1962 елгы дөнья футбол чемпионаты

1962 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1962) — 1962 елда узган җиденче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 30 майдан 17 июнгә кадәр Чилинең дүрт шәһәрендә (Сантьяго, Винья-дел-Мар, Ранкагуа һәм Арика) үткәрелгән.

1962 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Чили
Вакыт 30 май 1962 — 17 июн 1962
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 4 (4 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Бразилия
Икенче урын  Чехословакия
Өченче урын  Чили
Дүртенче урын  Югославия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 32
Кертелгән туплар 89 (бер мачта 2.78)

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан. Болгария һәм Колумбия милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 32 уен уйналган, 89 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гарринча, Вава (икесе дә - Бразилия), Леонел Санчес (Чили), Флориан Альберт (Маҗарстан), Валентин Иванов (ССРБ), Дражан Еркович (Югославия) - 4 туп.

Финалда Бразилия футбол җыелмасы Чехословакияне 3:1 исәбе белән җиңеп, рәттән икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Чили футбол җыелмасы Югославия җыелмасын 1:0 исәбе белән җиңгән