Татар аты

җирле ат токымы

Татар аты яки казан аты (рус. татарская лошадь, казанка, татарка[1][2]) — Татарстанда 2018 елда чыгарылган җирле атлар токымы.

Татар аты
Нигезләнү датасы 2018
Сурәт
Масса 474 килограмм
Чыгыш иле  Татарстан
Биеклек / буй 146 сантиметр

Тарихы

үзгәртү

Татар атлары безнең эраның беренче меңьеллыгында ук билгеле булган. Алар турында борынгы кытайлар тарихи чыганакларда «күк атлары» дигән язмалар калдырган, чөнки бу атлар ул вакыттагы башка атлардан гадәти булмаган төсләре белән аерылып торган. Алар, нигездә, алтын ком гәүдәле, ак яллы һәм ак койрыклы булганнар. Мондый төсле офыктан каршыңа йөгергәндә кояш чыгуны хәтерләткәннәр, шуңа да аларга карата «күк атлары» исеме таралаган.[3]

Тарихи чыганакларда шулай ук 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100—120 км араны үтәргә сәләтле татар атлары чыдамлыгы билгеләп үтелә. Бу турыда борынгы татар ханы Багадурның күрше халыклар найманнар, тунгуслар һәм кытайлар белән дусларча яшәр өчен, аларга үзенең иң яхшы атларын бүләк итәргә яратуы, көнгә 1 мең ли (100—120 км) узарга сәләтле булуы турында язмалар сакланып калган. Бу атларның югары үрчүем бирүгә, кызуга һәм салкынга каршы торулары да билгеле.[3]

Казан губернасында XX гасыр башында, Октябрь революциясенә кадәр һәр бай татар-крестьян ишегалдында 1-2 баш татар аты булган. Ул вакыттагы атлар турында тарихи фото сакланган. Ләкин 1930 елдан соң һәм сугыштан соңгы чорда колхозларда һәм совхозларда саф татар атларын табу кыен була, чөнки алар башка, нигездә, рус токымнары белән кушылганнар.[3]

Татарстан Республикасында XXI гасыр башында татар атларын торгызу проблемасы тарихчылар, ат үрчетүчеләр һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан актив тикшерелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда әлеге мәсьәләне өйрәнү һәм татар токымлы атларны торгызу проблемасын чишү өчен комиссия төзелә. Куелган проблеманы чишү өчен әлеге эш кысаларында татар токымына охшаган атларны эзләү буенча экспедиция тикшеренүләре уздырыла. Татарстан Республикасының аерым районнарында, Башкортстан, Төньяк Казакъстан, Оренбург, Алтай һәм Чиләбе өлкәләрендә андый атлар табылган. Шулай итеп татар атларының башлангыч популяциясе барлыкка килә.[3]

Татар токымлы атлар үрчетү белән 2005 елда Татарстанда шөгыльләнә башлыйлар, ә 2018 елның 4 декабрендә бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә рәсми рөхсәт бирелә.[4]

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре хезмәте нәтиҗәсендә 2018 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының селекция казанышлары буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан яңа «татар аты» токымына 10037 (2019) номерлы патент бирелә.[5] Комиссия Лениногорск районыннан Фәрит Нәбиуллин хуҗалыгында һәм Әлки районыннан Фәнис Бакиров КФХда татар токымлы атларның хуҗалыкта файдалы булуына экспертиза үткәрә. Шуннан соң «татар токымлы атларны селекция казанышы буларак куллануга рөхсәт» дигән акт төзелә.[4]

Татар токымлы атлар уртача зурлыктагы җирле токымнар төркеменә керә (җилкәсе биеклеге 145—146 см), уртача зурлыктагы гәүдәсе (тере авырлыгы 470—475 кг; гәүдәсе озынлыгы 152—153 см), күбесенчә сары төсле булалар (74 %, гәүдәсе алтын ком төсендә, ялы һәм койрыгы ачыгырак яки шул ук төстә була), хайваннарның бер өлеше (26 %) болан төсенә ия, ягъни гәүдәсе, башы һәм аяклары чабыш буыннарына кадәр сары төстә, ә ялы, койрыгы һәм аякларның аскы өлеше кара яки караңгы төстә була, аркасы буенча койрык тамырына кадәр кара төсле сызык уза.[6] Татар атлары төрле эштә кулланыла ала. Үрчетү рентабельлелеге — 22-25 %. Хәзерге вакытта бу токымдагы атлар саны 1100 баш тәшкил итә, алар бер племрепродукторда, ике оригинатор хуҗалыкта һәм 5 товар хуҗалыгында асрала. Татар токымнарын үстерүче хуҗалыклар саны ел саен арта бара.[6]

Кыяфәте

үзгәртү

Татар аталары күбесенчә сары төстә була (79 %), хайваннарның бер өлеше (21 %) болан төсендә. Кайбер атларның (23 %) әле маңгай өлешендә өстәмә төсле билгесе була, алар, нигездә, төрле йолдыз формаларында очрый. Татар токымлы атлар тыгыз һәм нык тәнгә, башка токымнар белән чагыштырганда уртача зурлыкка ия. Алар тәбәнәк, ана атларның җилкәгә кадәр биеклеге — 146 смга кадәр, гәүдә озынлыгы 152,9 см, тере масса буенча алар урта авырлыктагы токымнар төркеменә керәләр.[3]

Бу атның үзенчәлекләре[7]:

  • авырлыгы — 330—474 килограмм;[3]
  • биеклеге (җилкәсенә кадәр) — 130—146 см;[3]
  • аяклары уртача озынлыкта;
  • профиле туры;
  • башы зур;
  • колаклары туры;
  • Төсе — куе алтын, алтын, коңгырт, ак җаллы һәм ак койрыклы.

Башкорт атыннан аермасы

үзгәртү

Татар атына иң охшаш токым булып башкорт аты тора. Татар атларының охшаш башкорт токымыннан аерып торган билгеләренең берсе булып сары (79 %) һәм болан (21 %) төсендәге хайваннарның атлар арасында өлеше югары булу. Охшаш токымда бу төсләр сирәк очрый, башкорт атларының киң таралган төсләре булып туры төс, җирән, кола һәм соры төсләр булып чыга, татар атларында бу төсләр бөтенләй очрамый диярлек.[3]

Татар атлары башкорт атларыннан тышкы яктан да, тән төзелеше белән дә аерылып торалар. Татар токымлы атлар тән озынлыгы һәм биеклеге буенча зуррак, зуррак тере массага да ияләр. Алар башкорт атлары белән чагыштырганда башка төрле баш формасы һәм зурлыгы белән, муенның уртача үсеше белән аерылып торалар. Аларның аяк-буыннары арасында да аермалар бар.[3]

Татар атларында сөт билгеләре, башкорт атлары турында яхшы сөт атлары буларак кабул ителгән карашларга карамастан, яхшырак чагылган.[3]

Ике токымда да ит сыйфатлары бер үк дәрәҗәдә яхшы чагыла, аларның сугым чыгу 52%-тан артып китә.[3]

Саннары

үзгәртү

Бүгенге көндә татар токымлы атлар үрчетү белән Татарстанның Лениногорск, Әлки һәм Теләче[8], Балык Бистәсе[9], Биектау[10], Саба[11] муниципаль районнарында шөгыльләнәләр.

2019 елның 1 апреленә Татарстанда татар токымлы атлар саны 414 баш тәшкил иткән.[12] 2020 елның март аена Татарстанда барлыгы 646 баш татар аты исәпләнгән, ә 2022 елның 1 февраленә татар атының баш саны 875 булган.[13]

3 хуҗалык оригинатор булып тора: Лениногорск районыннан ИП «Нәбиуллин Ф. М.», Әлки районыннан КФХ «Бакиров Ф. Р.» һәм Теләче районыннан «Гыйниятуллин С. Ш. ис. племрепродуктор».[14][13]

Мәдәнияттә

үзгәртү

Барлык төрки халыклар, шул исәптән татарлар тормышында да ат хәрәкәтләнү чарасы буларак кына түгел, ул азык чыганагы да булып тора, элек хәрби эштә дә актив кулланылган. Атның кеше белән мөнәсәбәте борынгы заманнардан ук күзәтелә. Ат образы борынгы ышанулар белән бәйле, аеруча тотемизмга, табигатьнең берәр предметы яки феномены белән кешенең гадәттән тыш бәйләнешенә ышануда чагыла.[15]

Тубыл-Иртыш татарларында, Идел буе татарларында да, сары атлар турында җырлар очрый. Татар җыр шигъриятендә атлар еш кына су янында, биек тауларда һәм кара урманда сурәтләнә. Алар күк белән җир, җир һәм җир асты яки су асты дөньясы, җирнең уртасы белән җир чите арасында арадашчы булып тасвирланган. Ат илаһлар билгеләгән урынга җанга юл күрсәтүче булып саналган.[15]

Татар халык фольклорында ат образы башкаларга каршы куела: игелекле персонажлар (батырлар) атларда йөргән, эпоста ат — дус, киңәшче һәм баһадир ярдәмчесе, күчмә халыклар әдәбиятында ул явыз көчләрне куркытучы хайван, рухны һәм сәламәтлекне ныгытучы, кайгы хәбәрчесе булган.[16]

Татар токымлы атлар «Зөләйха күзләрен ача» тарихи фильмында төшереләләр: төп герой Кремльгә татар атында бара.[8]

2016 елдан[17] ел саен май аенда Лениногорск районында уза торган ат чабышы бәйгесендә татар ат токымы да катнаша башлаган.[18] 2019 елны спортның милли төре булган аударыш — атларда көрәш буенча беренче Татарстан чемпионаты уздырыла.[13][19]

2022 елның 21 сентябрендә Арча районы Яңа Кырлай авылында татар атлары катнашында «Ат көне» бәйрәме уздырылган.[20]

Әдәбиятта

үзгәртү

2019 елның көзендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы атлар турында «Татар аты» китабы дөнья күрә.[13][21][22]

Татар атлары рус язучылары Александр Пушкинның 1836 елда язылган «Капитанская дочка» әсәрендә, Владимир Короленконың 1899 елда язылган «Марусина заимка» әсәрендә искә алыналар.[23]

Бүләкләр

үзгәртү

Татар токымлы атлар 2019 елның 8-10 октябрендә «Алтын көз — 2019» Бөтенроссия күргәзмәсендә (Мәскәү шәһәре) күрсәтелә һәм «I дәрәҗә Диплом» һәм «Алтын медаль» белән бүләкләнәләр.[6]

Кызыклы фактлар

үзгәртү

XVI гасырда рус хәрби җайдакларының күпчелеге, чыдамлы татар атларында йөргән.[24]

Мәскәү князе Дмитрий Донской үз хәрби яуларында тиз һәм җиңел йөрешле татар атларын кулланган.[25]

XVI гасырда Мәскәү базарларында казан, әстерхан татарлары елына 30-40 мең татар аты китереп сатканы билегеле. Ел дәвамында көтүлекләрдә йөри торган татар атларын тарпаннарга охшатканнар һәм шотланд понилары белән дә чагыштырганнар.[26]

XVII гасыра башында француз хәрби инженеры һәм картографы Гийом Левассёр де Боплан татар атларын туктамый 20-30 миль чаба ала торган чыдам атлар буларак тасвирлый.[27]

