Башкорт аты

Башкорт аты (баш. башҡорт аты) — урман һәм дала төрләреннән килеп чыккан Башкортстанда үрчетә торган җирле атлар токымы. Кымыз һәм ит өчен асрыйлар. Җилкә биеклеге 142–143, гәүдә кыек озынлыгы 144–145, күкрәк колачы 178–180, уч колачы 18,5–20 см. Тереләй авырлыгы 420–460 кг. Сөт бирүчәнлеге 1720–2010 л.

Башкорт аты
Сурәт
Чыгыш иле Flag of Russia.svg Россия
Commons-logo.svg Башкорт аты Викиҗыентыкта

Башкорт аты сугыш аланындаҮзгәртү

Башкорт аты 1812 елгы Ватан сугышында һәм Бөек Ватан сугышында башкорт-мишәр гаскәрләре сафында хезмәт иткән.

Башкорт аты кыю, тәвәккәл, тырыш, чыдамлы, күндәм, хуҗасына ышанучан. Өйрәтүгә тиз күнегә. Бу сыйфатлары аша ул югары бәяләнә. Озак вакытлар йөгереп юргалап бару сәләте 1812 елгы Ватан сугышы вакытында уңай билгеләнелә. 112-нч Башкорт атлы дивизиясе башлыча башкорт атлары белән тулыландырылган була.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.