Урсай Ключ

Азнакай районында юкка чыккан торак пункт (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Урсай Ключ (рус. Урсай Ключ) ― Татарстан АССР Азнакай районы Карамалы авыл советына караган [1], 1982 елда юкка чыккан (таралган) торак пункт (авыл).[2] Рәсми мәгълүматларда һәм белешмәлекләрдә 2002 елдан соң телгә алынмый.[3]

География

үзгәртү

Татарстанның хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 19 км ераклыкта, Азнакай ― Ютазы юлының уналтынчы чакрымында, уңга таба иске юлдан (урман буеннан) 1,5 км көнбатышта урнашкан булган. Авылның ике ягы урманга терәлеп торган. Төньяктан тоташтан катнаш урман белән капланган. Авылны җил-бураннардан көньяк-көнчыгышта урнашкан бердәнбер биеклек – Биек тау саклап торган. Авылның ике урамы булган. Авыл урамы буйлап, Чишмә башыннан ерып төшерелгән ерганак – Чишмә елгасы һәм инеш аккан.

Административ бүленеш

үзгәртү

«Динамо»

Ярты гасыр тагын шаулый-шаулый
Яшәр идең әле кимендә.
Күзгә күренеп ботакларың корый,
Ташладык та киттек...сине дә.
Тозлы судан кибә тамырларың,
Толымнарың иртә сүтелде.
Авылдашлар, авыл таралганын
Күңел гафу итми түгелме?
Булса икән тозлы суда гына
Бөтен хикмәт. Түгел, түгел лә...
Көюләрең өчен сагышларда
Гаеплеләр күбәү...үзем, үзем дә!
Шәһәр ышыгында ярты җаным,
Шәфәкъләргә карыйм таш йорттан.
Кое белән бергә, каенкаем,
Сез киптегез безнең юклыктан.
Күзләремә туры карама әле,
Бөтен үпкәләрең миңамы?
...Ташлап сандугачлы аланнарны,
Таралды шул инде «Динамо»....
Фәһим Шәймәрданов. 1992

1922 елдан Татарстан АССР Бөгелмә кантоны, 1930 елдан — Тымытык районы Бәйрәкә авыл советы, 1931 елдан — Азнакай районы Карамалы авыл советы, 1963 елдан — Әлмәт, 1965 елдан – Азнакай районнары составында. [4] Халкы – 179 кеше (1931 ел, татарлар), 122 кеше (1956 ел, татарлар).

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[6]

Демография

үзгәртү
Халык[3]
1931 1956 1982
179 122 0

Төп халык – татарлар.

Урсай Ключ авылына Татарстан АССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Азнакай районы) Карамалы авылыннан аерылып чыккан гаиләләр нигез салган. Күченү 1921 елда башланган һәм берничә ел дәвам иткән. Яңа торак пунктка нигез салынганчы, бу җирләр Карамалы авылының көньяктагы иң ерак биләмәсе саналган, аның янәшәсендә Александр Саватеев, Дәүләтбай Дәүләтшин, Николай Ильин, Петр Бобров кебек татар һәм рус байларының Октябрь революциясеннән соң әкренләп юкка чыккан хуторлары булган. Авылга исемне руслар биргән булырга мөмкин.

1930-елларда авыл, нигездә, күчеп килүчеләрнең өйләнеп, башка чыккан балалары исәбенә үсә.

Мәҗбүри күмәкләштерү башлангач, 1931 елда авылда 35 хуҗалык, 179 кешене берләштергән «Динамо» күмәк хуҗалыгы төзелә (беренче рәис Закир Солтанов). Күмәк хуҗалык, башлыча, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, аның 510,6 (икенче күрсәткечтә: 790) га җир мәйданы, 46 эш аты, су тегермәне була. Себергә сөрелгән яки юк ителгән хутор байларының милке, авылга алып төшеп, мал-туар абзарлары, колхоз конторасы, клуб итеп корыла.

1920-еллар ахырында авылда мәчет төзелә (беренче имамӘгерҗе авылыннан Сәях мулла Сафиуллин; беренче мәзинБәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлаган Габдрәсүл Галимов (Айчуаков)).

Бөек Ватан сугышына авылдан 39 ир-егет алына (шулардан 23 е яуда ятып кала, берсе – 1903 елгы Абдуллин Хәмидулла Абдулла улы, 1944 елда Эстониядә һәлак булган).[7]

Башлангыч мәктәп 1943 елда ачыла (беренче укытучылар Гашүрә Гаязова, Мөтәвәрига Газизова). Аңа кадәр балалар дүрт сыйныфны Таллы Бүләккә, бишенчедән җиденчегә кадәр Карамалыга йөреп укыган. 1960 елның 1 сентябренә Бәләкәй урамда яңа мәктәп бинасы төзелгән. 1970 елда мәктәп ябыла, бинасын Карамалыга күчереп салалар.

1961-1962 елларда авыл тулысынча электрлаштырыла. 1950-елларда авылда яңа дүртпочмаклы агач йортта кибет ачылган, аңа кадәр кибет колхоз идарәсе булган бинаның подвалында булган. 1967 елда авылда яңа клуб бинасы төзелә.

Авылда ат, бозау, сарык, тавык (чеби) фермалары, карлыган, чия, алма, кыяр, помидор, кәбестә үстерә торган җиләк-җимеш бакчасы, умарталык булган. Колхоз басуларында арыш, бодай, арпа, тары, карабодай, мәк, горчица, киндер үстерелгән.

1950 елда «Динамо» күмәк хуҗалыгы Карамалыдагы Киров исемендәге колхозга кушыла, бригада булып кала. 1970 елда «Динамо» бригадасы «Таллы Бүләк»кә кушыла. Авылдагы атлар, тана-бозау, сарыкларны Таллы Бүләк бригадасына күчерәләр. Фермалар җимерелә. 1980-1981 елларда кибет, клуб ябыла. Халыкка эш бетә. Авылны ташлап, башка җиргә күченеп китү күмәк төс ала. 1982 елның җәй-көзендә, иң соңгылардан булып, Фәгыйлә Латыйпова, Мәрфуга һәм Мирмәгъсүм Хәсәншиннар, Әкрәмниса белән Малик Абдуллиннар гаиләләре Карамалыга күченә.

Шәхесләр

үзгәртү
  • Наил Малик улы Абдуллин (1952), 1987 елдан ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
  • Әлфия Мәкәрим кызы Галиева, ТР ФА Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты.[8]
  • Нәсим Рәсим улы Гәрәйшин(1956), запастагы полковник (Азнакай).
  • Нәсимә Рәсим кызы Фазлыева (Гәрәйшина, 1960), 1987 елдан ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
  • Расих Рәсим улы Гәрәйшин(1962), запастагы майор (Калининград).

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Наил Абдуллин. Урсай Ключ // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 72-105нче бит.
  • Наил Абдуллин. Урсай Ключ - бәллүр чишмәм. Азнакай, 2011.

Моны да карагыз

үзгәртү