Монгол империясенең Балкан җирләренә яуларында җирле халыклар тарафыннан татар атлары тәбәнәк буйлы, көчле, чыдам булып, дагаланмасалар да тауларда җиңел йөрүләре, туктаусыз озын аралар үтә алулары тасвирлана.[28]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Калып:ВТ-ТСД2
  2. Россия, Экономический отдел, Россия в сельскохозяйственном отношении, Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 Хаертдинов Р. А., Камалдинов И. Н., Закирова Г. М. Создание и использование селекционного достижения — татарская порода лошадей в Республике Татарстан. Казань.
  4. 4,0 4,1 Татарская лошадь официально зарегистрирована в качестве отдельной породы.
  5. Патент на селекционное достижение — татарская порода лошадей.
  6. 6,0 6,1 6,2 Порода лошадей «Татарская».
  7. Татарская порода лошадей.
  8. 8,0 8,1 На приобретение и содержание лошадей породы Татарская можно получить субсидии., archived from the original on 2023-02-07, retrieved 2023-02-07 
  9. Татар атлары үрчетүче фермер Шамил Нәбиуллин: Татарның аты да үзе кебек кире.
  10. Татарские кони. Безертинов Рафаэль. Казань. 2012.
  11. Фермер Ильнар Гарипов: «К лошадям татарской породы надо подходить только с добрыми намерениями».
  12. Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган.
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 «Татарские лошади должны остаться, чтобы о них и через 1000 лет все знали»., archived from the original on 2023-02-07, retrieved 2023-02-07 
  14. Златогривые татарские скакуны. Газета Республика Татарстан., archived from the original on 2023-02-07, retrieved 2023-02-07 
  15. 15,0 15,1 Л. Р. Сурметова. Ведущий персонаж песенной поэзии тоболо-иртышских татар.
  16. Р. X. Шаряфетдинов. Мифопоэтический образ коня как отражение культуры тюркских народов в современной татарской литературе.
  17. «На, бахбай!» яки Лениногорскта татар атлары ярышты.
  18. «Небесные кони» Татарстана: как и зачем возрождают национальную породу лошадей.
  19. Лошади татарской породы и забег на 120 км: в Татарстане состоялись конноспортивные соревнования.
  20. В селе Новый Кырлай прошёл праздник День Коня: привезли порядка 150 лошадей из 11 регионов страны.
  21. В Татарстане увидела свет книга о татарской породе лошадей.
  22. Презентация книги «Татар атлары».
  23. Цитаты из русской классики со словосочетанием «татарские лошади».
  24. В. В. Пенской. Военное дело Московского государства. От Василия Темного до Михаила Романова. Вторая половина XV — начало XVII в. / В. В. Пенской — «Центрполиграф», 2018. 188 с. С.13
  25. А. Е. Герасимов. Лошади. «ВЕЧЕ». 2000. 124 с.
  26. Паншин А. В. История города Екатеринослава. Книга первая. Монастырское урочище / А. В. Паншин — «Издание книг ком», 2016. ISBN 978-5-91775-286-0
  27. А. В. Тюрин. Как создавалась Россия. Русский фронтир. Изд. Питер. 2012. 384 с. ISBN 978-5-459-01655-0
  28. В. Г. Ян. К «последнему морю». 1955. 298 с. ISBN 978-5-08-005233-0

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Р. Н. Безертинов Китай и кочевой мир / Р. Н. Безертинов. — Казань: Изд. «Слово», 2011—208 с.
  • С. М. Буденный Книга о лошади / С. М. Буденный [и др.] — М.: Изд. «Госсельхозиздат», 1959. — т. III.
  • Инструция по бонитировке лошадей местных пород. — М.: МСХ РФ, 2003. — 30 с.
  • Н. Мулладжанов. Татарские кони / Н. Мулладжанов // Звезда Поволжья. −2010. — С. 38.
  • Кармышева Б. X. К вопросу о культовом значении конных игр в Средней Азии // Прошлое Средней Азии: археология, нумизматика и эпиграфика, этнография. — Душанбе : Дониш, 1987. — 272 с.
  • Беленицкий А. М. Конь в культах и идеологических представлениях народов Средней Азии и евразийских степей в древности и раннем средневековье // Ранние кочевники: краткие сообщения КСИА. Вып. 154.-М. : Наука, 1978.