Лидия Сейфуллина
Лидия Николаевна Сейфуллина (1889 елның 22 марты, Варламово, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 1954 елның 25 апреле, Мәскәү, ССРБ) — рус совет язучысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. ССРБ язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1934 елдан).
Лидия Сейфуллина | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | рус. Лидия Николаевна Сейфуллина |
Туган | 22 март (3 апрель) 1889 яки 23 март 1889[1] Ырынбур, Россия империясе яки Чиләбе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 25 апрель 1954[2][3][1] (65 яшь) Мәскәү, СССР[2] |
Күмү урыны | Введен зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе![]() |
Һөнәре | язучы, журналист, китапханәче, укытучы, актёр |
Җефет | Правдухин, Валериан Павлович[d] |
БиографияҮзгәртү
Лидия Сейфуллина Ырынбур губернасының Троицк өязе Варламово авылында (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районы) туа.
Аның әтисе, татар нәселенең православие руханисы Н. Е. Сейфуллин яшь елларда проза иҗат итәргә омтылып, «Из мрака к свету» дигән кечкенә повесть бастыра[4]. Сейфуллина 7 яшьтән иҗат итә башлый, аның беренче (төгәлләнмәгән) романы «На заре юности» дип атала[5].
Омскида гимназияне тәмамлый. 17 яшендә Ырынбурда башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. 1907 елда Сейфуллинаның әтисен Орскка Спас-Преображение соборы рухани итеп билгелиләр һәм Лидия аның янына, шәһәр училищесына укытучы булып эшкә кереп, күчә. 1909—1911 елларда Сейфуллина үзен Ырынбурда, Ташкәнтта, Вильнода һәм Владикавказда театр труппасында чыгыш ясап, драма актрисасы сыйфатында сыный. Өяз җәмгыятенең китапханә һәм мәктәптән тыш эшләре белән мөдире була. 1917 елда — Орскида өяз земство җыелышы гласные. Шул ук елда эсерлар партиясенә керә, әмма 1919 елда партиядән чыга. 1919—1921 елларда Чиләбедә китапханәче булып эшли һәм ул оештырган балалар театры өчен яза.
1920 елда Сейфуллина Мәскәүдә югары фәнни-педагогик курсларда укый. 1921 елдан Сибгосиздат секретаре. Новосибирскида «Сибирские огни» журналы эшендә катнаша. «Сибирские огни»ның беренче санында ук Л.Сейфуллинаның беренче әсәре, «Четыре главы» повесте чыга[6]. Газеталарда, аерым алганда, «Советская правда» да, «Библиотекарь» тәхәллүсе яки «Л. С.», «Л. Н.», «Л. О» инициаллары астында басыла. 1923 елдан бирле Мәскәүдә һәм Ленинградта яши. Мәскәүдә Камергерск тыкрыгында «Язучылар кооперативы йорты»нда яши. 1934 елда аны ССРБ Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар. 1936 елда Дәүләт аңа Переделкино бистәсендә дача бүлеп бирә.
1936 елның 21 августында «Правда» газетасында «Җир йөзеннән сызып ташларга» дигән язучыларның, шул исәптән Л. Н. Сейфуллина тарафыннан имзаланган, күмәк хаты чыга. 1937 елда төнлә дачада аның ирен кулга алалар һәм тиздән, әдәби тәнкыйтьче Валериан Правдухинны атып үтерәләр[6][7].
1954 елда вафат була, Введен зиратында җирләнә.
ИҗатҮзгәртү
«Правонарушители» (1922, башка телләргә дә тәрҗемә ителә), «Перегной» (1923), «Виринея» (1924) повестьлары авторы буларак әдәби танылу ала. Соңгы повестен, ире белән бергә пьесага үзгәртә (1925).
«Перегной» әсәрендә кискен класс көрәше һәм авыл катламы аеруча ачык күрсәтелә. Төркиягә (1924) һәм Аурупа буенча (1927) сәфәрләре аның публицистик очерклары өчен материал бирә.
