Википедия:Кагыйдәләр бәхәсе
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу биттә Татар Википедиясе кагыйдәләре эшләп чыгарыла. |
Кабул ителгән кагыйдәләр {{Кагыйдә}} тамгасы белән билгеләнә һәм нәтиҗәдә Төркем:Википедия кагыйдәләре төркемендә тупланыла. |
Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз. |
Татар Википедиясе җәмгыяте рәсмиләштергән кагыйдәләр |
---|
Гомуми |
Мәкалә язу белән бәйле |
Латин һәм Кирилл мәкаләләре |
Административ кагыйдәләр |
Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары Идарәчеләр һәм бюрократларны |
Тавыш бирү бәхәсенә чыгарылган һәм әзерләнеп торган кагыйдәләр |
ЮАШ кагыйдәсен яңарту |
ТатВикида булырга тиеш кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге өчен Википедия:Кагыйдәләр исемлеге битен карагыз.
Кагыйдә-кулланмаларын язу яки үзгәртү тәртибә багышланган киңәш өчен ВП:Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау мәкаләләрен карагыз.
Һәрбер аерым кагыйдә проекты өчен [[Википедия:Кагыйдә исеме]] форматында бит ясала һәм анда үсеп килүче текст турында аралашу аның бәхәс битендә ([[Википедия бәхәсе:Кагыйдә исеме]]) бара.
Кагыйдәләрне үзгәртү
үзгәртүfrhdkazan, Сезгә хәтерләтәм: Татар Википедиясендә Тавыш Бирү процедурасы узмаган очракта, һәр өстәгән "кагыйдә" канунсыз булып санала. Сез ТатВики кагыйдәләренә өстәгән текстлар Тавыш Бирү процедурасында расланмаган әле. Үзегез беләсез: Дәрслек барысын кире кайтарыр һәм бан бирә ала. Шуңа күрә шул эшчәнлегезне туктауны сорыйм.--Kitap (бәхәс) 27 фев 2016, 21:12 (UTC)
Үрнәк:Википедия:Яхшы ният мәсләге очрагында
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Предполагайте добрые намерения кагыйдәсен кара. |
--frhdkazan (бәхәс) 27 фев 2016, 21:21 (UTC)
- Шушы тиз-тиз генә кабул ителгән РусВикидән алынган кагыйдәләр калькасын шик астына куям. Һәм Дәрслек куйган сорауга кушылам: Ике система арасында каршылыклар килеп чыкканда нишләргә?--Kitap (бәхәс) 27 фев 2016, 21:29 (UTC)
- УрысВики кагыйдәләренең ТатВикидә берни көче юк һәм һичкайчан була алмый--Milli (бәхәс) 25 мар 2016, 05:08 (UTC)
2014 елдан бире үзгәртүдә тора.--frhdkazan (бәхәс) 5 мар 2016, 19:28 (UTC)
Беренче чыгарылыш өчен билгеләнгән кагыйдә (+ аның нигезендә үткәрелгән сайлаулар һәм оештырылган эшчәнлек) Викимедиа стюартлары ягыннан Викимедиа стандартларына туры килми дип табылды. Әлегә Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә, ВП:Правила выборов арбитражного комитета һәм ВП:Принципы работы арбитража буенча яшибез. --frhdkazan (бәхәс) 5 мар 2016, 19:28 (UTC)
Тәртип булмагач, бу мәсьәләдә хаос — бәхәсләр туганда идарәчеләрнең шәхси карашлары нигезендә төрлечә карар кылынганы күзәтелә. --frhdkazan (бәхәс) 5 мар 2016, 19:28 (UTC)
Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләренә үзгәртүләр кертү тәкъдимнәре - 2016
үзгәртүГамәлдәге кагыйдә тексты, тәкъдимнәр исә монда.--frhdkazan (бәхәс)
[Википедия:Латин-Кирил игезәкләр] кагыйдәсен үзгәртү?
үзгәртү@ZUFAr, Marat-avgust, Derslek: Гамәлдәге Википедия:Латин-Кирил игезәкләр кагыйдәсе нәтиҗәсендә идарәчеләребез Татар энциклопедиясе сүзлеге мәкаләсенең эчтәлеген Tatar Entsiklopediä Süzlege эченә күчерергә, яңа булдырылган игезәк мәкаләне исә бәхәссез бетерергә тиеш.
Шул ук арада, бәлкем
- Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы һәм Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2 тавыш бирүләре
- Википедия:Татар теле һәм Википедия:Татар Википедиясе теле кагыйдә проектлары
тирәсендәге бәхәсләрне яңадан күздән чыгарып, гамәлдәге тәртипләргә үзгәртүләр кертү урынлыдыр.
Татарча язучы халыкның күпчелеге бүген кирилл әлифбасын куллануы өчен, бүлектә аның өстенлеген билгеләү, башка очракларны латин һәм гарәп имләләргә транслитератор юлы белән эш итү урынлы була ала кебек.--frhdkazan (бәхәс) 17 мар 2019, 10:09 (UTC)
- frhdkazan. Бу мәкаләләрнең игезе бар: TwinCYR, TwinLAT . Сез аларны берләштереп, яртысын бетергә телисезме? Тагын да 20 еллык эш булачак. --ZUFAr (бәхәс) 17 мар 2019, 11:06 (UTC)
- @ZUFAr әфәнде: Сезнең кебек тәҗрибәле һәм абруйлы кулланучы тавыш бирү аркасында гамәлгә кергән тәртибебезне бозучы Татар энциклопедиясе сүзлеге мәкаләсен булдыруны очраклылык дип атау урынсыз — Википедиянең татар телле бүлегенә язучыларга дусларча күзләрне ачарга ярдәм итүче махсус кылынган адым дип күрәм. Кагыйдәләргә хөрмәт булмаган проектның киләчәге юклыгын үзегез яхшы белүегез аркасында, безгә зәгыйфь якларыбызны төзәтергә тәкъдим итүегез дип аңлыйм. Алдан ук рәхмәт. --frhdkazan (бәхәс) 17 мар 2019, 14:18 (UTC)
- frhdkazan. Бу мәкаләләрнең игезе бар: TwinCYR, TwinLAT . Сез аларны берләштереп, яртысын бетергә телисезме? Тагын да 20 еллык эш булачак. --ZUFAr (бәхәс) 17 мар 2019, 11:06 (UTC)
- frhdkazan, барысында бөрес аңлыйсыз. Бари тик гамәлдәге Википедия:Латин-Кирил игезәкләр кагыйдәсен белмисез.--ZUFAr (бәхәс) 17 мар 2019, 17:55 (UTC)
- Әмир, Frhdkazan, A.Khamidullin, Milli, Üzgäreş, Damir, Ajdar, Айсар, Zlgll, Айгөл-Зара, Алсу.Зарифова, З. ӘЙЛЕ, Шайдуллина Айсылу, Тимерхан, Хабиль Сәхәбиев. Җәмәгать!, соңгы арада туган низаглар яңадан кабатланмасын өчен барыгызны да шушы тавыш бирүдә катнашырга чакырам.--Ilnur efende (бәхәс) 8 май 2020, 19:48 (UTC)
Хөрмәтле җәмәгать! Википедия:Абруйлы чыганаклар тәртибен кабул итү буенча тавыш бирүдә (10-17.01) катнашырга чакырабыз.--frhdkazan (бәхәс) 11 гый 2021, 10:42 (UTC)