Юлай Шамилоглы

тарихчы галим, профессор (АКШ)
(Юлай Шамил улы битеннән юнәлтелде)

Юлай Шамилоглы, Юлай Мөхәммәд (Зөфәр) улы Шамилоглы (Әхтәмов) (1958 елның 2 мае, АКШ, Нью-Йорк) — америкалы татар галиме һәм тарихчысы, тарих фәннәре докторы, Висконсин-Мэдисон университетының (АКШ) Алман, скандинав һәм славян телләре кафедрасы профессоры һәм Назарбаев университетының (Казакъстан) казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры. Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил академигы [1].

Юлай Шамилоглы
Туган телдә исем Юлай Мөхәммәд улы Шамилоглы
Юлай Зөфәр улы Әхтәмов
Туган 2 май 1958(1958-05-02) (65 яшь)
АКШ, Нью-Йорк
Милләт татар
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Һөнәре тарихчы
Ата-ана
  • Мөхәммәд Шамилоглы (әти)
  • Фагыйлә Аги (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Юлай Шамилоглы 1958 елның 2 маенда Нью-Йоркның Бронкс районында туган. Әтисе Мөхәммәд Шамилоглы Зөфәр Госман улы Әхтәмов исеме белән 1916 елның 22 маенда РИ Уфа губернасы (хәзерге Башкортстанның Чакмагыш районы) Митрәй-Әюп авылында туган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Ленинград тирәсендә сугыша, алманнарга әсирлеккә эләгә, Миттенвальд лагеренда тотыла, аннан соң Төркиядә яши, 1951 елда Нью-Йоркка килә, 1957 елда АКШ ватандашлыгы ала. Әнисе Фагыйлә (Фаилә) Хөсәен кызы Аги 1922 елның 4 гыйнварында Благовещенск-на-Амуре шәһәрендә туган. Әнисенең ата-бабалары Пенза ягы (хәзерге Мордовиянең Атюрьев районы) Нагур авылыннан. Әнисе ягыннан бабасы Хөсәен Ватандашлар сугышы башлангач, гаиләсе белән Кытайга качып китә, Харбинда төпләнеп, сәүдәгәрлек иткән. Аннан гаилә Төркиягә күченә. Әнисе Фагыйлә Аги Истанбулга дусты (Мәхмүд Ураллы) янына килгән Мөхәммәд Шамилоглыга кияүгә чыгып, 1957 елның октябрендә Нью-Йоркка килә. 1958 елда уллары Шамил, 1959 елда Идел исемле уллары[2] туа.

Юлай Шамилоглы гаиләсе белән Нью-Йоркның Бронкс районында яши. Балалар бакчасыннан алып 6нчы сыйныфка кадәр өйләре янындагы 70нче мәктәптә, 7нче һәм 9нчы сыйныфларда 117нче үсмерләр мәктәбендә укый. Нью-Йорктагы 3 махсус гимназиянең берсе булган Бронкс югары фән мәктәбенә кабул ителә. 1975 елда әлеге мәктәпне тәмамлап, укуын Колумбия колледжында (Нью-Йоркның Колумбия университеты) дәвам итә. Профессор Тибор Халаши-Кун (Tibor Halasi-Kun) җитәкчелегендә тюркология белән фәнни шөгыльләнә башлый. Колумбия колледжында укуының 3нче елында «Якын Көнчыгышның телләре һәм мәдәниятләре» темасын сайлап, гарәп теле, госманлы теле, төрек әдәбияты һ. б. дәресләр ала. Шулай ук француз, рус, венгр, кытай телләрен тирәнтен өйрәнә. Рәсми остазы профессор Кэтлин Р.Ф. Берилл була. Университетны тәмамлаганда Шәрыкны өйрәнү өлкәсендәге Таракнат Дас (Taraknath Das) премиясе белән бүләкләнә.

1978-1979 уку елында Колумбия университетының Тарих департаментына магистратура-докторантурага укырга керә (җитәкчесе профессор Ричард В. Буллиет). Аспирант вакытында беренче зур темасы «Алтын Урда тарихы» була. Магистрлык рефераты «XV―XVIII гасырлар арасындагы Кырым һәм Казан ханлыкларындагы карачы-бәкләр»гә багышлана. 1985 елда «Алтын Урдада ырулар сәясәте һәм иҗтимагый вәзгыять» (ингл. «Tribal Politics and Social Organization in the Golden Horde») темасына диссертация язып, Ph.D. гыйльми дәрәҗәсен ала. Диссертациясен төгәлләгәч, төп ике тема буенча эшли: беренчесе ― «Алтын Урда таркалуда вабаның роле», икенчесе ― Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» тарихы.

1983-1986 елларда Блумингтондагы Индиана университетының(ингл.) Урал-Алтай тикшеренүләр департаментында төрки телләр мөгаллиме, гыйльми тикшеренүче.

Бүгенге көндә ул ― Висконсин-Мэдисон университетының (АКШ) Алман, скандинав һәм славян телләре кафедрасы профессоры һәм Назарбаев университетының(ингл.) (Нур-Солтан, Казакъстан) казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры. Ул АКШ һәм Татарстандагы чыганакларга таянып эш йөртә. Казанга беренче тапкыр 1989 елда килә.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Юлай Шамилоглы – Үзәк Азия телләренең чагыштырма лингвистика мәсьәләләрен өйрәнүче күренекле белгеч. Төрки филология, казакъ, татар, үзбәк телләренең хәзерге һәм тарихи аспектларын, Евразиянең урта гасыр һәм хәзерге чор иҗтимагый, икътисади һәм интеллектуаль тарихын, славян, урал һәм алтай халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча берничә программа кысаларында әлеге илләрнең мәдәният һәм әдәбият тарихы белән шөгыльләнә. 100гә якын фәнни хезмәт авторы. Аның фәнни җитәкчелегендә 6 докторлык һәм 3 магистрлык диссертациясе якланган [1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Иностранные члены АН РТ. Юлай Шамилоглу
  2. Идел Шамилоглы ― Албукерке шәһәрендәге Нью-Мексико дәүләт университеты профессоры

Әдәбият үзгәртү

  • Юлай Шамилоглы. Минем тормыш тарихым. Казан утлары, 2022 ел, март, 162-168нче бит.
  • Дания Заһидуллина. Чикләрне тоташтыручы. «Казан утлары», 2022 ел, март, 160-162нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү