1934 елгы дөнья футбол чемпионаты

1934 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1934) — 1934 елда узган икенче дөнья футбол чемпионаты. Чара 27 майдан 10 июнгә кадәр Италиянең сигез шәһәрендә (Болонья, Флоренция, Генуя, Милан, Неаполь, Рум, Триест һәм Торино) үткәрелгән.

1934 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Италия
Вакыт 27 май 1934 — 10 июн 1934
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Италия
Икенче урын  Чехословакия
Өченче урын  Алмания
Дүртенче урын  Австрия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 17
Кертелгән туплар 70 (бер мачта 4.12)

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Африкадан. Австрия, Чехословкаия, Мисыр, Алмания, Маҗарстан, Италия, Нидерландлар, Испания, Швеция һәм Швейцария милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш финалның 1/8 өлешеннән башлап «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Барлыгы 17 уен уйналган, 70 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Олдржих Неедлы (Чехословакия) - 5 туп, Эдмунд Комен (Алмания), Анҗело Скьявио (Италия) - 4 туп.

Финалда Италия футбол җыелмасы Чехословакияне 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Алмания футбол җыелмасы Австрия җыелмасын 2:1 исәбе белән җиңгән