Чумылдыру

Чумылдыру (рус. крещение) — христиан беренче һәм төп йоласы. Барлык христиан конфессияләре белән таныла.

«Гайсәне чумылдыру»

Чумылдыру йоласын үтеп, кеше Чиркәүнең әгъзасы була. Чумылдыру йоласы суга чуму яки коену һәм дога кылудан тора.

ТарихҮзгәртү

Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти.

Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым !» (рус. Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!) (Лука. 3: 21-22). Чумылдыру йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух (керәшенчә, Святый Тын) өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» (рус. Богоявление) дип атала.

Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Серле йоланың килеп чыгышыҮзгәртү

 
Чумылдыру

Кайбер халыкларда суга чуму яки су сибү аерым әһәмияткә ия булган. Ул физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да чистарыну дигәнне аңлаткан. Макробия сүзләре буенча, римлыларда яңа туган сабыйларны сигезенче яки тугызынчы көнне суда юганнар һәм шул ук вакытта исемдә кушканнар[1].

Яһүдләрдә миквада[2] юыну йоласы бар, ул яһүд диненә үтеп керүне генә түгел, ә ритуаль чистарыну дигәнне аңлата[3].

Чумылдыру гөнаһларның гаебен тану йөзеннән башкарыла. Гайсә пәйгамбәр шулай ук Иоаннның чукынуын кабул иткән, гәрчә, христиан тәгълиматы буенча, аның гөнаһы булмаса да(1Пет. 2:22).

Шартлы чукындыруҮзгәртү

Әгәр нинди дә булса кешенең чукынган булуы яисә булмавы төгәл билгеле булмаса, католиклыкта һәм протестантлыкта шартлы чукындыру кулланыла. Шартлы чукындыру вакытында түбәндәге формула кулланыла: «Әгәр син чукынмаган булсаң, мин сине Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух хакына чукындырам»[4]. Шартлы чукындыру католик тәҗрибәдән Петр Могиланың дога китабына күчерелгән, аннан үз чиратында - УПЧнең заманча практикасына күчерелгән[5].

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Минь, Жак Поль|Минь Ж. П., «Nouvelle encyclopédie théologique», т. VII, статья «baptême»
  2. Редакция энциклопедии. микве. Электронная еврейская энциклопедия ОРТ.
  3. Редакция энциклопедии. чистота и нечистота ритуальные. Электронная еврейская энциклопедия ОРТ.
  4. CATHOLIC ENCYCLOPEDIA: Baptism. www.newadvent.org.
  5. Чинопоследование таинства крещения.