өйгә очып кергән ахмак чебенме ул... — һәр әкиятнең үз характеры, үз тарихы.

Әтине яраттык, аның белән горурландык без. Ул да үз чиратында безнең һәр уңышыбызга, һәр казанышыбызга сөенеп яшәде. Балачакта сирәк мактады, безне һәрчак максатыбызга таба әйдәкләде. Ул безне үз сәләтеңә, үз белемеңә таянырга өйрәтте. Һәм ул хаклы иде..[5]
Гәүһәр Хәсәнова
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Бабасы (әтисе ягыннан) ― Сөнгатулла Мәһдиев (18851938), мәгърифәтче, имам-хатыйб. Бабасы (әнисе ягыннан) ― Гомәр Бәширов (19011999), Татарстан АССР халык язучысы (1986). Әтисе Мөхәммәт Мәһдиев (19301995), Татарстанның халык язучысы (1993). Әнисе Лилия Гомәр кызы Бәширова, укытучы. Әти-әнисе Арча районының Казанбаш мәктәбендә танышып өйләнешкәннәр. Энесе Искәндәр.

Ире Илдар Зәкиҗан улы Хәсәнов (мәрхүм). Кызы Зөһрә, улы Әнвәр, икесе дә югары белем алган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү