Валериан Правдухин

язучы, драматург, тәнкыйтьче

Валериан Правдухин, Валериан Павел улы Правдухин (рус. Правдухин Валериан Павлович, 1892 елның 2 феврале, РИ, Ырынбур губернасы, Орск өязе, Таналык ― 1938 елның 28 августы [1], СССР, РСФСР, Мәскәү) ― язучы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, «Перевал»[d] әдәби төркеме әгъзасы. Сәяси репрессия корбаны. Язучы Лидия Сәйфуллинаның (1889—1954) ире.

Валериан Правдухин

Хатыны Лидия Сәйфуллина (с) белән
Тугач бирелгән исеме: Правдухин Валериан Павлович
Туу датасы: 2 февраль 1892(1892-02-02)
Туу урыны: РИ, Ырынбур губернасы , Орск өязе, Таналык
Үлем датасы: 28 август 1938(1938-08-28) (46 яшь)
Үлем урыны: СССР, РСФСР, Мәскәү
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1920 ― 1938.
Юнәлеш: проза, публицистика, әдәби тәнкыйть
Жанр: роман, пьеса
Иҗат итү теле: рус
Дебют: «Новый учитель» (1920)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1892 елның 21 гыйнварында (2 февралендә) Ырынбур губернасы Орск өязе Таналык станицасында күп балалы псаломчы гаиләсендә туган. 1899 елда әтисе Җаек өлкәсе Лбищенск өязе Калёное (2016 елдан Акболак) авылы чиркәвенә рухани итеп билгеләнә[2]. 1899–1902 елларда булачак язучы биредә яшәгән. Калёноеда үткәргән еллары турында балачак хатирәләре аның «Җаек диңгезгә китә» (рус. Яик уходит в море, 1936) романының икенче һәм өченче өлешләре нигезенә салынган[3].

Тормышымның бу өлеше әле дә минем өчен иң әһәмиятлесе кебек тоела. Калёное турындагы хатирәләр онытылмый. Алар, җир асты чишмәсенең тере суы кебек, гел өскә чыгалар.

Дини семинариядә укый (Беренче май митингында катнашкан өчен аннан чыгарыла), Ырынбурда гимназия тәмамлый. «Халык укытучысы» дипломын алгач, 1912―1914 елларда ЫрынбурТашкент тимер юлындагы станция һәм волость үзәге булган Акболак[d] бистәсендәге өчьеллык мәктәптә укыта.

Мәскәүгә китә, анда 1914―1917 елларда Шанявский халык университетының[d] тарих-филология факультетында лекцияләр тыңлый. 1912―1918 елларда эсерлар партиясе эшчәнлегендә катнаша.

1919―1920 елларда хатыны Л. Н. Сәйфуллина белән бергә Чиләбедә яши, анда губерна политпросветы мөдире була. Чиләбедә үзенең беренче әсәрен — «Яңа укытучы» (рус. Новый учитель) пьесасын яза.

1921 елдан Ново-Николаевскида (1926 елдан Новосибирск), Сибиздат мөдире булып эшли, 1922 елда ачылган «Сибирские огни» журналына нигез салучыларның берсе һәм мөхәррире була, журналда берничә әдәби-тәнкыйди мәкалә бастыра.

1923 елда язучы А. К. Воронский[d] чакыруы буенча гаилә Мәскәүгә күчә, башкалада «Красная нива» журналының әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире була, «Красная новь» журналы белән хезмәттәшлек итә. РАПП[d] тарафыннан Воронский позицияләренә якын булуы өчен каты тәнкыйтькә дучар була. 1937 елда Михаил Булгаковны яклап чыгыш ясый.

Кулга алу һәм үтерү үзгәртү

1937 елның 16 августында кулга алына. «Контрреволюцион террорчылык оешмасында катнашу»да гаепләнә. Төрмәдә каты җәзалауларга карамастан, ярты елдан артык гаебен танымый һәм сорау алу протоколларына кул куймый. Аннары бирешә һәм үз өстенә нахак гаеп ала башлый. Исеме 1938 елның 20 августында Сталинның ату исемлегенә кертелә (313 кешедән торган исемлектә 215нче, «Мәскәү ― Үзәк» грифы астында). Сталин һәм Молотов тарафыннан үтерелүгә хөкем ителә. 1938 елның 28 августында хөкем СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан рәсми рәвештә раслана. Үлем җәзасына хөкем ителә һәм шул ук көнне «Коммунарка» полигонында[d] атып үтерелә[1]. 1956 елның 4 августында аклана[1].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Лидия Сәйфуллина (1889—1954), язучы.

Сәйфуллина, күпләр раславынча (аларның Мәскәү фатирына Шолохов, Бабель, Шкловский, Новиков-Прибой, Форш, Пришвин, Лариса Рейснер һ.б. язучылар килеп йөргән), ирен бик нык яраткан, көнләшкән, аны иҗат итүгә җәлеп иткән (хатыны йогынтысында ире башта аның повестьларын пьесаларга үзгәртә, аннары үз прозасын, юлчы һәм аучы очеркларын яза башлый, аннары повестьлар, «Җаек диңгезгә кушыла» романын язган). Гомумән алар бик яхшы пар булган[4].

Иҗаты үзгәртү

И. Эренбург, Б. Пильняк, А. Малышкин иҗаты турында яза. 1926 елдан бары тик аучы тарихлары һәм сәяхәтләр турында хикәяләр генә бастыра. 1936 елда Урал казаклары турында тарихи «Җаек диңгезгә китә» романы басылып чыга, роман авторның «Н. Гогольның башлангыч иҗаты традицияләрендә халык көнкүрешен һәм характерын ачык итеп тасвирлау осталыгын» күрсәтә[5].

Методологик карашларында эклектик була, Троцкийның ликвидаторлык теориясен уртаклаша, пролетар әдәбияты мөмкинлеген кире кага һәм әсәрләрне «эстетик яктан ирекле» кабул итүне яклап, ияреп баручы әдәбиятка ориентирлаша[6].

Сайланма әсәрләре үзгәртү

Чыганак — Электронные каталоги РНБ 2016 елның 3 март көнендә архивланган.

  • Новый учитель (пьеса). — 1920.
    • Новый учитель (Трудовая артель) : пьеса в 3-х действиях из жизни одной школы. — 2-е изд. — Омск: Гос. изд., 1922. — 34 с.
  • Виссарион Белинский — основоположник социальной эстетики : К семидесятипятилетию со дня смерти (1848—1923). — Новониколаевск: Сиб. огни, 1923. — 24 с.
  • Творец. Общество. Искусство : Статьи о современной литературе 1921—1923 гг. — Новониколаевск: Сиб. огни, 1923. — 144 с., 2000 экз.
  • Литературная современность 1920—1924. — М.: Гос. изд-во, 1924. — 295 с. — 3000 экз.
  • Охотничий рог : Сб. худож. прозы. — М., 1925.
  • Виринея (пьеса). — 1925. (в соавторстве с Л. Сейфуллиной).
    • Виринея : Сцены нар. жизни в пяти д. и десяти карт. — М.: Искусство, 1959. — 118 с. — 2200 экз.
  • Фазаны : Охотничьи рассказы. — М.: Огонёк, 1926. — 60 с.
  • Заколдованный ток : Охотничьи рассказы. — М.: Огонёк, 1928. — 44 с. — 31000 экз.
  • По излучинам Урала. — Л.: Красная газета, 1929. — 151 с. — 10000 экз.
  • Годы, тропы, ружьё. — М.; Л.: Земля и фабрика, 1930. — 418 с. (обл. Н. Седельникова)
    • 2-е изд. — М.: Моск. т-во писателей, Б. г. — 411 с. — 5000 экз.
    • М.: Сов. писатель, 1968. — 334 с. — 100000 экз.
    • М.: Вече, 2005. — 384 с.
  • Черный яр : пьеса в 4-х д. и 10-ти к. — М.; Л.: Гос изд-во худож. лит., 1931. (в соавторстве с Л. Сейфуллиной)
  • Чёрный Яр : Опера в 4 д. / Муз. А. Пащенко; либретто Л. Сейфуллиной и В. Правдухина. — М.: Огиз, 1931. — 16 с. — 5000 экз.
  • Охотничья юность. — М.: Мол. гвардия, 1933. — 232 с. — 10000 экз.
  • В степи и горной тайге : Рассказы для детей. — 1933.
  • Яик уходит в море // Красная новь. — 1936. — № 2-4.
    • . — М.: Гослитиздат, 1937. — 510 с. — 10000 экз.
    • . — Челябинск: Юж.-Урал. кн. изд-во, 1968. — 612 с. — 100000 экз.
    • . — Челябинск: Юж.-Урал. кн. изд-во, 1978. — 478 с. — 50000 экз.
    • . — СПб., Лениздат, 2011. — 480 с.

Хәтер үзгәртү

  • Акболакта үзәк район китапханәсенә исеме бирелгән, укыткан мәктәбе бинасына мемориаль такта урнаштырылган.
  • Чиләбе һәм Җаек шәһәрләрендә урамнарга исеме бирелгән.
  • Җаек шәһәрендә «Старый Уральск» халык музеенда В. П. Правдухинга аерым экспозиция багышланган, анда язучыга караган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.
  • Ел саен Правдухин урыннары буенча Урал елгасы бассейны буенча Россия―Казакъстан экспедициясе оештырыла[7].
  • Ырынбур өлкәсенең Яңа Орск районы Ерыклы сусаклагычы[d] территориясендә язучы хөрмәтенә утрау (су баскан Таналык станицасының иң югары урыны) аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Правдухин Валериан Павлович. 1938. Август. Мемориал. әлеге чыганактан 2013-03-11 архивланды. 2013-03-20 тикшерелгән.
  2. Правдухин В.П. Годы, тропы, ружьё.. — Москва: ООО Издательство "Вече" электронная версия,, 2016. — С. 308. — 400 с. — ISBN 978-5-4444-8427-2.
  3. Панов Николай (2015). В защиту писателя Правдухина.
  4. Быков Д.Л. (январь 2018 года). Лидия Сейфуллина. әлеге чыганактан 2021-04-14 архивланды. 2023-11-04 тикшерелгән.
  5. Лексикон русской литературы XX века.. — С. 328.
  6. Правдухин, Валериан Павлович // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание). — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  7. Соболевская Н. Н.. Правдухин Валериан Павлович. Энциклопедия Сибири. әлеге чыганактан 2013-03-21 архивланды. 2013-03-20 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү