Аударышатларга утырып көрәшү стилендәге спорт уены. Төрки халыклар уены борынгы бабаларда киң таралган булган. Хәзер Урта Азиянең кайбер илләрендә генә (кыргызларда — «оодарыш», казакъларда — «аударыспақ») сакланып калган.

Аударыш
Тышкы рәсемнәр
Татарстан чемпионатыннан фотосурәтләр.

Максаты үзгәртү

Уенның максаты — уенчыларга (җайдакларга), ат өстендә булып, берсен-берсе төртеп, тартып ат өстеннән җиргә аударып төшерү. Уенда ат өстендә оста утырып, ат белән кыю идарә итү дә, билбау белән көрәш алымнарын оста итеп куллана белү дә таләп ителә. Ярышта иң мөһиме — дөрес утырырга һәм атта үзеңне дөрес тота белергә кирәк.

Татарстан чемпионаты үзгәртү

2019 елның 5 октябрендә Лениногорск районының Югары Каран авылы янындагы «Алмакай» ат утары территориясендә аударыш буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты уздырыла. Әлеге ярышлар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Лениногорск районы җитәкчелеге ярдәме белән татар токымлы атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән шәхси хуҗалыгы мәйданында оештырыла. Бәйгедә Татарстан районнарыннан (Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе, Лениногорск), Алтай Республикасыннан делегацияләр катнаша.

Ярышларның баш хөкемдары — Ербол Бердимурат улы Бердильбаев («Этноспорта» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты (2019 елның 19 мартыннан)[1], Алтай Республикасы).

2024 елның март башында Әлмәт районының Тайсуган авылында ат өстендә «Аударыш» ярышы узган. Анда Башкортстан, Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнарыннан якынча 30 ир-егет катнашкан[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү