Гасыйм Мансуров
Википедиядә Мансуров фамилияле башка кешеләр дә бар. Гасыйм Мансуров, Гасыйм Гата улы Мансуров (русча документларда: Гасым Гатаевич (вариант: Гатич)[2] Мансуров, 1894 ел―1955 ел) — дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, мөгаллим. ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1924). РСДРП (б) әгъзасы (1917 елдан).
Гасыйм Мансуров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Гасыйм Гата улы Мансуров |
Туган | 1894 РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Тирсә |
Үлгән | 1955 СССР, РСФСР, Владимир өлкәсе, Муром |
Яшәгән урын | «Националь» кунакханәсе[d][1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | мөхәррир, мөгаллим |
Җефет | Разия Сәгыйтова |
Балалар | улы Арслан (?―12.01.1943, Сталинград) |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1894 елда Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында туган. Иж-Бубый мәдрәсәсенең 5 сыйныфын[3], Ижау шәһәренең дүртьеллык укуханәсен (1914) тәмамлый. Башлангыч мәктәптә рус теле укытучысы һөнәре ала.
Хезмәт юлыҮзгәртү
Октябрь инкыйлабыҮзгәртү
Вятка губернасы Алабуга өязе шурасын оештыруда катнаша. Бондюг һәм Кокшан заводлары эшчеләреннән өяз башкарма комитетына әгъза итеп сайлана. РКП (б) өяз комитеты рәисе урынбасары, «Красный путь» газетасы мөхәррире була. Соңрак РКП (б) Вятка губерна комитеты органы булган татар телендәге «Коммунист» газетасы хезмәткәре.
Ватандашлар сугышыҮзгәртү
- Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе сәяси бүлеге органы булган татар телендәге «Кызыл көрәшче» газетасын мөхәррирли.
- 1919-1920 елларда Казан губернасы Мамадыш өязе башкарма комитеты һәм РКП (б) өяз комитеты рәисе була.
ТАССР төзелүҮзгәртү
- 1920 яз-көз ТАССР эчке эшләр халык комиссары урынбасары, ТАССР НКВДсының җинаятьләрне эзләү идарәсе (рус. угрозыск) башлыгы.
- 1920 ел ахырында Урта Азия хокук саклау органнарына ярдәмгә җибәрелә: Төркистан мохтариятлы республикасы НКВДсының җинаятьләрне эзләү идарәсе башлыгы, Ташкәнт өлкә ЧК рәисе итеп билгеләнә.
- 1921 ел ахырында Казанга, РКП (б) өлкә комитеты үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. «Коммунистический путь» (соңыннан «Татарстан коммунисты») журналының баш мөхәррире була.
- 1924 гыйнвар-май Татарстан АССР ХКШ рәисе урынбасары.
Солтангалиев эшеҮзгәртү
1924 елның 6 маенда Мәскәүгә күчерелә, Үзәк нәшриятка эшкә билгеләнә. Г. Мансуровны, шулай ук К. Мохтаров, А. Енбаев, Р. Сабиров һ. б. җитәкчеләрне эштән читләтүгә аларның РКП (б) үзәк комитетына Сталин исеменә М.Х. Солтангалиевне ябылудан азат итүне һәм аны порукага алырга рөхсәт итүне сорап язган хатлары сәбәпче була.
МәскәүдәҮзгәртү
Көнчыгыш халыклары институтында һәм Мәскәү дәүләт университетында доцент вазифасын башкара. РСФСР мәгариф халык комиссариатының милли мәктәпләр бүлеге мөдире булып ала. 1928-1929 елларда Көнчыгышның этник мәдәниятлар институты проректоры булып эшли. Фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнә. Фәнни тикшеренүләренең төп мәсьәләсе – төрки халыкларның, аерым алаганда татар халкының, тарихы һәм милли колониаль мәсьәләнең тарихы.
КитапларыҮзгәртү
- Г. Г. Мансуров. Татар провокаторлары. М.: Үзәк нәшрият, 1925.
- Г. Г. Мансуров. Беренче революция елларында татарлар. М., 1926.
Сәяси золымҮзгәртү
1929 елның июлендә ВКП (б) үзәк контроль комиссиясе Г.Г. Мансуровны һәм башка җитәкчеләрне «фиркагә каршы төркемдә катнашуда, пантөркичелек хәрәкәте белән бәйләнеш тотуда, фиркадән чыгарылган Солтангалиев белән бәйләнешкә керүдә, Кырымның «Милли Фирка» дигән инкыйлабка каршы оешмасы белән бәйләнеш тоту»да һ. б. гаепли. 1929 елның 23 августында җавапка тартылучы Г. Мансуров һ. б. фиркадән чыгарыла. 1929 елның декабрендә кулга алына. 1931 елның 13 гыйнварында иң югары җәзага хөкем ителә. Аннары бу җәза 10 ел сөрген белән алмаштырыла. Җәза мөддәтен Соловки лагеренда, Мәскәү-Идел каналы төзелешендә тутыра. Илнең үзәк шәһәрләрендә яшәү хокукыннан мәхрүм ителеп, Мөрәм шәһәрендә яши. Үзен реабилитацияләүне үтенеп язган хатларына җавап ала алмый, 1955 елда үлеп китә. 1991 елда аклана[4].
Бөек Ватан сугышыҮзгәртү
Сугыш елларында санитария поездында эшли, яралы сугышчыларны фронттан тыл госпитальләренә ташый.
Кызыклы фактҮзгәртү
- Шуралар хакимиятенә лояль булган муллаларны хакимият мәнфәгатьләрендә файдаланырга тәкъдим итә.
- Мөфти Галимҗан Барудиның җәсәден Мәскәүдән Казанга кайтаруны оештыра.
- 1922 елда Идел болгарларының исламны кабул итүенең 1000 еллыгын киң билгеләү турындагы мәсьәләне күтәрә [5]
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Суворин А. С. Вся Москва // Мәскәү
- ↑ ССРБда сәяси золым корбаннары исемлеге
- ↑ Айдар Хәбетдинов. Милләт юлбашчылары, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-22
- ↑ «Академик» сайтында
- ↑ Гомәр Галиев. Татарстанның әдәби фронты. 2015 елның 5 апрель көнендә архивланган. «Красная Татария», 03.01.1930
ӘдәбиятҮзгәртү
- Сулима Л. Письмо 15-ти: судьба партийных диссидентов. «Татарстан», 1994, № 1/2.
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Возвращенные имена. Документальные очерки. Казань, 1990
- Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
- Г. Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, «Ученые записки КФУ», том 153, кн.3, 2011.
СылтамаларҮзгәртү
- Г.Г. Мансуров «Милләттәшләр» сайтында 2016 елның 23 март көнендә архивланган.
- ССРБда сәяси золым корбаннары исемлеге