Каһарман шәһәр
(Qaharman şähär битеннән юнәлтелде)
Каһарман шәһәр (русча Город-герой) — Бөек Ватан сугышы вакытында каһарманлы саклану белән дан казанган шәһәрләр бирелә торган хөрмәт дәрәҗәсе. Брест кирмәненә каһарман-кирмән дәрәҗәсе бирелә.
Урнашуы
үзгәртүХәзерге вакытта 4 Каһарман шәһәр Украина илендә, Минск һәм Брест кирмәне — Белорусия илендә, калганнар — Россия Федерациясе дәүләтендә урнашалар.
Каһарман шәһәрләр
үзгәртү№ | Ил | Каһарман шәһәр | Дәрәҗә бирү вакыты |
---|---|---|---|
1 | Россия Федерациясе | Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) | 8 май 1965 |
2 | Украина | Әдис | 8 май 1965 |
3 | Украина/ Россия Федерациясе | Акъяр | 8 май 1965 |
4 | Россия Федерациясе | Волгоград (элекке Сталинград) | 8 май 1965 |
5 | Украина | Киев | 8 май 1965 |
6 | Белорусия | Брест крепосте (каһарман кирмән) | 8 май 1965 [1] |
7 | Россия Федерациясе | Мәскәү | 8 май 1965 |
8 | Украина/ Россия Федерациясе | Керич | 14 сентябрь 1973 |
9 | Россия Федерациясе | Новороссийск | 14 сентябрь 1973 |
10 | Белорусия | Минск | 26 июнь 1974 |
11 | Россия Федерациясе | Тула | 7 декабрь 1976 |
12 | Россия Федерациясе | Мурманск | 6 май 1985 |
13 | Россия Федерациясе | Смоленск | 6 май 1985 |