1998 елгы дөнья футбол чемпионаты

1998 елгы дөнья футбол чемпионаты (фр. Coupe du monde de football de 1998) — 1998 елда узган уналтынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 10 июньнән 12 июльгә кадәр Франсаның ун шәһәрендә (Сен-Дени, Марсел, Париж, Лион, Ланс, Нант, Тулуза, Сент-Этьен, Бордо һәм Монпелье) үткәрелгән.

1998 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Франция
Вакыт 10 июн 1998 — 12 июл 1998
Такымнар 32
Үткәрү урын(нары) 10 (10 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Франция
Икенче урын  Бразилия
Өченче урын  Хорватия
Дүртенче урын  Нидерландлар
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 64
Кертелгән туплар 171 (бер мачта 2.67)

Ярышта 32 җыелма такым катнашкан, шуларның 15 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 5 - Африкадан, 4 - Азиядән, 3 - Төньяк Америкадан. Хорватия, Ямайка, Япония һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 32 такым сигез төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 64 уен уйналган, 171 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Давор Шукер (Хорватия) - 6 туп, Габриел Батистута (Аргентина), Кристиан Вьери (Италия) - 5 туп.

12 июль көнне Стад де Франс стадионында узган финалда Франция җыелмасы көндәш Бразилияне 3:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Хорватия җыелмасы белән Нидерландлар милли такымы арасындагы матч 2:1 исәбе белән тәмамлана.