Стәрлетамак кантоны

(Стәрлетамак кантуны битеннән юнәлтелде)

Стәрлетамак кантоны (баш. Стәрлетамаҡ кантоны, рус. Стерлитамакский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920[1][2]—1930 елларда гамәлдә торган.

Стәрлетамак кантоны
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Стәрлетамак

Нигезләү датасы

5 гыйнвар 1921

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны  (1926)

429 490 кеше

Мәйдан

18 854 км² (1922),
5943 квадратная верста (1920)

Үзәге Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан булган.

Җәгърафик урнашу үзгәртү

Стәрлетамак кантоны Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан булган; төньяк-көнбатышта Бәләбәй кантоны белән, төньякта — Уфа кантоны белән, төньяк-көнчыгышта — Тамьян-Катай кантоны белән, көньяк-көнчыгышта — Җылаер кантоны белән, ә көньяк-көнбатышта — Ырынбур губернасы белән чиктәш булган.

Тарих үзгәртү

Стәрлетамак кантоны 1921 елның гыйнварда Кече Башкортстан составында барлыкка килгән; аның составына элекке Бәләбәй өязенең 2 олысы, Стәрлетамак өязенең 17 олысы, Табын кантонының 13 олысы, Уфа өязенең 1 олысы һәм Юрматы кантонының 14 олысы керде.

1922 елда Уфа кантоны составына Кәлчер-Табын һәм Меркетле олысларының 11 авылы, ә 1924 елда — Дуван-Табын, Кырмыскалы һәм Терекле олыслары күчерелгәннәр.

1922 елда Бәләбәй кантоны Әлшәй, Дәүләкән, Җилләр, Кыргыз-Миякә олысларының һәм Җылаер кантоны Бөрҗән һәм Куергазы олысларының 47 авылы Стәрлетамак кантоны составына кертелгән.

1927 елда Мораптал олысының өлеше Ырынбур губернасы составына кертелгән, ә 1929 елда Урта Идел өлкәсе Ырынбур округы Дәүләткол, Мәкъсүт һәм Иске Аллабирде авыллары кантон составына күчерелгәннәр.

1930 елның 20 августында Стәрлетамак кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Бөрҗән (өлешчә Арыслан һәм Макаровр олыслары), Верхотор (Верхотор, өлешчә Азнай, Арыслан, Җиргән һәм Мәләвез олыслары), Карагыш (өлешчә Җиргән, Калкаш һәм Фёдоровка олыслары), Кыргыз-Миякә (өлешчә Калкаш һәм Усылы олыслары), Красноусол (өлешчә Борын, Кәлчер-Табын, Красноусол, Макаровка һәм Яңа Канаш олыслары), Мәләвез (Мораптал, өлешчә Җиргән, Куергазы, Мәләвез һәм Фёдоровка олыслары), Морак (өлешчә Арыслан һәм Куергазы олыслары), Яңа Карамалы (Өршәкмин, өлешчә Кәлчер-Табын, Яңа Канаш һәм Усылы олыслары), Петровское (өлешчә Азнай, Арыслан, Ашкадар, Борын һәм Макаровка олыслары), Стәрлетамак (өлешчә Азнай, Ашкадар, Җиргән, Калкаш һәм Усылы олыслары) административ районнары составына кертелгән.

Административ бүленеш үзгәртү

  • 10 февраль 1923 — 16 олыс.
  • 15 декабрь 1924 — 14 олыс.

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 429 490 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 31 453 кеше.[3]

Милли состав (1926): руслар — 194 054 кеше (45,2%), татарлар — 89 105 кеше (20,7%), башкортлар — 73 186 кеше (17,0%), чуашлар — 31 463 (7,3%), мордва — 20 046 кеше (4,7%), һ.б.[4]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. И.Г. Петров.. Стерлитамак. 31.12.2021 тикшерелгән.
  2. Стерлитамак // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=266
  4. http://wiki02.ru/encyclopedia/Sterlitamakskiy_kanton/t/13298