Миргазиян Крымов

гвардия полковнигы

Миргазиян Крымов, Миргазиян Галиулла улы Крымов (Крыймов[1]) (1891 елның 7 апреле, РИ, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Мөэмин Каратай1945 елның 15 апреле, ЮСФҖ, Сербия, Воеводина, Сомбор) ― совет хәрби эшлеклесе һәм педагог, гвардия полковнигы, 127нче Кызыл Байраклы Кутузов орденлы укчылар дивизиясе командиры.

Миргазиян Крымов
Туу датасы 7 апрель 1891(1891-04-07)
Туу урыны РИ, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Мөэмин Каратай
Үлем датасы 15 апрель 1945(1945-04-15) (54 яшь)
Үлем урыны ЮСФҖ, Сербия, Воеводина, Сомбор
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән дивизия
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыКызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены
Богдан Хмельницкий ордены «Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә XX ел» медале

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1891 елның 7 апрелендә Самар губернасы Бөгелмә өязе (Татарстанның хәзерге Лениногорск районы) Мөэмин Каратай авылында мулла гаиләсендә туган. 1893 елда әтисе Галиулла Идиятулла улын (Татарстанның хәзерге Азнакай районы) Мәндәй авылына указлы мулла итеп җибәрәләр. Башлангыч белемне Миргазиян әтисе мәдрәсәсендә ала. 1905-1911 елларда Казанда яши. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган (1911). 1911–1915 елларда Минзәлә өязендә земство мәктәбе укытучысы булып эшли.

1915 елда Россия армиясенә алына. Тифлистә 2нче прапорщиклар мәктәбен тәмамлаган (1916). Чиләбе шәһәрендә 109нчы запас пехота полкында хезмәт итә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң – Чиләбе Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты әгъзасы, хәрби гарнизон башлыгы. Октябрь революциясе вакытында Совет хакимияте ягында Чиләбе оборонасы белән җитәкчелек итә. Ул Чиләбедә большевикларның хакимиятне яулап алу барышында зур роль уйнаган Урал татар-башкорт аерым мөселман революцион батальонын (800 кеше) формалаштыру белән җитәкчелек итә. Крымов шәхесенең каршылыгы шунда, ул революцион идеяләр белән генә түгел, панисламчыл республика булдыру идеясе белән дә кызыксына. 1918 елның февраль – март айларында Уфада була, Милли җыен һәм Хәрби шураны тыюда катнаша. Аның җитәкчелегендәге Кызыл гаскәриләр 2нче мөселман полкын тар-мар итә.[2]

1917–1918 елларда сул эсерлар(рус.) партиясе әгъзасы, 1918 елның ахырында РКП(б) сафларына керә. Гражданнар сугышында катнаша. Әсирлеккә эләгә, әмма лагерьдан кача һәм Кызыл гвардия отряды җитәкчелегендә Екатеринбургка килә. 1918–1919 елларда ― Хәрби эшләр буенча Халык комиссариаты каршындагы Мөселман хәрби коллегиясенең хәрби бүлек мөдире (Мәскәү). Казанда Мөселман пехота командирлары курсларын оештыруда катнаша, Казан, Сарапул, Чиләбе, Акмулла ныгытылган районнары штабында командир вазифаларын башкара. 1920-1921 елларда ул 175нче һәм 103нче бригадалар штаблары башлыгы вазыйфаларын башкара. 5нче армиянең экспедиция корпусы штаб башлыгының оператив бүлек буенча өлкән ярдәмчесе була, Монголиядә барон фон Унгерн гаскәрләренә каршы сугышкан.

