1990 елгы дөнья футбол чемпионаты

1990 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1990) — 1990 елда узган ундүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 8 июннән 8 июлгә кадәр Италиянең унике шәһәрендә (Рум, Милан, Неаполь, Торино, Бари, Верона, Флоренция, Кальяри, Болонья, Удине, Палермо, Генуя) үткәрелгән.

1990 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Италия
Вакыт 8 июн 1990 — 8 июл 1990
Такымнар 24
Үткәрү урын(нары) 12 (12 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Алмания
Икенче урын  Аргентина
Өченче урын  Италия
Дүртенче урын  Англия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 52
Кертелгән туплар 115 (бер мачта 2.21)

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 14 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 115 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Сальваторе Скиллачи (Италия) - 6 туп, Томаш Скуһравы (Чехословакия) - 5 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Аргентинаны 1:0 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Италия футбол җыелмасы Англияне 2:1 исәбе белән җиңгән.