Тонгада ислам

Тонгада азчылык дине

Тонгада ислам ( тонг. Islam in Tonga, ингл. Islam in Tonga, гарәп. الإسلام في تونغا‎) ― азчылык дине. Фиджи мөселман лигасы(ингл.) мәгълүматлары буенча, 2002 елда Тонга корольлегендә 70 кеше ислам динен тоткан [1][2] [3] бу сан ил халкының (108 мең кеше, 2010 елга) 0,1 % ын [4], Тонгада өстенлекле дин булып торучы христианлыкның төрле формаларын тотучы диндарлар 96 % ын тәшкил иткән [5]. Пью тикшеренү үзәге(ингл.) бәяләвенчә, 2010 елда мөселманнар саны ~ 1000 тирәсе булган [6] Тонга мөселманнары – сөнниләр, шулай ук әхмәдияләр дә бар.

Тонгада ислам
Дәүләт  Тонга
Бу мәкалә Ислам турында
Тонга картада (исп.)
Тышкы рәсемнәр
Тонга мөселманнары фотосурәте.

Тарих үзгәртү

 
Тонга короле сарае. Биредә мөселманнарга җомга намазларын уку өчен Тонга короле Тауфаахау Тупоу IV махсус бүлмә биргән булган

Ислам дине Тонга корольлегендә 1983 елда, тонгалы Фаяз Ману (Fayaz Manu) гаиләсе (хатыны, 6 баласы) белән ислам динен кабул иткәч барлыкка килә. Исламны Тонга утрауларында таратуда Фаяз Ману зур роль уйный. Фаяз Ману Тонга мөселман лигасын (Muslim League Tonga) оештыра һәм аның беренче президенты була. Гыйбадәт кылу һәм җомга намазларын уку өчен Тонга короле Тауфаахау Тупоу IV үз сараенда махсус бүлмә биргән. 2004 елда шәех имам Абдул Фадер (Abdul Fader) Тонгада беренче Ислам үзәген (Islamic Centre) гамәлгә куя. Әлеге үзәк төзелеше өчен җирне ул вакытта Тонга мөселман җәмгыяте президенты булган Мөхәммәд Габдераззак биргән. Ислам үзәгендә намаз бүлмәсе, шулай ук шәех Абдул Фадер балаларны ислам нигезләренә өйрәтә торган мәктәп урнашкан. Ислам үзәге Тонга мөселманнарын Ислам эшчәнлегенә туплаучы булган. 2008 елның июль аенда Тонга мөселман лигасы исеме «Тонга мөселман мөнәсәбәтләре» (Muslim Relation Tonga) итеп үзгәртелә. Оешма президенты итеп Мөхәммәд Габдераззак (Mohammed Abdul Razak) сайлана. Оешманың төп максаты – ислам нигезләрен һәм Коръәнне өйрәнү юлы белән җирле мөселманнар арасында белем дәрәҗәсен арттыру. 2010 елда чит ил иганәчеләре ярдәме белән Тонга корольлегендә беренче мәчет төзелә. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны хөрмәтенә Хәдиҗә мәчете (Al-Khadeejah Mosque, Masjid Khadijah) дип атала [7]. Мәчетнең имамы – Тонганың беренче мөселманы Фаяз Мануның улы Ильяс Ману (Ilyas Manu) [5]. Ильяс Ману Фиджи мөселман лигасы ярдәмендә башта Фиджида, аннары Ливиядәге Ислам җәмгыяте университетында (ингл. University Islamic Society in Libya) укыган. 1992 елда гарәп теле һәм ислам белеме бакалавры дәрәҗәсен алган. Аңа айлык хезмәт хакын Мельбурнда (Австралия) урнашкан Бөтендөнья ислам лигасы (Muslim World League) түли.

2018 елда Хәдиҗә мәчете Гита циклоныннан(ингл.) зыян күргән [8].

Хәзерге заман үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Хәдиҗә мәчетенең Гита циклоныннан зыян күргәч төшерелгән фотосурәте.

Ислам дине Тонга корольлегендә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән һәм аны нибары 100-300 кеше генә тота, аларның 70кә якыны – җирле халык тонгалылар. Ислам диненнән кире христианлыкка кайтучы тонгалылар да очрый. Тонгада ислам динен шулай ук фиджилылар, бенгаллар, пакистанлылар, гарәпләр һәм һиндстанлылар тота. Тонгада бер Ислам үзәге һәм корольлек башкаласы Нукуалофа шәһәрендә(ингл.) урнашкан Хәдиҗә мәчете бар. Шәех имам Абдул Фадер (белеме буенча математика укытучысы) Тонга мөселман җәмгыятенең рухи лидеры булып тора. Ул Тонгада 1980-еллардан яши, ислам динен кабул иткән тонгалы хатын-кызга өйләнгән, җиде баласы бар. 2004 елга кадәр Яңа Зеландиядә һәм Австралиядә эшләгән [9].

Тонга мөселман өммәте чит илләрдән (Согуд Гарәбстаны, Ливия, Фиджи) шактый ярдәм, шул исәптән, финанс ярдәме, ала [5].

Тонганың мөселман җәмгыяте (Tongan Muslim community) Тонгатапу(ингл.) утравында мөселман һәм мөселман булмаган балаларга, бигрәк тә ятимнәргә хезмәт күрсәтәчәк яңа өч катлы интернат-мәктәп төзү өчен 2007 елда Якын Көнчыгышта (Согуд Гарәбстаны, Катар) акча җыя. Апрель аенда ачылган мәктәп Тонганың мәктәп программасын да үтәргә тиеш, әмма өстәмә рәвештә, вариант буларак, гарәп телен һәм исламны өйрәнү дәресләрен тәкъдим итә. Мәктәптә балаларны әлеге дәресләрне укырга яки ислам динен кабул итәргә мәҗбүр итмиләр[10].

Билгеле мөселманнар үзгәртү

 
Офа Таунгафаси(ингл.), регбичы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Abdul Majied. Fiji Muslim League Situation Report: Tonga & Samoa
  2. Heeding the call to prayer in a region that reveres the pig. The Sydney Morning Herald (2007-09-08). 2018-09-09 тикшерелгән.
  3. Fiji Muslim League situation report: Tonga and Samoa. Fiji Muslim League (5 July 2002).
  4. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 9 сентябрь 2018 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 5,2 Ислам в Королевстве Тонга | Islam.plus. islam.plus. 2020-04-26 тикшерелгән.
  6. Table: Muslim Population by Country. Pew Research Center (27 January 2011).
  7. Sasongko, Agung. Jejak Islam di Tonga (индон.), Republika (18 April 2019).
  8. Support the Repair of Masjid al-Khadeejah in Tonga..
  9. Jejak Islam di Tonga (Тонгада ислам эзләре). republika.co.id, 18.04.2019(индон.)
  10. Plans for a Muslim school in Tonga, Radio New Zealand International (24 April 2007).