Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы
Татар Википедиясенең яңадан туып активлашу чорыннан башлап (2009 елның язы), даими рәвештә татар теленең латин әлифбасына нигезләнгән язу тирәсендә төрле характердагы һәм төрле зурлыктагы низаглар туып килә. Еш кына алар актив википедиячеләрнең даими эшенә комачау итеп, Татар Википедиясенең тотрыклы эшен һәм үсешен тоткарлап калалар. Бу мәсьәләгә багышланган соңгы бәхәс проблеманы тулысынча чишеп нокта куюның зарурилыгын күрсәтте. Шуңа күрә әлеге проблемага бу сәхифәдә нокта куелырга тиеш.
Татар Википедиясе максаты — саф татар телендә сыйфатлы контентны булдыру. Димәк, без беренче чиратта Википедияне укыган аудиториягә күз салырга тиешбез. Татар теленең рәсми әлифбасы кирилл язуына нигезләнгән. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, университетларда укыту кирилл әлифбасы нигезендә алып барыла. Китаплар, газет-журналлар, дәреслекләр, белешмәләр һ.б. продукция кирилл әлифбасында. Татар сайтларының абсолют күпчелеге кирилл әлифбасын өстен күрә. Шуңа күрә шунысы бәхәссез: кирилл әлифбасы Татар Википедиясендә абсолют өстенлекне алырга тиеш. 2003-2009 елларда (өстенлек латин әлифбасында булган чорда) Википедия зур боткага әйләнеп, үсешсез, гарип хәлендәге проект иде. Бары тик 2009 елдан проектка килгән команда ярдәмендә (Timming, Marat Vildanov, Zahidulla, Ajdar, мин һәм башкалар) проектта тәртип урнаштырып, аның үсешен тәэмин итеп булды. Шуннан соң шәхсән миңа даими рәвештә мөрәҗәгать итеп, Википедиянең чын кулланылышы булуына ышандырдылар.
Шуннан чыгып, Татар Википедиясендә конвертер мәсьәләсен хәл ителгәнче (аның хәл ителүе һәрберебезнең активлыгыннан тора), шуны тәкъдим итәм: Татар Википедиясендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә вакытлыча мораторий игълан итәргә. Латин әлифбасында инде язылган мәкаләләрне игезәкләре булмаган очракта саклап торырга. Латин әлифбасында укучылар өчен Динар Корбанов тәкъдим иткән конвертерны кулланырга тәкъдим ителә.
Шунысын ассызыклыйк: Татар Википедиясе катнашучылары латин әлифбасына каршы түгел. Ләкин без чынбарлык реалияләрдән чыгып, проектның реаль үсешен тәэмин итәргә тиеш. Конвертер эшләнгәнче, бу — бердәнбер чыгу юлы дип саныйм. Шуңа күрә Татар Википедиясенең үсешен теләгән катнашучыларны {{Риза}} дип тавыш бирергә чакырам. Ихтирам белән, Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:25 (UTC)[җавап бирү]
Югарыда әйтелгән фикер буенча тавыш бирү оештырыла. Тавыш бирү вакыты: 25 ноябрь — 2 декабрь. Тавышны Татар Википедиясендә мәкаләләр өлкәсендә мәгънәле төзәтүләре булган википедиячеләр катнаша ала.
Бу сәхифәдә тавыш бирү генә бара. Фикерләрегезне бәхәс битендә языгыз.
Риза
- Риза --Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:34 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --MalTsilna ▪ talk 25 ноя 2012, 07:46 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --Mansur321 (обсуждение) 25 ноя 2012, 09:15 (UTC)[җавап бирү]
- Риза ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 25 ноя 2012, 09:22 (UTC)[җавап бирү]
- Риза -- Marat Vildanov (обсуждение) 25 ноя 2012, 10:06 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 12:17 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 17:17 (UTC)[җавап бирү]
- Риза. St.Johannвикисүзлек 25 ноя 2012, 22:24 (UTC)[җавап бирү]
- Риза --Gleb Borisov (обсуждение) 28 ноя 2012, 04:40 (UTC)[җавап бирү]
- Риза Кирилага күчкәннән соң tt-Wiki шәбрәк үсә башлады. Wikimedia дә шулай әйтеп куйды бит :) --Rad8 (обсуждение) 1 дек 2012, 18:45 (UTC)[җавап бирү]
Каршы
- Каршы --Кулланучы:Kitap (обсуждение) 25 ноя 2012, 10:33 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 17:17 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы --Ерней (обсуждение) 29 ноя 2012, 20:27 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы --E737 (обсуждение) 30 ноя 2012, 03:38 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы --Ilnur efende (обсуждение) 1 дек 2012, 11:34 (UTC)[җавап бирү]
Нәтиҗә
Тавыш бирүдә 14 кеше катнашты: 9 кеше Риза булды, 4 кеше Каршы тавыш бирде. Frhdkazan тавышын һәм риза, һәм каршы бирү сәбәпле аның тавышы саналмый. Нәтиҗә: латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә тәкъдим ителгән вакытлыча мораторий игълан ителә.--Рашат Якуп (обсуждение) 2 дек 2012, 13:03 (UTC)[җавап бирү]