Бөгелмә педагогия укуханәсе
(Бөгелмә укытучылар институты битеннән юнәлтелде)
Бөгелмә педагогия училищесы, рус. Бугульминское педагогическое училище — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Бөгелмә шәһәрендә 1929 елдан 2008 елга кадәр (2008-2015 елларда көллият буларак) эшләгән урта-һөнәри белем бирүче дәүләт мохтариятлы белем бирү йорты. 2015 елда мөстәкыйль эшчәнлеген туктата, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенә кушыла.
Бөгелмә педагогия укуханәсе | |
Нигезләнү датасы | 1929 |
---|---|
Нигезләүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Дәүләт |
СССР Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә |
Гамәлдән чыгу датасы | 2015 |
Адрес | 423232, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Бөгелмә шәһәре, Горький урамы, 17 йорт |
Нигә кушылды | Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте |
Тарих
үзгәртү- 1917 елда Февраль инкыйлабыннан соң, Самара губернасы Бөгелмә өязенең мөселман халкы (өяз халкының 48% ы) яши торган авыллары өчен укытучылар әзерләү максатында, Бөгелмәдә Татар-башкорт семинариясе (4 еллык педагогик куслар) ачыла. Уку йортының җитәкчесе — Габдрахман Сәгъди. Укытучылар — Һади Атласи (1920-1929 елларда тарих һәм алман теле укыта), А. Таһиров, С. Рахманкулов, И. Чанышев, Фазыл Туйкин, Кәбир Туйкин, К. Исхаков, Х. Бастамов һ.б.
- Ватандашлар сугышы елларында семинария эшен туктатып тора.
- 1926-1927 уку елында семинария 2нче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.
- 1929 елда ТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары белән 2нче баскыч мәктәп җирлегендә Бөгелмә педагогия техникумы ачыла[1]. Техникум буларак, уку йорты 1929-1937 елларда эшли. Техникумның беренче директоры (1929-1937 еллар) — Фәттах Шәймөхәммәт улы Халиков.
- 1948 елда техникум Бөгелмә укытучылар институты итеп үзгәртелә. Институт урта мәктәпнең 5-7 сыйныфлары өчен укытучылар әзерли. Физика-математика факультеты, филология факультеты, табигать фәннәре-география факультеты оештырыла. 1955 елда институт ябыла.
- 1984 елда элекке 2нче мәктәп-интернат җирлегендә, ТАССРның көньяк-көнчыгыш регионы мәгариф оешмаларын педагогик кадрлар белән тәэмин итү максатында, Бөгелмә педагогия училищесы ачыла. Укуханә 23 чыгарылыш ясый, 6 116 белгеч әзерли. Алар Татарстанда, Башкортстанда, Самара, Ырынбур, Төмән һ.б. өлкәләрдә хезмәт куя. 11 кеше мәктәп директоры, 36 кеше балалар бакчасы мөдире булып эшли.
- 2008-2009 уку елыннан Бөгелмә педагогика көллияте.
- 2015 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте белән берләштерелә[2][3].
Белгечлекләр
үзгәртү2015 елгы үзгәртеп корулар алдыннан, көллият әзерләгән белгечлекләр:
Кызыклы факт
үзгәртүУку йортының популярлыгын күрсәтүче сан: 1944 елда 120 урынга җидееллык мәктәпне тәмамлаган 200 уку отличнигы (!) дәгъва итә [5].
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртү- ????-2015 ел — Елена Александр кызы Плеско.
Укытучылар
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Техникумны тәмамлаучылар
үзгәртү- Николай Дмитрий улы Баздырев, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Николай Андрей улы Барышев (1907-1944), Советлар Берлеге Каһарманы.
- Герасим Павел улы Кудряшев, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Фатыйх Зариф улы Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Әкълим Мөхәммәтҗанов, «Татнефть» генераль директоры (1980-1990), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары (1990-1991).
- Камил Фасиев, КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибы (1957-1959), Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИН директоры (1960-1963).
- Шакирҗан Җәләев, Азнакай районы мәгариф бүлеге мөдире.
Институтны тәмамлаучылар
үзгәртүМоны да карагыз: Төркем:Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаучылар
- Ләбиб Ибраһимов (1933―2007), Әлмәт политехник техникумы директоры (1964―2006), РСФСР (1983) һәм Татарстанның (1994) атказанган укытучысы.
Укуханәне тәмамлаучылар
үзгәртүМоны да карагыз: Төркем:Бөгелмә педагогика көллиятен тәмамлаучылар
Гомумән тәмамлаучылар
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1940 | Тәкыя Шәрипова | 1922-06-29 | Иске Каразирек | укытучы шагыйрь |
2013 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТАССР халык мәгарифе комиссариаты карары 15.07.1929
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015
- ↑ Көллиятнең рәсми сайты
- ↑ РФ мәгариф һәм фән министрлыгының № 1199 29.10.2013 фәрманы белән белгечлек бетерелгән
- ↑ Ш. Җәләев. Юл башында. «Республика Татарстан», 10.06.2010 2022 елның 1 октябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Е. Плеско. Көллиятнең үзенә тартып торучы имиджын һәм позитив репутациясен формалаштыру. «Мәгариф», 2014 ел, № 1.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Бөгелмә педагогия училищесы «Милләттәшләр» сайтында(рус.)
- Көллиятнең элекке рәсми сайты(рус.)
- Берләштерелгән көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Бөгелмә педагогика көллияте(рус.)