1958 елгы дөнья футбол чемпионаты

1958 елгы дөнья футбол чемпионаты (швед. Världsmästerskapet i Fotboll Sverige 1958) — 1958 елда узган алтынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 8 июннән 29 июнгә кадәр Швециянең унике шәһәрендә (Стокһолм, Готенбург, Малмө, Һелсинборг, Эскилстуна, Норчөпиң, Сандвикен, Уддивалла, Борас, Һалмстад, Өребру һәм Вестерос) үткәрелгән.

1958 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Швеция
Вакыт 6 июн 1958 — 29 июн 1958
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 12 (12 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Бразилия
Икенче урын  Швеция
Өченче урын  Франция
Дүртенче урын  Алмания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 35
Кертелгән туплар 126 (бер мачта 3.6)

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан. Төньяк Ирландия, Советлар Берлеге, Уэлс милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 35 уен уйналган, 126 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Җүст Фонтен (Франция) - 13 туп, Һелмут Ран (Көнбатыш Алмания), Пеле (Бразилия) - 6 туп.

Финалда Бразилия футбол җыелмасы чемпионат хуҗаларын 5:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Франция футбол җыелмасы Көнбатыш Алмания җыелмасын 6:3 исәбе белән җиңгән.