Каенлы Күл

Азнакай районында юкка чыккан торак пункт (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Каенлы Күл (рус. Каенлы-Куль) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт. Азнакай районы Чалпы авыл советы авыл җирлегенә караган. Соңгы хуҗалык авылдан 1970-елларда күченеп киткән. 1966 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый.

Административ бүленеш үзгәртү

«Каенлы Күл!»

Шомыртларың әле исән,
Алмагачлар чәчәктә.
Була икән бу дөньяда
Кешеләрсез яшәп тә.
Каенлы Күл! Каенлы Күл!
Йөрим моннан үткәләп.
Чишмәләрең талгын ага,
Кемнәргәдер үпкәләп.
Тик кешеләр яши алмый
Туган җирсез, авылсыз.
Күпме нигез елап ята,
Күреп гыйбрәт алырсыз.
Каенлы Күл! Каенлы Күл!,
Кемнәр сине таратты?
Алар бәлки үкенәдер,
Ә мин сине яраттым.[1]
Илдус Гыйләҗев

1930 елдан Тымытык районы Зур Сукаеш авыл советы, 1956 елдан Тымытык районы Камышлы авыл советы, 1963 елдан Әлмәт районының Чалпы авыл советы, 1965 елдан Азнакай районы Чалпы авыл советы составында. Халкы 188 кеше (1930 ел, татарлар). [2]

География үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 57 км, Яр Чаллы пристаненнән 90 км ераклыкта урнашкан. [2]

Каенлы Күл Ирекле һәм Курай Елга авыллары арасында, Ирекле авылыннан 2 км ераклыкта урман янәшәсендә урнашкан булган. Көнчыгыш ягыннан Җәрми куаклыгы, әзрәк көньяккарак Имән куаклыгы урманнары, көньяктан Азнакайга хәтле илтә торган урман, көнбатыш ягыннан бәрәңге бакчаларына терәлеп торган каен, усак, имән урманы. Төньяктан гына ачык болынлык, уйсулык белән Роза (Васильевка) авылына хәтле көтүлек җирләре булган. Авыл кырыенда тирә-ягында каен агачлары үскән зур булмаган күл булган, шуннан алып авылга «Каенлы Күл» исеме бирелә.[1]

Тарих үзгәртү

Торак пунктка 1919 елда Чалпыдан күчеп утырган 35 хуҗалык нигез салган. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Соңрак Сукаеш, Сөләй авылларыннан да күчеп килүчеләр була.[1]

1931 елда авылда иң элек «Иркен» исемле ширкәт оеша, 72 көннән соң «Каенлы Күл» күмәк хуҗалыгы барлыкка килә (беренче рәисе Бәдретдин Шәйхетдинов). Авылның 4 еллык башлангыч мәктәбе, кибете, клубы, тегермәне булган. Агач клуб Чалпыда сүтелгән иске мәчет бүрәнәләреннән төзелгән, бер башында колхоз идарәсе урнашкан булган.[1]

Авылда сугышка кадәр 1-4 класс балалары укырлык башлангыч мәктәп эшләгән. Аннары балалар Чалпыга йөреп укыган. [3]

Колхозның 700 га сөрүлек җире булган. Күмәк хуҗалык үз көче белән сыер, бозау, сарык фермалары, атлар торагы, ашлык саклау амбарлары, ашлыкны киптерү-суктыру өчен ригалар төзегән, тимер алачыгы, умартасы булган. Каз, тавык, дуңгыз үстергәннәр.[1]

Авыл уртасыннан чишмә аккан, чишмә аркылы йөрер өчен 3 урында такта күпер салынган. Сугыш алдыннан икмәк тапшыру буенча «Каенлы Күл» районда 1нче урын алган. Икмәкне Ютазыга, авыллар аша, туры юлдан 40-50 чакрым узып, атлар белән ташыганнар. Икмәк тапшыру бригадасы белән Мөбәрәкша Гәрәйшин җитәкчелек иткән. «Каенлы Күл» бөтен тирә-якка яхшы иген уңышы, терлекчелек фермасында югары артымнар белән дан тота. Биредә атаклы тимерчеләр, балта осталары яшәгән. [4]

1941 елда Бөек Ватан сугышына авылдан 42 ир-егет алына, 28е кире әйләнеп кайтмый (шуларның берсе ― Шакир Габидуллин (1901―1945, Польшада үлгән) [5]). 1942 елның декабреннән Хөмәйрә Мостафа кызы Мостафина (1923 елгы) зенит артиллериясендә телефончы булып хезмәт итә, Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый.[1]

1953 елда «Ирекле» колхозы (үзәге Ирекле авылы) составына Каенлы Күл, Наратлы, Роза авыллары (барысы дә юкка чыккан), Камышлы авылы («Камышлы» колхозы) керә. [6] «Перспективасыз» авылларны бетерү сәясәте башлангач, 1953 елда авыл кешеләре якын-тирә авылларга (беренче чиратта, Камышлыга) күченә башлый. 1970-елларда авыл бөтенләй таралып беткән. 1966 елдан соң белешмә басмаларда искә алынмый.

1984 елда «Чалпы» колхозы рәисе Илдус Сабир улы Гыйләҗев ярдәме белән баганалар утыртып зиратны әйләндереп алганнар. 2006 елда Ирекле Сабан туе көнне авылдашлар очрашуында сөйләшеп, зиратны яңа баганалар белән әйләндереп алалар.[1]

Шәхесләр үзгәртү

  • Шәфыйк Мөбәрәкша улы Гәрәйшин (1931), Татарстан АССР атказанган транспорт хезмәткәре (1991).
  • Хаҗиша Сәетша улы Гәрәйшин (1934), Татарстанның атказанган нефтьчесе (1993).
  • Гайсә Гата улы Әхмәтов (1947), Россия Федерациясенең мактаулы энергетигы (2000). [7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 256-275нче бит
  2. 2,0 2,1 История деревни Каинкуль (Каен Күл). Татары без границ
  3. Чалпы. Татарская энциклопедия TATARICA
  4. Деревня моя, деревянная, давняя… Азнакаевский муниципальный район, 18.12.2009(рус.)
  5. Каенлы-Куль. Мемориал Великой Отечественной войны(рус.)
  6. Ирекле. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  7. Чалпы // Язмышыбыз Азнакай ― наша судьба (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2014, 378-397нче бит.

Әдәбият үзгәртү

  • Каенлы Күл // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 256-275нче бит.

Моны да карагыз үзгәртү