Украина мөселманнарының Диния нәзарәте

дини оешма (Киев, Украина)

Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте белән бутамагыз

Украина мөселманнарының Диния нәзарәте
укр. Духовне управління мусульман України
Баш-фатир:

04071, Украина Украина, Киев, Лукьяновская ур., 46

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

шәех Әхмәд Тамим

Нигезләү
Украина Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Советы тарафыннан теркәлү

1992 ел

https://www.islam.ua/

Украина мөселманнарның Диния нәзарәте (укр. Духовне управління мусульман України) ― Украинада 1992 елда нигезләнгән беренче мөселман оешмасы, үзәкләштерелгән дини структура. Оештыручысы – шәех Әхмәд Тамим(рус.) (1956 елгы, Ливанда туган) [1]. Украинадагы иң зур ислам дини оешмасы (1207 Украина Ислам җәмгыяте арасыннан). Диния нәзарәте Украинада ислам динен тотучыларның дин мәсьәләләрендә ихтыяҗларын тәэмин итү буенча социаль эшчәнлек алып бара, Украинада яңа ислам дини корылмаларын булдыруга ярдәм итә, фәнни конференцияләр үткәрә. Украина мөселманнары Диния нәзарәте – Бөтенукраина чиркәүләр һәм дини оешмалар советы әгъзасы.

Тарих үзгәртү

 
Диния нәзарәте урнашкан Әр-Рахма мәчете

1992 елның 9 сентябрендә Украина Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Советы тарафыннан Украина мөселманнарының Диния нәзарәте теркәлгән, ул илнең мөселман җәмгыятьләрен берләштергән.

1994 елда ислам идеяләрен җәелдерү өчен Ислам университеты ачыла (университетның Украинаның берничә шәһәрендә филиаллары бар), Ислам университеты каршында Гыйльми тикшеренүләр һәм тәрҗемәләр үзәге булдырыла һәм 1996 елда «Әл-Иршад» мәктәбе оештырыла (мәктәптә, гомуми белем бирү программасына өстәп, факультатив рәвштә ислам нигезләре, гарәп теле, Коръәнне дөрес уку күнекмәләре өйрәтелә). Диния нәзарәте Украина мөселманнары корылтайларын үткәрә, анда Диния нәзарәтенең Президиумы сайлана.

Украина мөселманнары Диния нәзарәтенең төп эшчәнлеге ― ислам динен киңрәк тарату һәм исламдагы экстремистлык агымнарына каршы тору. Ислам университеты каршындагы Гыйльми тикшеренүләр һәм тәрҗемәләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән дини әдәбиятны Диния нәзарәтенең үзенең «Иршад» нәшрияты бастырып чыгара. Дини оешма гарәп һәм рус телләрендә «Минарет» газетасын, балалар өчен «Светлячок» дини басмасын чыгара, «ISLAM.UA» интернет-сайты һәм «MPlus» 2022 елның 25 июнь көнендә архивланган. радиостанциясе бар. Украина мөселманнары Диния нәзарәте Украинада беренче мөселман радиостанциясе ача [2].

Үзәк мәчет үзгәртү

1992 елда Украинаның төрле шәһәрләрендәге мөселман җәмгыятьләре, берләшеп, Украина мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Берләшмәнең беренчел бурычлары арасында мәчет төзү дә була.

1994 елның февралендә Киев шәһәр хакимияте Украина мөселманнары Диния нәзарәтенә мемориаль-гыйбадәт йорты төзү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җир участогы бүлеп бирү турында карар кабул итә. Мәчетне манарасыз, елгадан караганда шәһәр панорамасында күренмәслек итеп, мәчетне җиргә сеңдереп төзү шарты куела. 1994 елда Украина мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган мөселманнарның беренче съезды вакытында мәчет нигезенә таш салына.

2004 ел ахырында Киев шәһәре администрациясе Әр-Рахма мәчете, Украина мөселманнары Диния нәзарәте, мәдрәсә һәм манара кергән тулы бер ислам комплексы төзелешенә рөхсәт бирә һәм алдан бирелгән җирне киңәйтү турында карар кабул итә[3].

1994 елда башланган төзелеш меценатлар акчасына һәм башкаланың барлык мөселманнарының көченнән килгәнчә биргән акчасына алып барылган. Мәчет проектын Киевның Бәйсезлек мәйданы (укр. Майдан Незалежності) архитекторы Александр Комаровский әзерли. Ул көнчыгыш традицион архитектурасын заманча дизайн белән уңышлы тоташтыра. Төзелешне шәех Әхмәд Тамим җитәкчелегендәге Украина мөселманнары Диния нәзарәте алып бара. Мәчет төзелеше этаплап, шәһәр мөселманнары биргән акчага дәвам ителә. Мәчет төзелешенең беренче өлеше тәмамланганнан соң, 1998 елдан башлап анда җомга, бәйрәм көннәрендә намазлар укыла башлый.

2000 елда «Әр-Рахма» (Шәфкать) исемен алган яңа мәчет гөмбәзендә ярымай куелган, шул көннән башлап гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ачкан. 2009 елда манара төзелешенә нигез салына.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү