Википедия бәхәсе:Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре

Сайлау кагыйдәләренә үзгәртүләр кертү тәкъдимнәре үзгәртү

Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала үзгәртү

"Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала" бүлеген бераз үзгәртергә тәкъдим итәм:

  • Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтүләр булу.

--Kitap (бәхәс) 25 мар 2013, 12:01 (UTC)Җавап бирергә

Кем идарәче статусына намзәт була алга үзгәртү

  • Намзәтнең Википедия кагыйдәләрне белү һәм алар буенча эшли алу буенча имтихан үтүе. 'Мәсьәлән - идарәчеләр саны буенча беренче унлыкка кергән Википедияләргә ышанычлы тышкы чыганакларга искәрмәләр белән расланган 5-10 мәгънәле үзгәртүләренең кабул ителгәнлеге критерие.

--frhdkazan (бәхәс) 27 мар 2013, 05:01 (UTC)Җавап бирергә

Иске кагыйдәләрне кабул итү үзгәртү

Тавыш бирү тәмамланды. Нәтиҗә – 7 тавыш риза.--Рашат Якупов 17. гый 2010, 07:33 (UTC)

Риза үзгәртү

Каршы үзгәртү

Бәхәс үзгәртү

Тәкъдимнәрем (Timming):

  • Тавыш процентын күтәрергә (идарәче – 2/3, бюрократ – 4/5)
Андый рамкалар Рус Википедиясендә. Минемчә, алар бик югары.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:09 (UTC)
Ок, бу принципиаль түгел. Минемчә, бүгенге көндә һәрбер кандидат та 100% тавыш җыяр. --Timming 3. гый 2010, 16:44 (UTC)
  • Тавыш бирүчеләр санын бюрократ өчен 10га күтәрергә
Сез безнең Википедиядә шулкадәр таләпләргә сыйган кулланучыларны таба алырсызмы?--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:09 (UTC)
10 актив кулланучысы да булмаган викидә бердән артык бюрократ кирәк тә түгел.--Timming 3. гый 2010, 16:44 (UTC)
Анысы шулай. Әлегә бюрократ эшен Сез дә уңышлы башкарасыз. Ләкин, минемчә, кагыйдәләр барыбер реаль булырга тиешләр. Ягъни, кем белер, (Аллаһ сакласын=))) Сез дә проетан китә аласыз. Шул очракта безгә тиз рәвештә тавыш бирүне оештырырга кирәк булыр, ә кагыйдәләр буенча кирәкле тавышны җыймаячакбыз.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:52 (UTC)
Ок. 5 булып калсын.--Timming 3. гый 2010, 17:48 (UTC)
  • Үзгәртүләр санына бары тик мәгънәле үзгәртүләрне кертергә
Хуплыйм.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:09 (UTC)
  • Мәкаләләр саны 15 000 арткач, яңа кагыйдәләрне эшләп чыгарырга
Кагыйдәләр ихтияҗ булгач үзгәртеләчәкләр. Минемчә, бу мәкаләләр саны түгел, ә кулланучыларның активлыгыннан торган нәрсә. Ягъни, инде Татар Википедясе активлыкның киләсе дәрәҗәсенә менгәч, кагыйдәләрне барыбер үзгәртербез.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:09 (UTC)
Әйе, анысы дөрес, тик барыбер берәр кагыйдәнең эшләү вакыты дигән нәрсәне кертәсе килгән иде. 2 ел. 50 актив катнашучы. 15 000 мәкалә. Боларның берәрсен кулланырга була. Әлбәттә, вак үзгәртүләрне моныңчы да кертергә була.--Timming 3. гый 2010, 16:44 (UTC)
кагыйдәнең эшләү вакыты практикасы башка викиларда бармы соң?--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:52 (UTC)
Белмим. Бу сорау да принципиаль түгел. --Timming 3. гый 2010, 17:48 (UTC)
Әйдәгез, алайса, 15 000 мәкалә булып куябыз.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 18:38 (UTC)

Сораулар:

  • Виртуаль кулланучылар белән ни эшләргә? (Бер кешенен берничә хисап язмасы булганда)
Сызып куйсагыз да, сорау кызык. Мин белгәнчә, андый нәрсәләрне тикшереп була. Ә хәзергә Татар Википедиясендә андый кулланучылар юк.--Рашат Якупов 3. гый 2010, 16:09 (UTC)
Сорауның чишелешен тапканга күрә сызып куйдым. --Timming 3. гый 2010, 16:44 (UTC)

Яңа кагыйдәләрне кабул итү үзгәртү

Бәхәс нәтиҗәсендә каршылык тудырмаган тәкъдим кагыйдәләргә кертелде. Яңа кагыйдәләрне кабул итү тавыш бирүгә куела.

