Тимербәк Дәүләтшин
татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе
Тимербәк яки Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин (шулай ук Тамырбәк)[2] — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.
Тимербәк Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин |
Туган | 26 май 1904 яки 1904[1] Уфа губернасының Җилдәр авылы |
Үлгән | 7 сентябрь 1983 яки 1983[1] Мюнхен |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия империясе |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | тарихчы, юрист, язучы |
КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. 1944 елда татарча-алманча сүзлекне тәмамлый. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.
Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[3]
Шулай ук карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Czech National Authority Database
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 86нчы бит.
- ↑ Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|