Әр-Рахма мәчете (Киев)

Әр-Рахма мәчете (укр. Мечеть Ар-Рахма) — Украинаның башкаласы Киев шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Киевта ачылган беренче мәчет, хәбәшиләр(рус.) мәчете. 2011 елның 2 декабрендә җомга көнне узган мәчетне ачу тантанасында 40 тан артык илнең Украинадагы илчесе, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев катнаша[1]. Мәчет шәһәр үзәгендә, башкаланың «Татар» (укр. Татарка) дип аталган тарихи районында урнашкан.

Мәчет
Әр-Рахма
укр. Ар-Рахма
Мәчетнең тышкы күренеше
Мәчетнең тышкы күренеше
Мәчетнең тышкы күренеше
Ил Украина
шәһәр Киев, Лукьянов ур., 46
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый суфичылык
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19942011 еллар
Төп даталар:
1994 (нигез ташы салынган)
2000 (ярымай куелган)
2011 (ачылган)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең эчке-тышкы фотосурәтләре.
Төп мәкалә: Украинада ислам

1897 елда узган Беренче бөтенрусия халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Киевта 1 759 мөселман теркәлгән. 1897 елның 3 октябрендә мөселманнарга гыйбадәт йорты ачарга рөхсәт алына. Әлеге гыйбадәт йорты ике катлы агач йортның икенче катында урнаша, аннан күршедәге йортка күчә. Беренче имам — Юныс Галимов[2].

XX гасыр башында Киев мөселманнары таштан мәчет салдыру эшен башлый. Мөселманнар соравы буенча инженер Виокритов 800 гыйбадәт кылучыны сыйдырырлык яңа таш мәчетнең проектын әзерли, әмма Виокритов проекты архитектор Кубелиев проектына алмаштырыла. 1913 елның 29 октябрендә губернатор Суковкин Гоголевский урамындагы 29нчы йортта беренче таш мәчетнең нигезенә таш сала. Әмма мәчет төзелешенә башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы, аннары Октябрь революциясе, соңрак Икенче бөтендөнья сугышы комачаулаган.

1991 елда рәисе Әхәт Кашапов булган мөселманнар җәмгыяте оеша, рәсми теркәлү уза, беренче гыйбадәт йорты ачарга рөхсәт алына, мулла булып Парса абый Әхәтов, Мөхәммәтҗан Биккулов хезмәт итә.

2000-еллар башына Украинада барлыгы ике миллионга якын мөселман исәпләнә, шуларның 60 меңе — Киевта. Беренче мәчет (җәмигъ мәчете) ачылганчы, Киев мөселманнары намазны ислам мәдәни үзәгендә укый торган була.

1992 елда Украинаның төрле шәһәрләрендәге мөселман җәмгыятьләре, берләшеп, Украина мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Берләшмәнең беренчел бурычлары арасында мәчет төзү дә була.

1994 елның февралендә Киев шәһәр хакимияте Украина мөселманнары Диния нәзарәтенә мемориаль-гыйбадәт йорты төзү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җир участогы бүлеп бирү турында карар кабул итә. Мәчетне манарасыз, елгадан караганда шәһәр панорамасында күренмәслек итеп, мәчетне җиргә сеңдереп төзү шарты куела. 1994 елда Украина мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган мөселманнарның беренче съезды вакытында мәчет нигезенә таш салына.

2004 ел ахырында Киев шәһәре администрациясе Әр-Рахма мәчете, Украина мөселманнары Диния нәзарәте, мәдрәсә һәм манара кергән тулы бер ислам комплексы төзелешенә рөхсәт бирә һәм алдан бирелгән җирне киңәйтү турында карар кабул итә[3].

1994 елда башланган төзелеш меценатлар акчасына һәм башкаланың барлык мөселманнарының көченнән килгәнчә биргән акчасына алып барылган.

Мәчет проектын Киевның Бәйсезлек мәйданы (укр. Майдан Незалежності) архитекторы Александр Комаровский әзерли. Ул көнчыгыш традицион архитектурасын заманча дизайн белән уңышлы тоташтыра.

Төзелешне шәех Әхмәд Тамим җитәкчелегендәге Украина мөселманнары Диния нәзарәте алып бара. Мәчет төзелеше этаплап, шәһәр мөселманнары биргән акчага дәвам ителә. Мәчет төзелешенең беренче өлеше тәмамланганнан соң, 1998 елдан башлап анда җомга, бәйрәм көннәрендә намазлар укыла башлый.

2000 елда «Әр-Рахма» (Шәфкать) исемен алган яңа мәчет гөмбәзендә ярымай куелган, шул көннән башлап гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ачкан. 2009 елда манара төзелешенә нигез салына.

Мәчет Шекавица тавында шәһәр үзәгендә, башкаланың «Татар» (укр. Татарка) дип аталган тарихи районында урнашкан. Районның исеме биредә 1860-елларда төпләнеп калган Түбән Новгород татарларыннан (сәүдәгәрләр, сабын кайнатучылар) алынган.

Тасвирлама

үзгәртү

Әр-Рахма мәчете өч мең кешегә исәпләнгән, аның мәйданы — 3 200 квадрат метр. Мәчетнең 27 метрлы манарасы, ике гөмбәзе бар. Намаз урыннарыннан тыш биредә матбугат үзәге, мәдрәсә, ритуаль хезмәтләр бүлеге, тышкы элемтәләр бүлеге, нәшрият, никахлашу залы, ислам университеты һәм үз радиосы бар.

Мәчетне тышкы яктан бизәү өчен Азәрбайҗаннан китерелгән таш — вулканик туф кулланылган.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Киевта беренче мәчет ачылды. lenta.ru, 2.12.2011(рус.)
  2. Беренче мәчет төзелеше тарихы. Украина мөселманнары Диния нәзарәте сайты(рус.)
  3. Киевта шәһәрдә беренче манара төзелеше башланды. lenta.ru, 14.04. 2009(рус.)