Тавыш бирү 29 апрель көнне башлана, 13 май көнне тәмамлана. Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә төзәтмәләре булган теркәлгән кешеләр катнаша ала.

Риза үзгәртү

  Риза--Рашат Якуп (бәхәс) 29 апр 2013, 15:28 (UTC)Җавап бирергә
  Риза--Ilnur efende (бәхәс) 6 май 2013, 10:15 (UTC)Җавап бирергә
  Риза--Kitap (бәхәс) 8 май 2013, 21:30 (UTC)Җавап бирергә
Гомүмән   Риза, Derslek үз фикеренең сәбәпләрен һәм күндерүче дәлилләрен китермәсә әлбәттә.--frhdkazan (бәхәс) 10 май 2013, 10:35 (UTC)Җавап бирергә

Каршы үзгәртү

  Каршы Гамәлдәге кагыйдә калсын. - Derslek (бәхәс) 5 май 2013, 06:08 (UTC)Җавап бирергә
  Каршы--Milli (бәхәс) 11 май 2013, 16:00 (UTC)Җавап бирергә

Бәхәс үзгәртү

Урынлы булса, тавышымны бирер алдыннан идарәче буларак хезмәт итү тәҗрибәсе булган Derslek'нең "Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында тавыш бирә алучыларга" карата 30 көн эчендә 30 төзәтү булу таләбенә каршы булу өчен сәбәпләрен өйрәнергә теләр идем. --frhdkazan (бәхәс) 5 май 2013, 18:39 (UTC)Җавап бирергә

Нәтиҗә үзгәртү

Кагыйдәләр кабул ителде. 4 тавыш риза, 2 каршы.--Рашат Якуп (бәхәс) 19 май 2013, 05:59 (UTC)Җавап бирергә

Гамәлдәге кагыйдәбез нигезендә сайланган бик хөрмәтле беренче бюрократыбыз вазыйфаларыннан киткәндә, актив җәмгыятебезнең фикерен сорамыйча һәм бу кагыйдәне раслаган элекке катнашучыларыбызның карарын санга сукмыйча, үз вәкаләтләрен тәртипне бозып Ilnur efende'гә тапшырды. Бусы гамәл кылганда кагыйдәләребезне хөрмәт итсә, үз вәкаләтләрен Derslek'кә тапшырганда шулай ук тәртипне бозды. Соңгысы исә бар мәсьәләдә үз фикерен җәмгыятьтәгесеннән өстен тота башлады

взялся за установление своих порядков с использованием подлога (удаления правок других пользователей из страниц обсуждения), обмана, введения в заблуждение других участников и блокировки без обсуждения. В результате мы потеряли ряд плодотворных участников, все административные действия сейчас совершаются сугубо с оглядкой на бюро-хана ТатВики, им может быть отменен любой консенсус, и любые неоспоренные правки объявлены неконсенсусными.

Бу тәртипсезлекне төзәтүнең мөмкин юллары:

Мине идарәчегә тәкъдим итүчеләр булганда да, кагыйдәнең таләпләрен бозып башланган тавыш бирне туктатканым аркасында, бу мәсьәләне төзәтергә кирәклегенә игътибарны җәлеп итәргә хакым бар дип саныйм.--frhdkazan (бәхәс) 11 фев 2016, 10:01 (UTC)Җавап бирергә

Форумыбыздагы аралашуда һәм югарыдагы язуымда биргән аңлатмаларым аркасында, проектта катнашу хокукымнан озак мөддәткә азат ителә алуым турында белдерелде. Карашларымны үзгәртергә нигез күрмим, проектка күрсәтә торган ярдәмемне анын тышыннан да дәвам итү мөмкин. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 11 фев 2016, 14:12 (UTC)Җавап бирергә

минем монда язган әйберләр Википедия:Сораулар#Идарәчелек/Бюрократлык та --QDinar (бәхәс) 23 май 2016, 18:15 (UTC)Җавап бирергә

ничек моны эшләргә соң - үзе китмәсә - 2 юл кала - "рәсмиләштерү" һәм "азат ителү" - болар икесе дә сайлау дигән сүз. һәм, derslek не сайламасалар, кем дә булса бюрократ булырга тиештер - узган бюрократ шуңа күрә бюрократлыкны кемгә дә булса биреп киткәндер. шулай булгач, сайлауда derslek тән башка кешеләр катнашырга тиеш. ә ул админ гына була ала. тагын 2 админ бар. менә шушы 3 админ арасыннан 1 яңа бюрократ сайларга кирәктер. әмма монда система башкача шул. монда һәр кеше аерым-аерым карала. алай булгач, аларның 3 сенә йәки 2 сенә сайлау процедурасын беръюлы ачып җибәрергә була. --QDinar (бәхәс) 23 май 2016, 18:32 (UTC)Җавап бирергә

Ярдәм итә алучы стюартлар булуы аркасында, кечкенә викиларда (актив идарәчеләр саны 10 ким) аерым үз бюрократы булуы һич зарур түгел. Бюрократ коралларын куллана алучының гамәлдәге кагыйдәләребезне санга сукмыйча дәвам итүе ап-ачык деструктив үрнәк. Derslek әфәнденең үз-үзен тотуына килгәндә, аның татартелле бүлегендә Викимедиа фонды билгеләгән авторлык хокуклары тәртибенең системик бозуларны туктату урынына дәвам иттерүе һәм дә шәхси карашлары аркасында конструктив катнашучыларны нигезсез — өстәмәдән исә ни катнашучы, ни җәмгыять белән аралашмыйча — чикләнмәгән срокка блоклавы исә бюрократ кына түгел, хәттә идарәче булу өчен таләпләргә туры килмәвен күрсәтә. --frhdkazan (бәхәс) 26 сен 2016, 08:32 (UTC)Җавап бирергә

Сайлау кагыйдәләренә үзгәртүләр кертү тәкъдимнәре - 2016 үзгәртү

тавыш бирү өчен соңгы 30 көндә 30 төзәтү - артык кырыс бугай үзгәртү

мисал өчен, элекке кагыйдә мондый булган - соңгы 15 көндә 1 төзәтү.

Һәм тагын 2 чикләү бар: теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш; 50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны.

15 тә 1 ул - 30 да 2 шикелле - 30 да 30 га караганда 15 тапкыр иркенрәк кагыйдә булган .

тагын 2 мисал, әмма болары идарәче сайлау өчен түгел:

шушы биттә (Википедия бәхәсе:Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре) өстә - идарәче сайлау кагыйдәләрен үзгәртүдә катнашу өчен : "Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә төзәтмәләре булган теркәлгән кешеләр катнаша ала"

яңа мөмкинлек кабул итү өчен тавыш бирү өчен кирәк булган: "Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә активлык күрсәткән, теркәлү узган кешеләр катнаша ала."

- ягъни , болай булып чыга бугай , бу ике мисалда да (1 нчесендә теркәлгән булу турында язырга онытканнар гынадыр) : 1) 1 булса да мәгънәле төзәтмә булу 2) соңгы 3 ай эчендә 1 төзәтү (монда нинди төзәтүләр санала?) 3) теркәлгән булу .

болары 90 көндә 1 төзәтү шикелле - 30 да 30 га (яңа кагыйдә) караганда 90 тапкыр иркенрәк. 15 тә 1 гә караганда (иске кагыйдә) 6 тапкыр иркенрәк булган: 90/15=6.

ягъни, элек, идарәчене сайлау өчен гади сайлауга караганда 6 тапкыр гына кырысрак чик булган, ә хәзер 90 тапкыр кырысрак.

--QDinar (бәхәс) 2 апр 2016, 10:26 (UTC)Җавап бирергә

"Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала. Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү." бу кагыйдәнең тагын бер потенциаль кимчелеген таптым. күз алдыгызга китерегез, татар википедиясендә төп идарәче бер диктатор. кстати, derslek не дә инде бер кеше "царь" дип атаган. менә шундый диктатор бер кешенең бөтен төзәтүләрен юкка чыгарып барырга мөмкин. шулай итеп, "патша"ның "дошман"нары, чынлыкта википедиядә язарга теләүчеләр булса да, 30 көндә 30 төзәтү җыя алмаска мөмкин. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2020, 14:04 (UTC)Җавап бирергә

сайлауларда ботларның тавыш бирүе куркынычы үзгәртү

шушы әйтелгән 30 көндә 30 төзәтү, 90 көндә 1 төзәтү кагыйдәләре күпмедер дәрәҗәдә "бот"лардан саклый.

нәрсә соң ул бот - мин монда бот дип скриптны әйтмим, ә псевдоним астында катнашучы кешеләрне әйтәм. бер үк кеше берничә псевдоним белән берничә тапкыр тавыш бирү куркынчы бар.

бәлки, "бот"лардан саклану өчен, "китап", "дәреслек", "милли" шикелле үзләренең кем булуларын сиздермәгән кешеләргә тавыш бирү хокукы бирмәскәдер? әмма, хәзерге вакытта андый кешеләр күп түгел, шуңа күрә бу бик куркыныч түгелдер.... - юк, хәзерге вакытта гомумән катнашучылар саны да күп түгел шул...

һәм, ялганлаган очракта да, ялганлар өчен, андый кешегә 30 көндә 60 төзәтү, яки 90 көндә 2 төзәтү ясарга кирәк, шуңа күрә ул бәлки гаделдер дә ... - юк , гадел түгел, чөнки ялганламаучы кеше дә 30 көндә 60 төзәтү ясарга мөмкин, әмма ул 1 тавыш кына бирә...

--QDinar (бәхәс) 2 апр 2016, 10:26 (UTC)Җавап бирергә

идарәче, бюрократ булу өчен кирәкле үзгәртүләр санын киметү идеясе үзгәртү

бәлки бу саннарны киметергә кирәктер. бәлки аларны 0 гә чаклы киметергә кирәктер. инглиз википедиясендә ул шулай - 0 - ягъни, андый кагыйдә юк. шулай булса, без монда идарәче итеп теләсә-кемне сайлый алыр идек, кемнең идарә эшләрен башкарасы килә, вакыты булгалый - шуны ... төрле атаклы кешеләрне (журналистларны, язучыларны) админлыкка чакыра алыр идек...

Википедиянең берәр тел бүлегендә ун идарәче булганча, аның бюрократлы булуның кирәге шул кадәр генә. Идарәче-бюрократларның төп вазыйфасы проект эчендә Викимедиа нигез мәсләкләрен, ВП:АХ, ВП:5 кагыйдә һәм бүлекэче җирле кагыйдәләрнең саклауда, аның өчен журналист, язучы булу түгел, тәртипләргә тугрылыклы эшләүче кешеләр кирәк.--frhdkazan (бәхәс) 24 май 2016, 08:35 (UTC)Җавап бирергә
хәзерге вакытта татар википедиясендә мин идарәчеләрнең пассивлыгыннан җәфаланган идем. миңа идарәченең татар википедиясендә мәкаләләрне актив төзәтүе кирәк түгел. википедиянең нәрсә икәнен аңлау ягыннан караганда, ул башка телле википедияларда актив булырга да мөмкин бит. википедияне аңлап бетермәсә дә, соңрак өйрәнергә мөмкин. иң мөһиме, ул бәхәсләрне укып, дөрес карар кабул итсен. бәхәсләр википедиядә генә түгел бит, гади тормышта да бар. шундый ук бәхәсләр инде. кешенең просто бәхәсләшүе, тормышка карашы дөрес булуы, тәҗрибәле кеше булуы кирәк. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2020, 14:09 (UTC)Җавап бирергә
өстә #Кем_идарәче_статусына_намзәт_була_алга бүлегендә син дә башка телле википедияләрдә катнашкан булу таләбе идеясен язгансың инде. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2020, 14:15 (UTC)Җавап бирергә
"үз җилкәләренә административ вазифаларны башкаруны алучылар җитми безгә" дигән фикерне дә инде син, Кулланучы:Frhdkazan, Википедия:Сораулар#Идарәчелек/Бюрократлык-та язган булгансың. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2020, 14:31 (UTC)Җавап бирергә
«Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре» проекты битенә кире кайту.