Бүкрәш -> Бухарест

үзгәртү

Бу "Бүкрәш" дигән сүз беркайда да очрамый [1], төрекчә белмәгән татар укучысына таныш түгел сүз. "Бухарест" сүзе исә чагыштырмача еш очрый [2]. Сүзлекләрдә дә тапмадым. Кардәш халык кардәш халыктыр да, әмма төрек теленең татар википедиясенә ни катнашы бар? Татар укучысына шәһәр "Бухарест" исеме астында билгеле, әгәр дә кем дә булса урыс сүзләреннән бик хушланмый икән -- ул халыкара аңлаешлы сүз, урыс сүзе түгел, аны төрекчә белгән кешеләргә генә аңлашылган сүз белән алыштыруның бер дә кирәге юк дип саныйм. Башка төрки телләрдә дә ул "Бухарест" дип аталган. Башка очракларда да, минем аңлавымча, киңрәк кулланылышлы сүз мәкаләнең төп исеме булырга тиеш.

[1] http://search.corpus.tatar/search/find.php?keyword=%D0%B1%D2%AF%D0%BA%D1%80%D3%99%D1%88&stype=7&lang=tt&rand=842450374#top

[2] http://search.corpus.tatar/search/find.php?keyword=%D0%B1%D1%83%D1%85%D0%B0%D1%80%D0%B5%D1%81%D1%82&stype=7&lang=tt&rand=839705814#top

Мөһәндис -> Инженер

үзгәртү

Бер алынманың (гарәпчәдән) икенче алынмадан (французчадан) өстенлеген күрмим. Дөньяда инженерларны татарча әзерләгән уку йортында инженер сүзен өстен күрәләр[1]. Бу сүзлекләрдә дә чагылыш тапкан. --Derslek (бәхәс) 25 июн 2017, 19:09 (UTC)[җавап бирү]

Искәрмәләр

үзгәртү

«Пәрәвез-кибет» битенең исемен «Интернет-кибет» исеменә үзгәртергә кирәк, чөнки:

  • «Интернет» — халыкара сүз, татарча да «Интернет» була
  • «Магазин» — татарча «кибет» була
    • Шуңа күрә — «Интернет-кибет» — «Интернет-магазин»ның дөрес тәрҗемәсе булып чыга
  • «Пәрәвез» — урысчага «паутина» дип тәрҗемә ителә
    • «Пәрәвез-кибет» — «Паутина-магазин» була, бик сәер бит бу
  • «Пәрәвез» сүзен монда «Бөтендөнья пәрәвезеннән» («Всемирная паутина») алып куйганнар күрәсен
    • Әмма «Бөтендөнья пәрәвезе» («Всемирная паутина») — мәгълүмат системасы[1][2],
    • «Интернет» — санаклар челтәре, аларны бер-берсе белән бутарга ярамый[1][2][3]

--Ильвир (бәхәс) 27 авг 2017, 19:36 (UTC)[җавап бирү]

Искәрмәләр

үзгәртү

Тамбов өлкәсе

үзгәртү

Нигәдер бәхәссез Тамбов өлкәсе Тамбу өлкәсе булды һ.б.ш. Кире кайтарырга чакырам. --Ерней (бәхәс) 12 гый 2018, 20:05 (UTC)[җавап бирү]

Бөек Татарстан -> Бөек Татар иле

үзгәртү

Бәйле калып һәм Бөек Татарстан мәкаләнең бәхәс битенәге аңлатма Кулланучы:Kitap тарафыннан урнаштырылган.

Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы -> Башкортларның Русиягә керүе

үзгәртү

Бәйле калыпны Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы мәкаләнең бәхәс битенәге Кулланучы:Әмир тарафыннан бирелгән тәкъдим аркасында урнаштырдым.

Исемендә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--Әмир (бәхәс) 10 май 2018, 19:13 (UTC)[җавап бирү]

Хөрмәтле Frhdkazan, дөрес төзәтү кертмәдегез, хаталы исемле мәкаләне бөтенләй бетерергә кирәк иде. Сезнең бу авторга булган һәрчак хәерхаһлы сәясәтегез һич дөрес түгел. Гамәлдәге идарәче тарафыннан авторга күптән кисәтү ясыйсы бар иде, Татвикине хата-чүп оясына әйләндергәне өчен. --Әмир (бәхәс) 10 май 2018, 20:25 (UTC)[җавап бирү]
Күчерүдә хатамны күрмим шул, Әмир әфәнде. Әһәммиятле әмма хаталы мәкаләләрне яхшырту урынына бетерүгә чыгаруның өстенлеген дә күрсәтсәгезче. --frhdkazan (бәхәс) 11 май 2018, 04:38 (UTC)[җавап бирү]
Фәрхәд әфәнде, хәреф хатасы булган Төнъяк Ютландияне калдырмаска кирәк иде (өстәрәк үрнәкләр бар). Авторның бәхәс битендә идарәчеләрдән кисәтүләр элек тә булган, шуңа күрә тагын бер кат кисәтү ясаудан мәгънә юктыр. Аның мәңге бетмәс хаталарын төзәтеп утырып узган вакыт кызганыч. Татвикидә үткәрергә маташкан сәясәте дә аермачык аңлашыла. Сезнең ул сәясәтне яклавыгыз гына аңлашылмый. --Әмир (бәхәс) 11 май 2018, 20:31 (UTC)[җавап бирү]
ТатВП'дагы материалларның сыйфатын кайгырганыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле Әмир әфәнде. Гамәлдәге идарәче тарафыннан авторга күптән кисәтү ясыйсы кирәклеге турында берни әйтә алмыйм ― Википедия:Җаваплылыктан баш тарту һәм башка гамәлдәге тәртипләребез нигезендә хаталы булган мәкаләләрне бетерү яки катнашучыларны кертем ясаудан тыю каралмаган. --frhdkazan (бәхәс) 12 май 2018, 20:32 (UTC)[җавап бирү]

Исемендә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--Әмир (бәхәс) 10 май 2018, 19:15 (UTC)[җавап бирү]

Исемдә орфографик хата — үзгәртергә кирәк.--Әмир (бәхәс) 10 май 2018, 19:19 (UTC)[җавап бирү]

Бүгенге көн татар телле чыганакларда Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы буларак языла. Бүгенге көн татарчасын кулланучы халык өчен практик белешмәлек язганыбыз өчен, Википедиядә мәкалә исеме өчен иң киң таралганы кулланылырга тиеш.--frhdkazan (бәхәс) 16 май 2018, 15:39 (UTC)[җавап бирү]

  Каршы Аста яздым.--Kitap (бәхәс) 17 май 2018, 20:51 (UTC)[җавап бирү]

Бүгенге көн татар телле чыганакларда Россия Федерациясе Федераль Җыелышы буларак языла. Бүгенге көн татарчасын кулланучы халык өчен практик белешмәлек язганыбыз өчен, Википедиядә мәкалә исеме өчен иң киң таралганы кулланылырга тиеш.--frhdkazan (бәхәс) 16 май 2018, 15:41 (UTC)[җавап бирү]

  Риза ләкин Русия түгел , ә Россия, Рәсәй әйбәтрәк. --Kitap (бәхәс) 17 май 2018, 20:50 (UTC)[җавап бирү]

Татар Википедиясендә Аргаҗы исеме белән мәкалә төзелгән булган. Ул торак пункт сусаклагыч яр буенда урнашкан (кара:1). Сусаклагыч исеме дә, мөгаен генә, шул торак пункт исеме белән бәйле? Үзгәртергә кирәк.--Әмир (бәхәс) 17 май 2018, 15:17 (UTC)[җавап бирү]

Рәсми атамасы бер генә телдә булачак MalTsilna ▪ talk 18 май 2018, 21:20 (UTC)[җавап бирү]

  •   Каршы ТатВикидә атамалар татарча калсын.--Kitap (бәхәс) 20 май 2018, 15:05 (UTC)[җавап бирү]
  •   Риза. Станцияне «Имәнлек» дип атаучы рәсми документны күрмим, киресенә үрнәкләр күп. Татарча Википедия ― ул чынбарлыкны тасвирлаучы энциклопедия икән, монда фәкать абруйлы чыганакларга нигезләнгән һәм тикшеренә алучы мәгълүмат кына урынлы, шәхси эзләнүләргә урын юк. --frhdkazan (бәхәс) 3 сен 2018, 16:22 (UTC)[җавап бирү]
  •   Риза. Объектив хакыйкать милли хыялдан өстенрәк. Айдар Шәйхин (Ajdar) 3 сен 2018, 18:45 (UTC)[җавап бирү]
    • Татар Википедиясе күп мәсьәләләрдә татар халкы милли мәфәгатьләрен яклаучы соңгы форпост булып тора, кызганычка каршы РТ хакимияте башта латин әлифбасы, соңрак төрле топонимнарда, хәттә мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту мәсьәләләрендә биреште. Имәнлек атамасы хәзер дә татар матбугатында кулланыла (Азатлык, ТНВ), рәсми язмага карамастан ТНВ да үз тапшыруларында Имәнлек дип атый. Мәкаләдә аерым текст бирелгән: рәсми документларда Дубравная, минемчә җитәр, татар халкында барыбер Имәнлек аталачак. Рәсми хакимият бирешә, ТатВики бирешми: монда латин әлифбасы да тыелмаган, Бишбалта дигән тарихи татар атамасы саклана, Кирмән ул Кирмән, Кабантау ул Архиерей дачасы булмый һ.б., югыйсә маңкортларга әйләнәбез һәм тарихи тармырларыбызны бөтенләй онытырбыз.--Kitap (бәхәс) 4 сен 2018, 20:44 (UTC)[җавап бирү]
  •   Каршы Бу атама буенча рәсми оешмалар үзләре каршылыклы фикердә, әле бәхәс бара. Димәк, татарча вариант ("Имәнлек") төп атама булып калырга тиеш, ә урыслашкан вариант ("Дубравная") өстәмә атама булып күрсәтелсен. Шуны истә тотарга кирәк: стансия атамасы якын тирәдәге урам атамасыннан килә - ә бу урамның атамасы бер очында "Имәнлек урамы", икенче очында - "Дубравная" урамы итеп рәсми рәвештә язылган. Документларда да буталыш бара, чөнки бу урамның исеме иң тәү "Имәнлек урамы" булып күрсәтелгән.--Milli (бәхәс) 17 сен 2018, 12:22 (UTC)[җавап бирү]

Торак пунк Россия империясе заманындагы рәсми документларында Спасский Затон, ССРБ һәм Россия Федерациясе чорында исә Затон им. Куйбышева / Куйбышевский Затон дип атала. http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/poselenia/zaton.htm

Тимурбәк, Тамырбәк вариантлары татар ономастикасына каршы килә. --Derslek (бәхәс) 27 апр 2019, 07:07 (UTC)[җавап бирү]

Гносеология еш эпистемологияга мәгънәдәш сүз бүлтәеп тору. Ләкин «эпистемология» ешрак кулланыла. 22 май 2019, 11:41 (UTC)

"ирзә"га сылтама эшләми һәм, мөгаен, абруйсыз чыганакка. Glottolog "Эрзә теле [tt]"[1], "Татар лексикологиясе" - "эрзя теле"[2] формаларны күрсәтәләр. "Эрзә"не калдыру дип уйлыйм...

  1. https://glottolog.org/resource/languoid/id/erzy1239
  2. Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – б. 44. ISBN 978-5-93091-213-5

Мәкалә гендер тигезсезлек турындагы мәкаләләргә юналта. Гендер һәм җенес - төрле төшенчәләр. Публицистикага сылтамаларны җитди кабул итәргә ярамый. Кадәр 1970 еллар "гендер" сүзе сирәк кулланыла иде. Әмма ул вакытта да иҗтимагый роль һәм биология арасында төгәл аерма ясала. Бүген "җенси тигезсезлек" дигән сүзтезмә "раса тигезсезлек" белдерүенә караганда күбрәк ике мәгънәлелек яңгырый. Мәкаләнең исеме дә, эчтәлеге дә үзгәртергә кирәк... Üzgäreş (бәхәс) 13 июн 2019, 15:49 (UTC)[җавап бирү]

  • ТатВикидә татар сүзенә һаман өстенлек бирелә, шуңа күрә тәкъдимне якламыйм, каршылыклы мәсьәлә, уйларга кирәк.--Kitap (бәхәс) 13 июн 2019, 18:12 (UTC)[җавап бирү]
    • Бу төрле төшенчәләр - "һава" һәм "азот" кебек. Яки "раса" һәм "милләт" кебек. Гендер - иҗтимагый сыйфатлама, ә җенес - биологик сыйфатлама. Татар телендә "азот" һәм "раса" өчен үз чыгышлы сүзләренең юклык - мәкалләрнең мәгънәсен үзгәртергә сәбәп түгелдыр? Менә шунда татар телендә "гендер" сүзен куллану мисаллары бар: [[1]]; [[2]] Üzgäreş (бәхәс) 13 июн 2019, 19:59 (UTC)[җавап бирү]
      • Кардәш ТөрекВикидә Җенсият тигезсезлеге дип атала. Җенсият нәкъ Гендерлыкка туры килә. Ничек уйлыйсыз?--Kitap (бәхәс) 18 июн 2019, 13:32 (UTC)[җавап бирү]
        • Гафу итегез, күптән Википедия белән шөгыльләнмәдем. Тугандаш Төркия телендә моңа әлеге темасы буенча басмалар җитәрлек булды дип уйлыйм.Татар телендә әлегә терминны куллану сирәк очрый. Тик "Гендер" сүзе очрый, "Җенсият" түгел. Менә тагын бер мисал. Формасы үзе мәгънәсе гомумиләштерү дип күренә (инсан/инсаният, әдәби/әдәбият, ). Ә кирәк - асылын үзгәртү.Üzgäreş (бәхәс) 13 мар 2020, 16:37 (UTC)[җавап бирү]