Революция в провинции с её высвобождением стихийного в массах людей — вот что привело Сейфуллину к писательству. Сейфуллина одной из первых запечатлела эти свои наблюдения в художественной форме; она пишет о молодёжи, лишенной корней из-за революции («Правонарушители»), о переменах, происходящих с никчемным крестьянином в выбитой из колеи деревне («Перегной», 1922) или о трагической смерти женщины-крестьянки в послереволюционной смуте («Виринея»). Сейфуллина достигает художественной силы при изображении простых, близких к природе людей; произведения, написанные в городе и о городе, слабы.[8]
ӘсәрләреҮзгәртү
- Правонарушители, 1922.
- Четыре главы, 1922.
- Перегной, 1923.
- Виринея, 1924.
- Собрание сочинений, 4 тт., изд. «Современные проблемы», М., 1924—1926 (выдержало 4 изд.).
- Собр. сочин., 6 тт., Гиз — ГИХЛ, М. — Л., 1927—1931 (неск. изд.).
- Встреча, Рассказы, Гиз, М. — Л., 1926.
- Выхваль, «Новый мир»; 1929, № 1.
- Губернатор, Комедия в 1 д., изд. «Современные проблемы», М., 1927.
- Гибель, Рассказы, «ЗиФ», М. — Л., 1930.
- Избранное, изд. Московского т-ва писателей, М., 1932.
- Попутчики, Пьеса в 4 д., 9 карт., ГИХЛ, [М. — Л.], 1933.
- Сейфуллина Л. и Правдухин В., Чёрный Яр, Пьеса в 4 д. и 10 карт., ГИХЛ, М. — Л., 1931.
- Критика моей практики, Профиздат, М., 1934 (Мой творческий опыт рабочему автору).
- Повести и рассказы, изд. Московского т-ва писателей, М., 1934.
- О литературе. Статьи и воспоминания, 1958.
- Собрание сочинений: В 4 т. М., 1968—1969.
БүләкләрҮзгәртү
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1939).
ИстәлекҮзгәртү
- Л. Н.Сейфуллина исемен Новосибирск шәһәре китапханәләренең берсе йөртә.
- Л. Н.Сейфуллина исемен Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Варламово авылы мәктәбе йөртә.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Сейфуллина Лидия Николаевна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах, Görkəmli qadınlar haqqında məlumat bankı, Հայտնի կանանց տվյալների բանկ
- ↑ Влюблённая в литературу… (посвящается 130-летию со дня рождения Лидии Николаевны Сейфуллиной)
- ↑ СЕЙФУЛЛИНА Лидия Николаевна
- ↑ 6,0 6,1 130-летие со дня рождения писательницы Лидии Сейфуллиной
- ↑ Простой и чудесный мир Валериана Правдухина (к 120-летию со дня рождения)
- ↑ Казак В. Лексикон русской литературы XX века = Lexikon der russischen Literatur ab 1917 / [пер. с нем.]. — РИК «Культура», 1996. — 491 б. — 5000 экз. — ISBN 5-8334-0019-8. — С. 371.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Лидия Сейфуллина / Под ред. Е. Никитиной. М., 1928;
- Яновский Н. Лидия Сейфуллина. М., 1959;
- Шмаков А. Художник и жизнь // Сейфуллина в воспоминаниях современников. М., 1961;
- Шмаков А. Наше литературое вчера. Ч., 1962;
- Дергачева Э. Сейфуллина на Урале // О писателях-земляках: Лит.-критич. ст. Ч., 1971;
- Казаков А. Уральская Виринея // ЧР. 1989. 2 апр.
- Сейфуллина З. Н. Моя старшая сестра : Воспоминания [о Л. Н. Сейфуллиной]. — М.: Сов. писатель, 1970. — 167, [5] с.
- Кардин В. Две судьбы: Лидия Сейфуллина и её повесть «Виринея». — М.: Худож. лит., 1976. — 124 с. — 20 000 экз.
- Быков Д. Л. Лидия Сейфуллина// Портретная галерея // Дилетант. — № 1.