Ямал-Ненец автономияле округы

(Ямал-Ненец битеннән юнәлтелде)

Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).

Россия Федерациясе субъекты
Ямал-Ненец автономияле округы
Ямало-Ненецкий автономный округ
Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук
Байрак Герб

Башкала

Салехард

Мәйдан

9-нче

- Барлыгы

- Су

769 250 км²[1]

10,1 %

Халык саны

28-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

522 798 кеше (2010)

0,7 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

2-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

771,769 млрд. сум [2] (2010)

1 413 мең сум

Федераль округы

Урал

Икътисади районы

Көнбатыш Себер

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Дмитрий Кобылкин

Закон чыгару Җыелышының рәисе

Сергей Ямкин

РФ субъекты коды

89

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Округның административ үзәге — Салехард каласы.

Чиктәшлек үзгәртү

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Ненец автономияле округы
Көнчыгыш Красноярск крае
Көньяк Хант-Манси автономияле округы
Көнбатыш Коми Республикасы

География үзгәртү

ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.

Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.

Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).

Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән каплпнган.

Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.

Файдалы казылмалар үзгәртү

Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.

Тарих үзгәртү

Ямало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.

1977 елдан — автономияле округ.

Демография үзгәртү

ЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².

Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).

Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.

Милли состав үзгәртү

Халык 1959 1970 1979 1989 2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) 2010[3]
Руслар 27 789 (44,58 %) 37 518 (46,91 %) 93 750 (59,02 %) 292 808 (59,17 %) 298 359 (58,9 %) 312 019 (61,7 %)
Украиннар 1921 (3,08 %) 3026 (3,78 %) 15 721 (9,90 %) 85 022 (17,18 %) 66 080 (13,03 %) 48 985 (9,7 %)
Ненецлар 13 977 (22,42 %) 17 538 (21,93 %) 17 404 (10,96 %) 20 917 (4,23 %) 26 435 (5,21 %) 29 772 (5,9 %)
Татарлар 3952 (6,34 %) 4653 (5,82 %) 8556 (5,39 %) 26 431 (5,34 %) 27 734 (5,47 %) 28 509 (5,6 %)
Хантлар 5519 (8,85 %) 6513 (8,14 %) 6466 (4,07 %) 7247 (1,46 %) 8760 (1,76 %) 9 489 (1,9 %)
Әзериләр  — (0,0 %) 28 (0,0 %) 308 (0,2 %) 3418 (0,69 %) 8353 (1,6 %) 9 291 (1,8 %)
Башкортлар 25 (0,0 %) 113 (0,1 %) 871 (0,5 %) 6830 (1,38 %) 7932 (1,56 %) 8 297 (1,7 %)
Беларуслар 388 (0,6 %) 808 (1,01 %) 2121 (1,34 %) 12 609 (2,55 %) 8989 (1,77 %) 6 480 (1,3 %)
Комилар 4866 (7,81 %) 5445 (6,81 %) 5642 (3,55 %) 5746 (1,16 %) 6177 (1,22 %) 5 141 (1,0 %)
Молдаваннар 211 (0,3 %) 191 (0,2 %) 537 (0,3 %) 5570 (1,13 %) 5400 (1,07 %) 4 712 (0,9 %)
Комыклар - (0,0 %) - (0,0 %) - (0,0 %) н.д. н.д. 4 466 (0,9 %)
Ногайлар - (0,0 %) - (0,0 %) - (0,0 %) н.д. н.д. 3 479 (0,7 %)
Чуашлар - (0,0 %) н.д. н.д. н.д. н.д. 3 471 (0,7 %)
Селькуплар 1245 (2,00 %) 1710 (2,14 %) 1611 (1,01 %) 1530 (0,31 %) 1797 (0,35 %) 1 988 (0,4 %)
Башка милләтләр н.д. н.д. н.д. н.д. н.д. 29 288 (5,8 %)
Милләтен атамаучылар 4 (0,01 %) 7331 (1,45 %) 17 517

Дин үзгәртү

Православие үзгәртү

Ислам үзгәртү

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

Торак пунктлар үзгәртү

Халык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар
(2010 җанисәбе буенча)[4]
Ноябрьск 110572
Яңа Уренгой  104144
Надым 46550
Салехард  42795
Муравленко  33401
Лабытнанги 26948
Губкинский 23340
Тарко-Сале  20372
Пангоды 10818
Уренгой  10070

Икътисад үзгәртү

Икътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).

Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».

Искәрмәләр үзгәртү