Наратлы (Азнакай районы)

Азнакай районында бетерелгән торак рункт (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Наратлы (рус. Наратлы) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Азнакай районы Чалпы авыл советы авыл җирлегенә караган. Соңгы хуҗалык авылдан 1960-елларда күченеп киткән. 1966 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый.

География үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 86 км, Чаллы пристаненнан 92 км ераклыкта урнашкан була. [1]

Яңа торак пунктка Ык кушылдыгы Наратлы елгасының сул ярында, Чалпыдан көньякка 4 км, Камышлыдан көнчыгышка 4 км ераклыкта нарат урманы читендә, тау башында нигез салынган. 1926 елда нигезләнгән Роза авылына (бетерелгән) кадәр 2 км булган. Авыл уртасын чокыр бүлеп торган, чишмәләрдән агып, анда су җыелган. Кое булмаган, чишмә суы эчкәннәр.

Административ бүленеш үзгәртү

1920 елга кадәр Самара губернасы Бөгелмә өязе Тымытык волостена кергән. 1930 елдан ― Тымытык районы Зур Сукаеш, 1935 елдан ― Камышлы авыл советлары, 1958 елдан Әлмәт районы Чалпы авыл советы составында.

Тарих үзгәртү

Яңа торак пункт 1914 елда төзелә башлаган. Аңа Чалпы авылыннан урман аланына күченгән тугыз хуҗалык (Хафиз Әюпов, Шөгаеп Әюпов, Мөхәммәтша Мөхәммәтшин, Фәхразый Сабуров, Хәммәди Мөхәммәдиев, Гәрәй Әхмәтҗанов, Галиулла Галиуллин, Давыт Әюпов, Садретдин мулла хуҗалыклары) нигез салган. Алар җирне крепить итеп алган, шуңа күрә авылның беренче атамасы Креп булган, аннары Наратлы исеме бирелгән.

Авылда мәчет булган (имамнар ― Давыт Әюпов, Садретдин мулла), соңрак манарасын кисеп, икмәк амбары, колхоз идарәсе, соңрак клуб итеп файдаланганнар.

Сугышка кадәр авылда мәктәп булмаган, балалар Чалпыга йөреп укыган. 1944 елда башлангыч мәктәп төзелгән (укытучы Саимә Гыймадиева). Мәктәп бетерелгәч, бина клуб булып калган (клуб мөдире Саимә Локманова).

1920-елларда, яңа икътисад сәясәте (НЭП) вакытында Садретдин мулла кибет тоткан. Садретдин мулланың оныгы Ягъфәр Закир улы ГариповКФУ профессоры.

1930-елларда авылдагы 36 хуҗалыктан «Наратлы» күмәк хуҗалыгы оештырылган. Колхоз рәисе Мөхәммәтхан Мөхәммәтшин һәм Йосыф Әюпов, бер ел эшләп, халыкка икмәк биргәннәре өчен хөкем ителгәннәр. Бер елдан азат ителгән Мөхәммәтхан Мөхәммәтшин кайтып, яңадан колхоз рәисе булып эшли башлаган (ул югында Ирекледән Шакирҗан рәис булып торган). Мөхәммәтхан Мөхәммәтшин сугышка киткәч, Габдрахман Әфләтүнов («мишәр» Мөслименнән), сугыштан яраланып кайткан Мөбарәкша Сабуров рәислек иткән. Игенчелектә бодай, арпа, борчак, киндер, бәрәңге, солы, тары, ясмык, терлекчелектә сыер, сарык, дуңгыз үстергәннәр. Яшелчә бакчасында помидор, кыяр, суган үстереп, халыкка сатканнар. Ютазыга көн дә сигез ат олавы икмәк ташылган.

Бөек Ватан сугышына авылдан 39 кеше киткән, 17 се әйләнеп кайткан.

1953 елда «Ирекле» колхозы (үзәге Ирекле авылы) составына Каенлы Күл, Наратлы, Роза авыллары (барысы дә юкка чыккан), Камышлы авылы («Камышлы» колхозы) керә. [2] Ат сарайлары, сушилкалар, мәктәп бинасы, амбарлар, икмәк киптерү җайланмалары сүтелеп Иреклегә күчерелә. 1959 елдан авыл «Коммунага» колхозы составында (Чалпы авылы), 1961 елда «Коммунизмга» дип үзгәртелә.[2] Районда нефть ятмаларын үзләштерә башлау да Наратлы кебек кече авылларның таралып бетүенә китерә. 1960 елның август-сентябрь айларында авылның 24 хуҗалыгы Иреклегә, калганнары колхоз үзәге Чалпыга, Бөгелмәгә күченә. 1966 елдан соң торак пункт белешмә басмаларда искә алынмый. [1]

Авылның чишмәсе һәм зираты исән. 1990-еллар башында Я. З. Гарипов башлангычы белән авыл зираты койма белән әйләндереп алынган.

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 История деревни Наратлы. Татары без границ
  2. 2,0 2,1 Ирекле. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият үзгәртү

  • Зөлфия Сабурова. Наратлы // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 278-289нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү