Интернет-кибет

Интернет челтәрендә тауарлар яки/һәм хезмәтләр сату/алу мөмкинлеген бирүче сервис, бөтендөнья пәрәвезендә бер веб-сайт буларак эшли
(Пәрәвез-кибет битеннән юнәлтелде)

Интерне́т-кибет (ингл. online shop яки e-shop) — Интернет челтәрендә тауарлар яки/һәм хезмәтләр сату/алу мөмкинлеген бирүче сервис, бөтендөнья пәрәвезендә бер веб-сайт буларак эшли.

Интернет-кибет
Урын Интернет
Пиктограмма
Моңа өлешчә туры килә маркетплейс[d]
 Интернет-кибет Викиҗыентыкта
Интернет-кибете бер мисалы, онлайн булышчысы күрсәтелә

Сәхифәсенә кергән кулланучы, үз гизгеченнән кирәкле тауар яки хезмәткә заказ ясый, заказны алу һәм түләү ысулын сайлый, түләү картасы яки башка төр электрон акчалары белән шуннан ук түли дә ала.

Бүгенге көн иң эре онлайн сәүдә ширкәтләре — Кытайның Alibaba Group (en) һәм АКШ-ның Amazon.com (en) һәм eBay ширкәте (en) булып торалар.[1] Төшенчә 1979 елда инглиз уйлап табучы Майкл Алдрич (en) тарафыннан барлыкка китерелә — аның Videotex (en) системасы транзакцияләр ясаучы санакка стандарт телефон челтәре аркылы бәйләнә торган үзгәртелгән гади телевизорлардан тора иде.[2]

Интернет-кибете шулай ук Кибернетик кибет, Kibet-Shop яки Пәрәвез-кибете дип йөртелә. «Пәрәвез» сүзен монда «Бөтендөнья пәрәвезеннән» («Всемирная паутина») алып куйганнар күрәсен, әмма «Бөтендөнья пәрәвезе» — мәгълүмат системасы[3][4], ә «Интернет» — санаклар челтәре, аларны бер-берсе белән бутарга ярамый[3][4][5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Alibaba phenomenon, The Economics (March 23, 2013).
  2. 1982 Videotex Communications, Collected Papers Aldrich Archive, University of Brighton December 1982 [1] 2014 елның 27 ноябрь көнендә архивланган.
  3. 3,0 3,1 Всемирная паутина
  4. 4,0 4,1 http://www.myshared.ru/slide/180508
  5. http://topor.info/internet/internet-i-vsemirnaya-pautina