М. В. Фрунзе исемендәге академиянең төп курсын (1921-1924) һәм көнчыгыш факультетын (1924-1926) тәмамлаган. Татар һәм рус теленннән тыш, инглиз, фарсы һәм төрек телләрен белгән. 1926-1932 елларда Кызыл армия Разведка идарәсе карамагында: Төркиягә махсус бурыч үтәргә җибәрелә, биш ел буена СССРның Төркиядәге сәяси вәкиллеге каршындагы атташеның аппарат хезмәткәре. 1931 елның мартыннан ноябренә кадәр – Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка идарәсе башлыгы Минзакир Әпсәләмовның урынбасары. 1932 елның мартыннан – әлеге идарәнең башлыгы, 1933–1935 елларда штаб башлыгы, полковник (1935), ТАССР ҮБК исемендәге 1нче Казан укчы дивизиясенең командиры. 1935 елның 16 февраленнән 19нчы укчы корпусның штаб башлыгы ярдәмчесе. 1935–1942 елларда педагог: М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә гомуми тактика кафедрасы җитәкчесе.

1938 елның 1 августында Оборона халык комиссары боерыгы белән 43нче маддәнең «б» пункты буенча запаска җибәрелә, 1939 елда «троцкизм тарафдары булуы һәм үзенең социаль чыгышын яшергәне өчен» партиядән чыгарыла (1944 елның сентябрендә партиядә торгызыла). Хәрби хезмәттән җибәрелгәч, Мәскәүнең Москворецкий районында И. В. Сталин исемендәге Мәскәү корыч институтында хәрби кафедра укытучысы һәм военрук булып эшли. Үз хокукларын һәм гаделлекне торгызу өчен көрәшеп, 1939 елда «эштән җибәрү» турындагы 43нче маддәнең «б» пунктын «запаста калдыру» турындагы 43 нче маддәнең «а» пунктына үзгәрттерүгә ирешә. Кызыл Армиянең Югары хәрби гидрометеорология институтында тактика кафедрасы өлкән укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында

үзгәртү

1942 елның 23 февраленнән кабат Кызыл Армия кадрлары исемлегендә: Көньяк, 1нче һәм 2нче Украина фронтлары составында Бөек Ватан сугышында катнаша. Полковник Крымов – 98нче (1943 елның 16 апреленнән 86нчы гвардия дивизиясе), 387нче, 232нче, 206нчы укчы дивизияләр командиры урынбасары һәм 387нче, 127нче, 38нче укчы дивизияләр командиры.

1945 елның 15 апрелендә Альп тауларында барган сугышлар вакытында һәлак була. Сомбор шәһәрендә (ЮСФҖ,Сербия, Воеводина) чиркәү янында (вариант (беренче күмелгән урыны): Чехословакиянең Самбор шәһәрендә [3] [4] [5]) җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Исеме Сербиянең Воеводина автономияле краена керүче Сомбор шәһәрендәге совет офицерларының туганнар каберлегенә куелган обелискка уеп язылган. [6]
  • Торез / Чистяково шәһәрендә (Украина / ДХР) аның исемендәге урам бар (ул җитәкләгән 127нче Кызыл Байраклы Кутузов орденлы укчылар дивизиясе 1943 елның 2 сентябрендә шәһәрне азат итә). [7]

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Евгения Андреевна Крымова.
Оныгы Гөлнар Карл кызы Әхмәтова (1965), 2015 елның 13 апреленнән Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының аппарат җитәкчесе. [8]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Крыймов Миргазиян Галиулла улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. КРЫМОВ МИРГАЗИЯН ГАЛИУЛЛОВИЧ. Мемориал Великой Отечественной войны
  3. Анатолий Пискунов. 13. 5. Крымов / Проза.ру
  4. Крымов (Крыймов) Миргазиян Галиуллович. Татарская энциклопедия TATARICA
  5. Крымов Маргазиян Галеулович. Память народа
  6. Резеда Шәрипова. Азнакайның күренекле шәхесләре: Миргазиян Крымов
  7. Зөлфия Галим. ДНРда бер урам татар исемен йөртә. «Шәһри Чаллы», 6.11.2022
  8. Ахметова Гульнар Карловна. Набережные Челны

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Гришин Я. Я., Шарафутдинов Д. Р. На службе Родине. К., 2005.