Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте

дини оешма (Киев, Украина)

Украина мөселманнарының Диния нәзарәте белән бутамагыз

Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте
укр. Духовне управління мусульман України «Умма»
Баш-фатир:

04119, Украина Украина, Киев, Дегтярёвская ур., 25А

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

Дилявер Саидахметов

Мөфти

шәех Мурат Сөләйманов

Нигезләү
Украинаның Милләтләр һәм диннәр эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан теркәлү

2008 ел

http://umma.in.ua

Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте (укр. Духовне управління мусульман України «Умма») ― Украина мөселманнарының дини җәмгыятьләре берлеге, дин тоту һәм ислам тәгълиматын вәгазьләү өчен шартлар тудыру өчен булдырылган. 2008 елның 11 сентябрендә Украинаның милләтләр һәм диннәр эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан теркәлгән [1]. 2018 елга Украинаның 18 регионынннан 30 дан артык мөселман җәмгыятен берләштергән [2].

Мөфтиләр үзгәртү

  • 2009 елның 25 гыйнварыннан Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте мөфтие ― шәех Сәет Исмәгыйлев (1978 елгы, әтисе Казан татары, әнисе Пенза татары) [3].
  • 2022 елның ноябреннән ― Мурат Сөләйманов, кырымтатар гаиләсендә туган, Йәмән шәригать университетын тәмамлаган (2013), Львов һәм Галичина имамы (2015), мөфти урынбасары (2016).[4]

Тарих үзгәртү

 
Диния нәзарәте офисы урнашкан Киев Ислам мәдәни үзәге бинасы

Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәтен булдыру башлангычы белән Украинаның ун төбәге: Киев, Донецк, Запорожье, Одесса, Акмәсҗит, Черновцы, Винница, Полтава, Харьков һәм Стаханов (Луганск өлкәсе) бәйсез мөселман җәмгыятьләре чыга.

Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәтенең югары органы ― мөселманнарның гомуми җыены. Анда мөфти һәм 7 кешедән (6 имам һәм мөфти) торучы идарә (имамнар шурасы) сайлана, мөфти һәм идарә 2 елга сайлана. «Умма» Диния нәзарәтенең төп максаты ― мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеген координацияләү һәм сөнни Ислам динен тоту өчен кирәкле шартлар булдыру; шулай ук мәдәни һәм тарихи ислам кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу, дини уку йортларында укытуны оештыру, нәшрият эшчәнлеге һәм башкалар.

Структура үзгәртү

 
«Умма» Диния нәзарәте Кырым һәм Донбасс качакларына ярдәм итә

«Умма» Диния нәзарәте сөнни мәзһәбе исламын тотучы барлык җәмгыятьләр һәм мөселманнарның дини идарәләре белән диалог һәм хезмәттәшлекне җайга салырга омтыла. Украинаның 17 регионында: Киев шәһәре һәм өлкәсе, Донецк, Житомир, Запорожье, Львов, Одесса, Сумы, Черновцы, Черкассы, Винница, Полтава, Харьков, Луганск, Днепр, Кырым Автономияле Җөмһүрияте мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеген координацияләгән. 2018 елда Украинаның 18 регионына караган 30 мөселман җәмгыятен берләштергән [5].

Күпчелек мөселман җәмгыятьләре әһелләрен этник украиннар тәшкил итә, әмма нәзарәтнең максаты булып Украинадагы бөтен мөселман җәмгыятьләре белән эш итү тора. Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте идарәсе рәисе ― Олег Гузик, мөфти ― шәех Сәет Исмәгыйлев.

Нәзарәтнең үзенең басма органы — «Умма» дини-агарту газетасы бар[6].

Нәзарәт имамнары, күпчелек, Ливан, Йәмән һәм Иордания ислам университетларында белем ала.

2016 елның 5 декабрендә «Умма» Диния нәзарәте Украина мөселманнары хартиясенә кул куйган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. oksana (2008-09-23). В Украине зарегистрировано новое духовное управление мусульман «Умма» (ru). Іслам в Україні.
  2. Громади ДУМУ «УММА». Духовне управління мусульман України
  3. Муфтій ДУМУ «Умма». Духовне управління мусульман України
  4. В Киеве состоялось собрание Духовного управления мусульман Украины | Духовное управление мусульман Украины. umma.in.ua, 8.11.2022(укр.)
  5. Про ДУМУ «Умма». Духовне управління мусульман України
  6. Тетяна Хазир-Огли (2010-01-29). Іслам (uk). Украина дини-мәгълүмат хезмәте(укр.).

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү