КОНМЕБОЛ ( исп. CONfederacion sudaMEricana de FutBOL, Көньяк Америка футбол конфедерациясе) — Көньяк Америкада футбол белән идарә итүче оешма. Кавакыт CSF кыскартуы кулланыла.

КОНМЕБОЛ
Нигезләнү датасы 9 июль 1916
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Confederación Sudamericana de Futbol һәм Confederação Sulamerica de Futebol
Кыскача исем CONMEBOL, 南美足联, 南美足協, ԿՈՆՄԵԲՈԼ, कोनमेबोल, კონმებოლი, ΚΟΝΜΕΜΠΟΛ, КОНМЕБОЛ, КОНМЕБОЛ, КОНМЕБОЛ, КОНМЕБОЛ, КАНМЕБОЛ, كونميبول, كونميبول, کونمیبول, کونمبول, КОНМЕБОЛ, 南美足協 һәм কনমেবল
Спорт төре футбол
Җитәкче Домингес, Алехандро Гильермо[d]
Рәсми тел испан теле һәм португал теле
Дәүләт  Парагвай
Әгъзалык Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе
Әгъзалар саны 10
Юрисдикциягә карый Көньяк Америка
Барлыкка килгән урыны Буэнос-Айрес
Ана ширкәт Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе
Бәйле оешмалар Аргинтин футбол бергәлеге[d], Федерация футбола Боливии[d], Брәзил футбол конфедерациясе[d], Чили футбол федерациясе[d], Колумбия футбол федерациясе[d], Эквадорская федерация футбола[d], Перу футбол федерациясе[d], Парагвайская футбольная ассоциация[d], Венесуэльская футбольная федерация[d] һәм Уругвай футбол бергәлеге[d]
Штаб-фатирының урнашуы Луке, Парагвай
Рәсми веб-сайт conmebol.com(исп.)
Харита сурәте
Хезмәт күрсәтү зонасы Көньяк Америка
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1 899 207
 КОНМЕБОЛ Викиҗыентыкта

1916 елның 9 июлендә уругвайлы Гектор Гомесның кыйтгаларында футбол структураларын үзәкләштерү хыялын тормышка ашыруда торышлыгы аркасында оеша. Беренче әгъзалар Аргентина, Бразилия, Уругвай һәм Чили иде — Аргентина бәйсезлек көнен бәйрәм итүгә багышланган беренче Көньяк Америка турнирын Буэнос-Айреста үткәргәндә КОНМЕБОЛны булдырдылар. Бу турнир соңрак беренче Америка Кубогы дип танылды, һәм оешмага материк илләренең күбесе кушылды (Гайана, Суринам һәм Француз Гвианасы - КОНКАКАФ әгъзалары).

Хәзерге вакытта КОНМЕБОЛ Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясенең өлеше булып тора, үз төбәгендә футбол үсешен һәм турнирлар оештыруны контрольдә тота. Оешманың баш фатиры Парагвай башкаласы Асунсьоннан 17 км көнчыгыштагы Луке шәһәрендә урнаша. Президенты вазыйфасын парагвайлы Алехандро Домингес башкара.

КОНМЕБОЛ турнирлары үзгәртү

Оешма өч зур турнир үткәрә. Боларның икесе клуб командалары өчен: Либертадорес кубогы - УЕФА Чемпионнар Лигасы аналогы, Көньяк Америка кубогы - Европа Лигасы аналогы һәм берсе илләрнең җыелма командалары өчен - Америка кубогы яки Көньяк Америка Чемпионаты.

Тулы исемлек түбәндәгечә:

  • Милли җыелма командалары
    • Америка кубогы (1916 елдан)
    • Яшьләр чемпионаты (1954 елдан)
  • Клублар
    • Либертадорес кубогы (1960 елдан)
    • Көньяк Америка кубогы (2002 елдан)
    • Көньяк Америка рекопасы - Европа Супер кубогы аналогы (1989 елдан)
    • Меркосур кубогы (1998 ~ 2001) (үткәрелми)
    • Мерконорт кубогы (1998 ~ 2001) (үткәрелми)
    • КОНМЕБОЛ кубогы (1992 ~ 1999) (үткәрелми)
    • Либертадорес супер кубогы (Джоа Авеланге супер кубогы) (1988 ~ 1997) (үткәрелми)
    • Япония футбол ассоциациясе белән берлектә Суруга банкы кубогы (2008 елдан башлап)
    • Алтын Кубок (1993 ~ 1996) (үткәрелми)
    • КОНМЕБОЛ кубоклары җиңүчеләр кубогы (1970 ~ 1971) (үткәрелми)

Оешма әгъзалары үзгәртү

Ил Милли команда Федерация Чемпионат Мәгълүмат
  Аргентина Милли команда Аргентина футбол ассоциациясе Примера 1893-нче елда оешкан, 1916-нчы елда CONMEBOL-ның нигез салучысы
  Бразилия Милли команда Бразилия футбол конфедерациясе А сериясе 1914-нче елда оешкан, 1916-нчы елда CONMEBOL-ның нигез салучысы
  Боливия Милли команда Боливия футбол федерациясе Профессиональ лига 1925-нче елда оешкан, 1926-нчы елдан CONMEBOL әгъзасы
  Венесуэла Милли команда Венесуэла футбол федерациясе Беренче дивизия 1926-нчы елда оешкан, 1952-нче елдан CONMEBOL әгъзасы
  Колумбия Милли команда Колумбия футбол федерациясе Мостанг кубогы 1924-нче елда оешкан, 1936-нчы елдан CONMEBOL әгъзасы
  Парагвай Милли команда Парагвай футбол ассоциациясе Примера 1906-нчы елда оешкан, 1921-нче елдан CONMEBOL әгъзасы
  Перу Милли команда Перу футбол федерациясе Примера 1922 елда оешкан, 1925 елдан CONMEBOL әгъзасы
  Уругвай Милли команда Уругвай футбол ассоциациясе Примера 1899-нчы елда оешкан, 1916-нчы елда CONMEBOL-ның нигез салучысы
  Чили Милли команда Чили футбол федерациясе Примера 1895-нче елда оешкан, 1916-нчы елда CONMEBOL-ның нигез салучысы
  Эквадор Милли команда Эквадор футбол федерациясе Беренче дивизия 1925-нче елда оешкан, 1927-нче елдан CONMEBOL әгъзасы

Дөнья кубогы чыгышлары үзгәртү

Дөнья чемпионатына сайлап алынган илләр исемлеге. Калын шрифты белән чемпионы билгелән.

  • 1930 (-) - Аргентина, Боливия, Бразилия, Чили, Парагвай, Перу, Уругвай
  • 1934 ( Q ) - Аргентина, Бразилия
  • 1938 ( Q ) - Бразилия
  • 1950 ( Q ) - Боливия, Бразилия, Чили, Парагвай, Уругвай
  • 1954 ( Q ) - Бразилия, Уругвай
  • 1958 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай
  • 1962 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Колумбия, Уругвай
  • 1966 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Уругвай
  • 1970 ( Q ) - Бразилия, Перу, Уругвай
  • 1974 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Уругвай
  • 1978 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Перу
  • 1982 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Перу
  • 1986 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай, Уругвай
  • 1990 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Уругвай
  • 1994 ( Q ) - Аргентина, Боливия, Бразилия, Колумбия
  • 1998 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Колумбия, Парагвай
  • 2002 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Эквадор, Парагвай, Уругвай
  • 2006 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Эквадор, Парагвай
  • 2010 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай, Чили, Уругвай
  • 2014 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Чили, Уругвай, Эквадор
  • 2018 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Перу, Уругвай

Тулаем катнашулары

Президентлар исемлеге үзгәртү

КОНМЕБОЛ Президентлары исемлеге:

Фото Исем Ил Термин
1. Файл:Hector Rivadavia Gomez.jpg Гектор Ривадавия Гомес   Уругвай 1916-1936
2. Луис Салечи   Аргентина 1936-1939
3. Луис Валенсуэла Эрмосилла   Чили 1939-1955
4.   Карлос Диттборн Пинто   Чили 1955-1957
5. Хосе Рамос де Фритас   Бразилия 1957-1959
6. Фермин Сорета   Уругвай 1959-1961
7. Раул Коломбо   Аргентина 1961-1966
8. Теофило Салинас Фуллер   Перу 1966-1986
9.   Николай Леос   Парагвай Парагвай



  Колумбия
1986—2013
10. Евгенио Фигиредо   Уругвай 2013—2014[1]
11.   Хуан Ангел Напут   Парагвай 2014 елның 8 августы - 2015 елның 11 декабре
12. Вилмар Валдес   Уругвай 2015 елның 11 декабреннән 2016 елның февраленә кадәр[2]
13.   Алехандро Домингес   Парагвай 2016 елның 26 гыйнвары - хәзергечә[3]

Шулай ук кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Eugenio Figueredo asumió oficialmente la presidencia de la CONMEBOL. conmebol.com (2013-04-30). әлеге чыганактан 2013-05-11 архивланды. 2013-04-30 тикшерелгән.
  2. Renunció Napout y habrá elecciones. Ovacion Digital (11 декабря 2015). 2015-12-30 тикшерелгән.
  3. Aliado de Nicolas Leoz e Juan Angel Napout é o novo presidente da Conmebol. Globoesporte (25 января 2016). 2016-01-29 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү