М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты

Якутскида (Саха, РФ) вуз
(Якут дәүләт университеты битеннән юнәлтелде)

Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты белән бутамагыз

М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты
рус. Северо-Восточный федеральный университет имени М. К. Аммосова
Нигезләнү датасы 1934
Сурәт
Рәсми исем Федеральное государственное автономное образовательное учреждение высшего образования «Северо-Восточный федеральный университет имени М. К. Аммосова»[1], Якутский государственный университет имени М. К. Аммосова[2], Якутский государственный университет[2] һәм Federal State Autonomous Educational Institution of Higher Education "M. K. Ammosov North-Eastern Federal University"[3]
Кыскача исем СВФУ, NEFU һәм ХИФУ
Эшчәнлек өлкәсе югары белем[d][4]
... хөрмәтенә аталган Максим Кирович Аммосов[d]
Җитәкче Михайлова, Евгения Исаевна[d]
Ректор Михайлова, Евгения Исаевна[d]
Дәүләт  Россия[5]
Административ-территориаль берәмлек Якутия һәм Якутск
Әгъзалык Россия һәм Китай техник университетлары ассоциациясе[d], Университет Арктики[d] һәм Российский совет по международным делам[d]
Укучылар саны 19 077[6]
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[7]
Бәйле оешмалар Мирнинский политехнический институт[d][7]
Штаб-фатирының урнашуы Якутск, Россия
Кулланылган тел рус теле
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт s-vfu.ru(рус.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 2925 һәм 8480 ± 9[8]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты Викиҗыентыкта

Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты
Халыкара исем
M. K. Ammosov North-Eastern Federal University
Элеккеге исем
Якут дәүләт педагогика институты (1934-1956)

Якут дәүләт университеты (1956-1990)

М. К. Аммосов исемендәге Якут дәүләт университеты (1990-2010)
Нигезләнгән 1934
Ректор Анатолий Николаев
Адрес 677000, РФ, Саха, Якутск, Белинский ур., 58
Тел рус теле
Сайт s-vfu.ru
Кампус, 2013

М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, М. К. Аммосов исемендәге ТКФУ (рус. Северо-Восто́чный федера́льный университе́т имени М. К. Аммосова, СВФУ имени М. К. Аммосова, якут. М. К. Аммуоhап аатынан Хотугулуу-Илиҥҥи федеральнай университет)) — Саха-Якутия республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Россиядәге 10 федераль университетның берсе. Анадырь, Мирный, Нерюнгрида филиаллары бар. 1934 елда педагогика институты буларак нигезләнгән. 1990 елда совет фирка эшлеклесе Максим Кир улы Аммосов исеме бирелгән.

Тарих үзгәртү

 
ЯДУның уку корпусы

1934 елда Якутскида дәүләт педагогика институты (ЯДПИ) ачыла. 22 ел эчендә институт 2 535 укытучы әзерләгән. Институтның укытучылар составы: институтның беренче директоры И. П. Жегусов, уку һәм фәнни процессның җитәкчеләре һәм оештыручылары: И. А. Мельников, С. Ф. Попов, җәмгыять белеме укытучылары П. М. Корнилов, И. К. Федоров, В. А. Цветков, математиклар И. И. Шәрәпов, С. В. Родионов, физиклар Ю. Г. Шафер, А. С. Ковалевский, М. А. Алексеев, филологлар В. В. Яковлев, Н. С. Григорьев, К. Ф. Пасютин һәм башкалар.

Якут дәүләт университеты үзгәртү

Якут дәүләт университеты (ЯДУ) СССР Министрлар Советының 1956 елның 23 августындагы карары белән оештырыла. 1990 елдан университет М. К. Аммосов исемен йөртә. Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1993 елның 6 февралендәге Указы нигезендә, ЯДУга республиканың белгечләрне гуманитар, социаль-икътисадый, педагогик һәм табигый-фәнни юнәлешләрдә әзерләүне оештыручы һәм сыйфаты өчен җаваплы баш югары уку йорты статусы бирелә. 1991 елда мәгълүмати исәпләү үзәге базасында яңа мәгълүмати технологияләр үзәге оештырыла. 1999 елда Интернет-технологияләр үзәге төзүгә грант бирелә. 1996 елдан Якут дәүләт университеты яшьләр һәм мәктәп укучылары өчен «Киләчәккә адым» фәнни-социаль программасының кураторы булып тора. Университетта «Киләчәккә адым» иҗтимагый академиясе оештырылган. Университетларның рейтинг классификациясендә 2005 елда 92 вуздан 30нчы урынны ала.

Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты үзгәртү

2009 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында» Указга кул куя. 2009 елның 17 ноябрендә ЯДУ Гыйльми шурасы «Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты төзү турында» карар кабул итә. 2010 елның 9 апрелендә Новосибирскида узган югары һөнәри белем бирүне модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Якутия вице-президенты Евгения Михайлованы Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ректоры итеп билгеләп кую турында хәбәр итә. 2010 елның 22 апрелендә Мәскәүдә «ІТ-Лидер» VIII Еллык милли премиясендә беренче тапкыр 2010 елда тәкъдим ителгән «Мәгариф учреждениеләре» номинациясендә М. К. Аммосов исемендәге Якут дәүләт университеты лауреат була. 2010 елның 26 апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесе турында» 435нче санлы боерыгы чыгарыла.

2012 елның 30 июнендә Санкт-Петербургта «Россия Федерациясендә югары белем һәм фәнне үстерү проблемалары һәм перспективалары» VI Бөтенроссия конференциясе үткәрелә, шулай ук «Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты» конкурсына йомгак ясала. Конференция эшендә һәм бәйгенең финал өлешендә илнең 50 регионыннан 140 тан артык кеше катнаша. М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты (ректоры — педагогика фәннәре докторы Е. И. Михайлова) «Иң яхшы социаль юнәлешле югары уку йорты» номинациясендә җиңүче дип табыла.

2019 елның 26 июнендә РФ Хөкүмәте карары белән А. Н. Николаев биш ел срокка Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ректоры итеп билгеләнә[9].

Структура үзгәртү

 
Кулаков урамында вуз биналары. Якутск

Университет составына 5 фәнни-тикшеренү институты, 12 институт, 5 факультет, 3 филиал — Мирный шәһәрендәге политехника институты, Нерюнгри шәһәрендәге техник институт һәм Анадырь шәһәрендәге Чукотка филиалы, шулай ук 2 көллият һәм 1 лицей керә.

Институтлар
  • Тау институты
  • Инженерлык-технология институты
  • Табигать фәннәре институты
  • Чит ил филологиясе һәм төбәк белеме институты
  • Математика һәм информатика институты
  • Психология институты
  • Физик тәрбия һәм спорт институты
  • РФ төньяк-көнчыгыш халыклары телләре һәм мәдәнияте институты
  • Медицина институты
  • Педагогика институты
  • Финанс-икътисад институты
  • Физика-техник институты
Факультетлар
  • Автоюл факультеты
  • Геология-разведка факультеты
  • Тарих факультеты
  • Филология факультеты
  • Юридик факультет
Филиаллар
  • Мирный шәһәрендәге политехника институты (филиал)
  • Нерюнгри шәһәрендәге техник институт (филиал)
  • Анадырь шәһәрендәге Чукотка филиалы
Көллиятләр
  • Инфраструктур технологияләр көллияте
  • Юридик көллият
Гомумуниверситет кафедралары
  • Төньякны өйрәнү кафедрасы
  • Фәлсәфә кафедрас
  • Климат үзгәрү шартларында җәмгыятьне һәм кешене арктик төбәкләрдә адаптацияләү ЮНЕСКО халыкара кафедрасы
Өстәмә белем бирү
  • Өзлексез һөнәри белем бирү институты
  • Вузга кадәрге белем бирү һәм профориентация факультеты
Инклюзив белем бирү
  • Инклюзив белем бирүне үстерүнең Төньяк-Көнчыгыш фәнни-инновацион үзәге
Фәнни-тикшеренү институтлары
  • А. Е. Кулаковский институты
  • Математика фәнни-тикшеренү институты
  • Олонхо фәнни-тикшеренү институты
  • Төньякның гамәли экология фәнни-тикшеренү институты
  • Төньякның төбәк икътисады фәнни-тикшеренү институты
Үзәкләр, полигоннар, лабораторияләр
  • Ботаника бакчасы
  • ТКФУ лабораторияләре
  • ТКФУ үзәкләре
Урта гомуми белем бирү
  • Махсуслашкан укыту-фәнни үзәге - Университет лицее

Халыкара хезмәттәшлек үзгәртү

ТКФУ Корея Республикасы, Япония, КХР, АКШ, Канада, Финляндия, Швеция, Норвегия, Исландия, Бөекбритания, Алмания, Франция, Польша, Швейцария, БДБ илләре һ. б. университетлар белән хезмәттәшлек итә[10].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү