Николай Исәнбаев

(Nikolay İsänbayev битеннән юнәлтелде)

Николай Исәнбаев, Николай Исәнбай улы Исәнбаев (чирм. Николай Исанбаевич Исанбаев) – галим, телләр белгече, профессор (1996), филология фәннәре докторы (1993). Мари Элның атказанган фән эшлеклесе (1999).

Николай Исәнбаев
Николай Исанбаев
Туган телдә исем Николай Исәнбай улы Исәнбаев
Туган 27 февраль 1929(1929-02-27) (95 яшь)
Түбән Качмаш, Калтасы районы, Башкортстан АССР, РСФСР
Милләт чирмеш
Ватандашлыгы ССРБРФ
Һөнәре тел белгече, профессор
Ата-ана
  • Исәнбай (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 27 февралендә Башкортстан АССР Калтасы районы Түбән Качмаш авылында туган.

1936-1940 елларда туган авылы мәктәбендә, 1940-1944 елларда район үзәге Калтасы урта мәктәбендә укый. 8 сыйныфны тәмамлагач, Николо-Берёзовкадагы Кызыл Кама чирмеш педагогика укуханәсенең чирмеш бүлекчәсенә укырга керә. Уку йортын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган егеткә югары уку йортына керергә юл ачыла. 1948 елда Н.К. Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогика институтының мари теле һәм әдәбияты бүлегенә керә.

Мари илендә үзгәртү

1948-1952 елларда Мари дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында, 1952-1955 елларда Мәскәүдә Тел белеме институтында аспирантурада укый. Академик Б.А. Серебренников җитәкчелегендә «Мари телендә яңа хәл фигыльләр» дигән темага диссертация яклый. 1993 елда «Мари - төрки тел бәйләнешләре» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1955 елда ССРБ фәннәр академиясенең тел белеме институтында (Мәскәү) кече фәнни хезмәткәр булып эшли.

1963-1975 елларда Н.К. Крупская исемендәге Мари педагогия институтында доцент, озак еллар дәвамында (1975-1996) В. Васильев исемендәге Хөрмәт Билгесе оденлы Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында тел бүлекчәсе мөдире вазыйфасында. 1996 елдан Мари дәүләт университеты фин-угыр телләре кафедрасы профессоры.[1]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Н. Исәнбаевның фәнни кызыксынулары чирмеш теленең грамматикасы, диалектлары, сүзлекләре, чирмеш теленең башка (рус, татар, башкорт) телләр белән бәйләнешен өйрәнү белән бәйле.[2] Чирмеш теленең көнчыгыш диалектларыннан аз өйрәнелгән Алабуга, Минзәлә, Агыйдел буе, Бәләбәй сөйләшләрен тикшерә. Чирмеш телендәге татар, башкорт алынмаларын җентекләп өйрәнеп, алынмалар сүзлеген төзеде, югары уку йортлары талиблары һәм аспирантлары өчен «Мари теленең төрки телләр белән бәйләнешләре» дәреслегенең 1989 елда 1- өлешен, 1993 елда 2- өлешен нәшер итте.[3]

Әлеге темага багышланган хезмәтләре Маҗарстанда, Финляндиядә, Эстониядә басылды. Барлыгы 100 дән артык фәнни хезмәт язды.

Н. Исәнбаев фин-угыр телләре конгресслары һәм корылтайларында даими катнашып килә: Будапешт, 1960 , Таллин, 1970 , Сыктывкар, 1979, 1985; Йошкар-Ола, 1965, 1969, 1987, 1996, 2000; Мәскәү, 1959 ; Петрозаводск, 1961, 1979; Ужгород, 1977.

Хезмәтләре үзгәртү

1. Говор елабужских мари // Вопросы диалектологии и истории марийского языка. – Йошкар-Ола, 1964.

2. Из наблюдений над фонетикой говора мензелинских мари // Вопросы марийского языкознания. – Йошкар-Ола, 1964.

3. Влияние татарского языка на падежную систему восточно-марийских говоров // Исследование финно-угорских языков и литератур в их взаимосвязях. – Ужгород, 1977.

4. Лексико-семантическая классификация татарских заимствований в марийском языке // Вопросы марийского языка. – Йошкар-Ола, 1978.

5. Общее и отличительное в составных глаголах марийского и поволжско-тюркских языков // Вопросы марийского языка. – Йошкар-Ола, 1978.

6. Влияние татарского языка на падежную систему восточномарийских говоров // Советское финно-угроведение, – 1978. – № 2.

7. Татарские термины родства в диалектах марийского языка // Вопросы марийской ономастики. – Вып. II. – Йошкар-Ола, 1978.

8. Марийско-татарские языковые связи (по данным географических названий) // Вопросы марийской ономастики. – Вып. II. – Йошкар-Ола, 1978.

9. История изучения татарских заимствований в марийском языке // Вопросы истории и диалектологии марийского языка. – Йошкар-Ола, 1979.

10. Фонетическая адаптация татарских заимствований в диалектах марийского языка // Вопросы истории и диалектологии марийского языка. – Йошкар-Ола, 1979.

11. Структурно-словообразовательный анализ татарских имен существительных в марийском языке // Советское финно-угроведение. – 1979. – № 2.

12. Структурно-словообразовательный анализ татарских заимствованных глаголов в марийском языке // Вопросы истории и диалектологии марийского языка. – Йошкар-Ола, 1979.

13. Татарские лексические заимствования и их типы в марийском языке // Вопросы грамматики и лексикологии марийского языка. – Йошкар-Ола, 1980.

14. Проблема разграничения татаризмов от других заимствований в марийском языке // Вопросы грамматики и лексикологии марийского языка. – Йошкар-Ола, 1980.

15. К истории марийско-татарских языковых контактов // Труды по финно-угроведению. Вып. XIV. – Тарту, 1987.

16. Марий да тюрк йылме-влак контакт. Йошкар-Ола, 2001.

Чыганак үзгәртү

Кто есть кто в Марий Эл. Биографик белешмәлек / Төзүчесе В.А. Мочаев. – Йошкар-Ола, 2002.

Мари тарихы сайты

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү