Питер.Татар

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы
(Piter.tatar битеннән юнәлтелде)

Piter.tatar яки Питер Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы, 2019 елда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы буенча Равил Закиров нигез салган. Порталга Равил Закиров, Санкт-Петербургтагы татар җәмәгать эшлеклесе ия. Портал төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктырта һәм укучыларга алда торган татар мәдәни-иҗтимагый чаралары турында хәбәр итә. Порталда шәһәрнең һәм башка регионнарның татар журналистларының мәкаләләре бастырыла.

Питер.Татар

Ил  Россия
Төр портал
Теркәлү 15 май 2019[1]
Телләр татар теле, рус теле
Урнашу Санкт-Петербург
Хуҗасы Равил Закиров
Эшли башлау вакыты 15 май 2019
URL piter.tatar

Тарихы үзгәртү

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы 2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы белән эшли башлады. Портал төбәкнең татар бергәлекләре эшчәнлеген яктырткан һәм татар чаралары турында яңалыклар һәм афишалар урнаштырган.

2019 елның 31 октябрендә портал мөхәррире Равил Закиров инициативасы белән шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган түгәрәк өстәл форматында Санкт-Петербург татар медиафорумы уза.

2020 елның мартыннан башлап, короновирус пандемиясе чорында портал онлайн форматта актив чаралар үткәрә башлады, алар арасында ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар да бар.

2020 елның 31 октябрендә II Петербург Татар Татар Медиафорумы онлайн форматта узды, ә бераз соңрак (12 декабрьдә) “Нур” газетасының 115 еллыгына багышланган онлайн конференция булды: Татарстан вакытлы матбугат басмалары: ретроспектива һәм киләчәк.

III Петербург Татар Медиафорумы "Татар коммуникацияләр платформалары - йөзгә-йөз" нәтиҗәләре буенча (2021 елның 21 ноябрьдә) Татар Порталлары Берлеге оештырылды.

2022 елның декабрендә портал "Белем Җәүһәрләре" (Татнетны үстерү фонды) XIII халыкара интернет-проектлар конкурсы лауреаты булды.

2023 елда портал «Миллиард.Татар» шорт-листына «2023 елгы татарлар турында иң яхшы медиа проект» номинациясендә эләгә, ә порталның шеф-мөхәррире Равил Закиров «2023 елгы татарлар» топ-100 рейтингына эләгә.

Хәзерге вакытта портал төбәк һәм Татарстанның татар, рус һәм инглиз телләрендәге яңалыкларын яктырта, онлайн интервью, лекцияләр, концертлар һәм башка чаралар үткәрә, шулар исәбендә Петербург Татар Медиафорумы. Портал төбәктә (СЗФО), илдә (ТР, РБ һәм башка регионнар) һәм чит илләрдә (Европа, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Канада) татар берләшмәләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Портал төбәкнең татар һәм татар бергәлекләрен мәгълүмати киңлектә агарту һәм интеграцияләү максатыннан онлайн чаралар үткәрә.

Чаралар үзгәртү

2024 үзгәртү

2023 үзгәртү

2022 үзгәртү

2021 үзгәртү

  • ТР телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган онлайн сабантуй концерты.[4][5]
  • Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә теракт корбаннары истәлегенә мемориал турында видео.[6][7]
  • Видеофлешмоб #tukaylingua[8]
  • Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара видеосы.[9]
  • Татарлар турында лекцияләр циклы.[10]

2020 үзгәртү

2019 үзгәртү

Проектлар үзгәртү

Бүләкләр үзгәртү

XIII халыкара интернет-проектлар конкурсы "Белем Җәүһәрләре" (ТатНетны үстерү фонды):

  • 1 нче урын «Иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканал» номинациясендә
  • 3 нче урын «Иң файдалы һәм популяр татар мобиль сервисы, скрипт яки кушымта» номинациясендә
  • Лауреат «Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә

Төркем үзгәртү

Порталның эше Петербургның татар блогерлары һәм журналистлары командасы тарафыннан хуплана:

  • Равил Закиров - баш мөхәррир, продюсер, администратор
  • Фирая Рәшитова - мәдәни-агарту эше буенча киңәшче, мәкаләләр авторы
  • Ринат Мәһдиев - иҗтимагый элемтәләр буенча киңәшче
  • Зария Хәсәнова - журналист, татар телендәге мәкаләләр авторы
  • Катифа Гайнетдинова - журналист, телевидение алып баручысы, PR
  • Линара Николашкина - журналист, фотожурналист, мәдәни-массакүләм чаралар күзәтүчесе
  • Тахир Валиуллин - журналист, Казанда махсус корреспондент
  • Фарида Гренда - журналист, мәдәни-массакүләм чаралар күзәтүчесе
  • Гүзәл Садыкова - журналист

Порталга даими ярдәм итә торган авторлар һәм мәгълүмат партнерлары:

Сылтамалар үзгәртү

Web-сайт үзгәртү

https://piter.tatar/

Telegram үзгәртү

https://t.me/piter_tatar

https://t.me/piter_tatar_chat

https://t.me/afisha_piter_tatar

Instagram үзгәртү

https://www.instagram.com/piter.tatar/

YouTube үзгәртү

https://www.youtube.com/c/PiterTatar

RuTube үзгәртү

https://rutube.ru/channel/25805232/

ВКонтакте үзгәртү

https://vk.com/piter_tatar

Facebook үзгәртү

https://www.facebook.com/pitertatar/

Одноклассники үзгәртү

https://ok.ru/piter.tatar

Twitter үзгәртү

https://twitter.com/piter_tatar/

TikTok үзгәртү

https://www.tiktok.com/@piter_tatar

Искәрмәләр үзгәртү