Сәет Исмәгыйлев (1978)

Сергей Валерий улы Исмәгыйлев (Шәех Сәид Исмәгыйлев, укр. Ісмагілов Сергій Валерійович, 1978 елның 9 август көне, Донецк, Украин ССР, СССР) — Украин дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Украина мөселманнарының «Умма» диния нәзарәте мөфтие[1].

Сәет Исмәгыйлев
Туган 9 август 1978(1978-08-09) (45 яшь)
Донецк, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Киев
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Һөнәре мөфти

 Сәет Исмәгыйлев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сәид Исмәгыйлев 1978 елның 9 августында Донецк шәһәрендә татар гаиләсендә (әтисе — Казан татары, әнисе — Пенза татары) туа[1]. 1985 елдан Донецк шәһәренең 60 нчы урта мәктәбендә укый.

1993 елдан 1997 елга кадәр Донецк политехника техникумында, техник механика факультетында укый. Техник-механик белгечлеге ала[2]. 1997 елдан Мәскәү югары дини көллиятенең (хәзер — Мәскәү ислам институты) теология факультетында югары дини белем ала. Көллиятне 2001 елда имам-хатыйб исеме алып, кызыл диплом белән тәмамлый. 2002—2007 елларда Донецк дәүләт ясалма интеллект институтының фәлсәфә һәм дин белеме факультетында укый.

2002 елдан — «Дуслык» мөселман җәмгыяте имамы. Бу вазифада 2009 ел башына кадәр була. 2009 елдан «Украина мөселманнарының диния нәзарәтләре советының» даими әгъзасы булып тора. 2009 елның 25 гыйнварында Киевта Украина мөселманнарының «Умма» диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана.

2011 елдан башлап Коръәнне Украин теленә тәрҗемә итү өстендә эшләүче галимнәрнең эш төркеме составына керә.

2012 елда өченче тапкыр «Умма» диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана. Дини тикшеренүләр һәм халыкара рухи мөнәсәбәтләр үзәге идарәсе әгъзасы[3], Украина дин әһелләре ассоциациясе Донецк өлкә оешмасы әгъзасы.

Корреспондент.net журналы версиясе буенча 2017 елда иң абруйлы 100 украиналы исемлегенә керә[4].

Өйләнгән. Улы бар. Дүрт тел белә: украин, рус, татар һәм гарәп.

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

2014 елның 26 октябрендә Украина халык депутатларын чираттан тыш сайлауларында «Украина — бердәм ил» бөтенукраина сәяси берләшмәсе гомумдәүләт күпмандатлы сайлау округында катнаша. Партия исемлегендә дүртенче була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Муфтій ДУМУ «Умма». ДУМУ «Умма». 2015-02-05 тикшерелгән.
  2. Наши кандидаты. ВПО "Украина - Единая Страна". әлеге чыганактан 2015-02-04 архивланды. 2015-02-04 тикшерелгән.
  3. Правління і команда. Центр релігієзнавчих та міжнародних духовних стосунків. 2015-02-05 тикшерелгән.
  4. Топ-100 влиятельных украинцев в 2017 году, Корреспондент.net (2017-12-22).

Сылтамалар үзгәртү