Фәрит Яруллин
Фәрит Заһидулла улы Яруллин (Yarullin Färit Zahidulla ulı; 1914 елның 18 марты — 1943 елның 17 октябре) — иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958). Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.
Фәрит Яруллин | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Фәрит Заһидулла улы Яруллин |
Туу көне | |
Туу урыны |
Россия империясе, Казан губернасы, Лаеш өязе, Хәерби авылы |
Үлү көне |
17 октябрь 1943 (29 яшь) |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
1930—1943 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
композитор |
Жанрлар |
балет, роман, җыр, инструменталь әсәрләр |
Бүләкләр |
Тормыш юлы
үзгәртүФәрит Яруллин 1914 елның 18 мартында Лаеш өязе Хәерби авылында (вариант: Казанның Суконный бистәсендә) дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин — халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.
Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно сыйныфында белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.
1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Генрих Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (1934 — 1939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый. 1937 — 1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.
Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1941 елда ул Ульяновскидагы җәяүле гаскәриләр училищесын тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсен ала[1]. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар.
1943 елның 17 октябрендә Беларусның Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә Фәрит Яруллин һәлак була[1]. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә[1].
Гаиләсе
үзгәртү- Әтисе — Заһидулла Яруллин.
- Әнисе — Нәгыймә Ярмиева (Яруллина).
- Хатыны — Галина Сачек (1915-?).
- Кызы — Наилә Яруллина (1942).[2]
Иҗат
үзгәртүФәрит Яруллин — татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.
Әсәрләре
үзгәртү- «Шүрәле» балеты (1939 — 1941)
- симфониянең 1 өлеше (1939 — 1940?)
Камера-инструмент ансамбльләре:
- эскрипкә һәм фортепиано өчен 3 пьеса
- виолончель белән фортепиано өчен соната
- кыллы квартет
- Фортепиано һәм тавыш өчен романслар һәм җырлар:
- Җырлама син, иркәм (А.Пушкинның "Не пой, красавица, при мне" Ә.Ерикәй тәрҗ.);
- Нигә, нигә (Һади Такташ сүз.);
- Чегәннәр (А.Пушкинның "Цыганы" Ә.Ерикәй тәрҗ.);
- Голова (Әхмәт Ерикәй сүз.);
- Йөрәк җыры (Әхмәт Ерикәй сүз.);
- Соңгы көрәшкә (Муса Җәлил сүз.) һ.б.
- Татар халык җырларының эшкәртмәләре:
- Хафизәләм, иркәм
- Фазлуш
- Зөбәрҗәт
- Кара урман
- Ашказар
- Сибай һ.б.
Бүләкләр
үзгәртү- 1958 елда, үлгәннән соң, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирү турында карар чыгарылды.
Хәтер
үзгәртү- Казанның Киров районындагы бер урамы Фәрит Яруллин исемен йөртә[1].
- Яруллиннарның туган авылы булган Кече Сонда Фәрит Яруллин музее эшли.
- Әлмәт музыка көллиятенә Фәрит Яруллин исеме бирелгән.
- Фәрит Яруллин турында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника иҗат итте.
- https://tatarica.org/ru/razdely/kultura/iskusstvo/muzyka/personalii/yarullin-farid
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Портал города Казань 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ А. Алмазова. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе. Казан утлары, 2015, №3, 10-139 бб.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү