Фаина Раневская
Фаина Раневская, Фаина Георгий кызы Раневская, Фаина Гирш кызы Фельдман (рус. Фаина Георгиевна Раневская, Фаина Гиршевна Фельдман, 1896 елның 15 (27) августы, РИ, Дон гаскәре өлкәсе, Таганрог — 1984 елның 19 июле, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — совет кино һәм театр актрисасы. ССРБ халык артисты (1961). Сталин премияләре лауреаты (1949, 1951, 1951). Чирек гасырга якын Мәскәүнең «Моссовет исемедәге театр»ында хезмәт итә. Псевдоним итеп А. П. Чеховның «Чия бакчасы» комедиясенең (1903) төп каһарманы булган алпавыт хатын Любовь Андрей кызы Раневская фамилиясен алган.
Матбугатта «XX гасырдагы бөек рус артистларының берсе», «Икенче план патшабикәсе» исемнәре белән телгә алына.
Фаина Раневская | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Фаина Гиршевна Фельдман |
Туган | 27 август 1896 РИ, Дон гаскәре өлкәсе, Таганрог |
Үлгән | 19 июль 1984 (87 яшь) ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Үлем сәбәбе | инфаркт[d] һәм пневмония |
Күмү урыны | Тын зираты[d] |
Милләт | яһүдә |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ ССРБ |
Әлма-матер | Мариинская гимназия[d] |
Һөнәре | актриса |
Эш бирүче | Самат Оргын ис. Азәрбайҗан дәүләт урыс драма театры[d], Архангил драма тиятры[d], Смоленск дырам тиятры[d], Волгоград дәүләт яңа тәҗрибәи театры[d], Самат Оргын ис. Азәрбайҗан дәүләт урыс драма театры[d], Таһиров камера театры[d], Русия әрмесенең Үзәк академия театры[d], Маяковский театры[d], Моссовет ис. театр[d], Мәскәү драма театры[d], Моссовет ис. театр[d], Мосфильм[d] һәм Үзбәкфилм[d] |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1896 елның 15 (27) августында РИ Дон гаскәре өлкәсенең Таганрог округы үзәге Таганрог шәһәрендә бай сәнагәтькәр, коммерсант, 1нче гилдия сәүдәгәре Гирш Хаим улы Фельдман (1863, Минск губернасы, Смиловичи — 1938 (?), Праһа) һәм мещанка Милка Рафаил кызы Заговайлова (1872, Витебск губернасы, Лепель - 1945) гаиләсендә туган. Бертуганнары: Лазарь (1897—1900), Яков, Рудольф (ак әфисәр, Ватандашлар сугышында һәлак булган), Бейла (Изабелла) (1892—1964). Таганрогта гаиләсе белән ике катлы үз йортларында яши. Фаина өй шартларында музыка, бию, чит телләр өйрәнә. Мария хатын-кызлар гимназиясендә укый. А. Ягеллоның (А. Н. Говберг) шәхси театр студиясендә шөгыльләнә.
1915 елда Мәскәүгә күчеп китә. Биредә Марина Цветаева, Осип Мандельштам, Владимир Маяковский, Василий Качалов белән аралаша. Театр студиясен төгәлләмәсә дә, күп театрларда хезмәт итә: (Мәскәү өлкәсе Малаховка дача театры (1915)), Киреч, Феодосия (1915 — 1916), Ростов-на-Дону (1916 — 1917), Акмәсҗит драма театры (1918 — 1924), Бакы эшче театры (1925 — 1927 һәм 1929 — 1931), Архангельск драма театры (1927), Смоленск драма театры (1927 — 1928), Сталинград драма театры (1928 — 1929), Мәскәү халык мәгарифе бүлеге театры (1924), Мәскәү камера театры (1931 — 1935), Кызыл Армия Үзәк театры (1935 — 1939), Драма театры (хәзерге Маяковский исемендәге театр) (1943 — 1949), А. С. Пушкин исемендәге театр (1955 — 1963), Моссовет исемендәге театр (1949—1955 һәм 1963 — 1984).
1939 — 1941 елларда — «Мосфильм» киностудиясенең, 1941 — 1943 елларда — Ташкәнт киностудиясенең актрисасы.
Фильмография
үзгәртүКинодагы дебюты — 1934 елда Михаил Роммның Ги де Мопассан «Boule de suif» (тат. Кабартма) әсәре буенча куйган «Пышка» фильмында уйнаган Луазо ханым роле.
|
|
Кызыклы факт
үзгәртүТеатрда бергә эшләгән иптәше, КГБ үзләре белән хезмәттәшлеккә чакырса, «Төнлә, саташып, кычкыра торган гадәтем бар»,- дип әйтергә өйрәтә. Моссовет исемендәге театрның парторгы фиркагә керергә тәкъдим иткәч, Фаина Раневская: «Кая ди, күгәрченкәем, мин төнлә кычкырам»,- дип җавап биргән.
Әдәбият
үзгәртү- Августта кабынган йолдызлар. Фаина Раневская. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит.