Балалар өчен Евровидение 2009 җыр бәйгесендә Россия

Балалар өчен Евровидение 2009 җыр бәйгесендә Россиядән Екатерина Рябова катнашты. Ул "Кечкенә Принц" җырын җырлап, 116 бал җыйды һәм Әрмәнстан җырчысы Луара Айрапетян белән 2-3 урын яулады.

Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе 2009
Милли сайлау
Дәүләт Россия
Сайланган катнашучы Екатерина Рябова
Сайланган җыр Кечкенә Принц
Җырның теле рус теле
Композитор (лар) Екатерина Рябова
Шагыйрь(ләр) Екатерина Рябова
Нәтиҗәләр
Ярымфинал нәтиҗәләре 2 урын, 116 билге
Бүтән елларда катнашу:
2005 | 2006 | 2007 | 2008 | 2009

Катнашучы үзгәртү

  Төп мәкалә: Екатерина Рябова

Екатери́на Дми́триевна Ря́бова (1997 елның 4 августы , Щелково, Мәскәү өлкәсе, Россия) — Балалар өчен Евровидение 2009 җыр бәйгесендә Россиядән җырчы. Екатерина 1997 елның 4 августында Щелковода (Мәскәү өлкәсе) туган, хәзерге вакытта Юбилейный шәһәрендә тора. Ул 7нче сыйныфта укый, эстрада вокалы белән «СветАфор» һәм "Әкият" студияләрендә шөгылләнә.

Җыр үзгәртү

  Төп мәкалә: Кечкенә принц

«Кечкенә принц» — Евровидение 2009 да Ектерина Рябова җырлаган җыр. Җырны Катя дуслары белән бергә язган.

Милли сайлап алу үзгәртү

2009 елның 14 мартында «Россия» телеканалы Балалар өчен Евровидение 2009 җыр бәйгесенә сайлап алу башлану турында игълан итте. Сайлап алу 3 этаптан торды.

Катнашучылар үзгәртү

Финалда катнашучылар:

Финалга узмадылар:

Тавыш бирү үзгәртү

Җырчы Җыр % Урын
01 Александра Козлова «Төсле төшләр» 3,13 % 16
02 Нелля Колчина «Степ» 5,16 % 10
03 Екатерина Рябова «Кечкенә принц» 12,07 % 1
04 Арина Доронина «Балалар, музыка һәм биюләр» 5,31 % 9
05 Влада Сергеева «Емеля» 5,47 % 8
06 «Әти балалары» группасы «Хыял җилкәне» 1,82 % 19
07 Ирина Джантемирова «Юл» 2,32 % 17
08 Павел Артёмов «Мин Рок-н-Ролл яратам» 8,18 % 2
09 Алина Тюмирекова «Хора полых» 1,51 % 20
10 Юлиана Савилова «Фантазёрка» 3,35 % 15
11 Эсмиральда Шония «Кыз — тинейджер» 4,31 % 12
12 «Дуслар» дуэты «Башкортостан» 3,57 % 14
13 «Аквион» дуэты «Полетим в любовь» 6,43 % 5
14 Анастасия Тарасова «Мин очам» 4,12 % 13
15 «Киндер-сюрприз» шоу-группасы «Рыжий» 5,02 % 11
16 Александр Зиновьев «Аның Россиягә барасы килгән» 6,68 % 4
17 Алина Шайгородская «Соло-шаг» 2,11 % 18
18 Алексей Цветков «Мин — лётчик» 6,21 % 6
19 Анастасия Карамышева «Кукушечка» 7,06 % 3
20 Группа «Музыкаль фрегат» «Супер Әни» 6,17 % 7

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү