SkyTat

татарча аралашу клубы


SkyTat (тат. СкайТат яки лат. тат. SkayTat) — татар телендә Интернет-аша сөйләм аралашуы һәм бергәләп татар әдәбиятын тавышлы уку клубы. Zoom(рус.) видеоконференцияләр платформасында эшләп тора.

Скайтат
үткәрелү урыны:

Zoom(рус.)

Оешма төре:

онлайн-аралашу клубы

Рәсми теле:

татар теле

Җитәкчеләр
Проект сүзчесе

Римма Гумироваd

Нигезләү
TATFORUM

2019

en / ru / tt

аерым китап уку проекты эшли

2019 елда барлыкка килгән. Бөтендөнья татар конгрессы,[1] Казан[2] һәм Чаллы[3] мэрияләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы[4] һәм Мәдәният министрлыклары[5] таныган шәхси инициатива.

Тарихы үзгәртү

 
Проект җитәкчесе Римма Гумироваd 2019 елгы TATFORUM бүләкләү тантанасында сөйли

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары оешмалары күптәннән бирле Әсәдуллаев йортында яшьләр өчен үткәрә торган программаларын Интернет-аша бар дөнья буйлап яшәүчеләргә ачу проекты буларак туа.[6] 2019 елда Иннополиста үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыелышының проектлар бәйгесендә беренче булып чыга.[1]

Проектта модератор буларак катнашучылар үз тәҗрибәсен уртаклаша,[7][8][9] җитәкчеләре исә башка татар телле startup-ларны бәяләүдә эксперт[3] һәм төрле конференцияләрдә модератор[10] буларак даими катнаша.

Аерым бер суб-проект булган «SkyTat Китап уку клубы» 2020 елның март аеннан башлап эшли.[11][12]

Процессы үзгәртү

Практик җыелышларны тәҗрибәле модераторлар җитәкли. Аралашу сессияләрендә беренче (танышып алу) катнашу бушлай тәкъдим ителә. Яшь буенча төрле төркемнәр каралган.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Skyeng(рус.) россияле шәхси онлайн-белем бирү платформасы хөрмәтенә аталган.
  • Җиңүче буларак танылганда, проект төркеме үз приз акчасын 2 нче урынны алган “Туйчылар” музеен ачмакчы булган Омскидан Наилә Галиевага тапшыра.[1][6]
  • Брендингы Мәскәүнең «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты төркеме ярдәме белән булдырылды.[13]
  • Проект исеме язылышына охшаш чех. skýtat сүзе төрле кулланылышларда татарчага тәкъдим итәргә[14], бирергә[15] яки очкылык тотарга (иләштерергә)[16] буларак тәрҗемә ителә ала.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Стали известны имена победителей Форума. Бөтендөнья татар конгрессы. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  2. Более 80 казанцев подали заявки на конкурс проектов по изучению татарского языка. Казан мэриясе. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Проект интернет-радио URBANTATAR занял первое место на татарском молодежном форуме. Чаллы мэриясе. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  4. Более 80 казанцев подали заявки на конкурс проектов по изучению татарского языка. ТР Мәгариф һәм фән. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. Фестивалю городской татарской культуры и дизайна «Печән базары» – 10 лет!. ТР Мәдәният министрлыгы. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.(үле сылтама)
  6. 6,0 6,1 Бөтендөнья татар конгрессы. Проекты өчен I урын алып, Грант откан Римма Гомәрова ни өчен акчасын башка җиңүчегә бирде? «sky tat». Youtube. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  7. Гөлия Хәсбиуллина. «Таба» этнофорумында яшьләр нинди проектлар тәкъдим иткән?. Интертат. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  8. Равил Закиров. Татар телен яңача өйрәнәбез. «Шәһри Казан» газетасы. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  9. Лилия Мөбарәкшина. Модератор разговорного онлайн-клуба “SkyTat” Алсу Усманова из Нурлата приняла участие в онлайн-конференции. nurlat-tat.ru. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  10. Гөлназ Бәдретдин. Вайнер из Альметьевска: «Татарское телевидение академичное или похоже на шоу Бенни Хилла». БИЗНЕС Online. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  11. Равил Закиров. «Мөнҗия»: SkyTat китап клубында сентябрьдә укылачак китап билгеле булды. piter.tatar. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  12. «Мөнҗия»: SkyTat китап клубында сентябрьдә укылачак китап билгеле булды. Матбугат.ру. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  13. Дарья Родионова. Брендинг разговорного клуба Skytat. hsedesign.ru. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  14. skýtat@Инглизчә Викисүзлек. Инглизчә Викисүзлек. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  15. ДАВАТЬ@Русча-чешча сүзлек. slovaronline.com. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.
  16. Как сказать икать на разных языках мира?. translate.si. 2023 елның 16 ноябрь тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү