Курган җәмигъ мәчете

Курган җәмигъ мәчете (рус. Курганская соборная мечеть) — РФ Курган өлкәсе үзәге Курган шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Курган шәһәрендәге бердәнбер мәчет. 2011 елга хәтле Курган Урал федераль бүлгесендә җәмигъ мәчете булмаган бердәнбер өлкә үзәге булып тора.

Мәчет
Курган җәмигъ мәчете
рус. Курганская соборная мечеть
Курган мәчете 1.jpg
Ил Россия
шәһәр 640022 Курган, Себер ур., 2А
Дин Ислам
Бина төре манарасы мәчеткә терәп салынган
Нигезләүче Салават Сәфәров
Төзелеш еллары 20002011 еллар
Төп даталар:
2000 (нигез ташы салынган)
2008 (җомга намазы укыла башлаган)
2011 (манарага ярымай куелган)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

ТарихҮзгәртү

1897 елда Курганда нибары 27 татар яши (шәһәр халкының 0,3%ы), ә 1909 елда — 563 (2,3%).

Тубыл губернасы идарәсе указы белән 1910 елның 11 мартында Курган шәһәренең җәмигъ мәчетен төзергә рөхсәт ителә. Хәлле керәстиян Әшрәфҗан Галиев үзенең ике катлы (асты таш, өсте агач) йортын мәчет өчен бирә. Мөселманнар аны үзгәртеп корырга керешә һәм манара ясау өчен түбәнең бер өлешен сүтәләр. Әмма тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләр, «янгын чыккан очракта, манара биеклегеннән очкын чәчрәп, милекләрен яндырып, ут тулы бер кварталга таралачак», дигән шикаять бирә. 1912 елның 18 октябрендә әзер мәчетне шәһәр идарәсе түрәләре карый һәм, күршеләрнең протестларына карамастан, аны куллануга рөхсәт бирә[1]. 1912 елның 30 ноябрендә Тубыл губернасы идарәсе указы белән җәмигъ мәчете имамы итеп Мөхәммәтнәҗиб Хәбибуллин билгеләнә.

1918 елның 8 сентябрендә мәчеттән ерак түгел Гостиный двор тыкрыгында яңа татар-башкорт мәктәбе ачыла. 1923 елда мулла М. Хәбибуллин Самар шәһәренә күчерелә. Күпмедер вакытка мәчет имамсыз кала. 1925 елның 30 мартында яңа имам итеп Мөхәммәтгазетдин Аитов билгеләнә.

1929 елда, Советлар чорында, Курган җәмигъ мәчете, башка дини оешмалар кебек үк, ябыла. 1936 елда ябылган мәчет бинасына татар-башкорт мәктәбе күчерелә. 1939 елда татар-башкорт мәктәбе яше узганнар мәктәбе итеп үзгәртелә. 1941 елда мәктәп ябыла. Сугыштан соң бинада Курган өлкәсенең сәнәгать кооперациясе идарәсе урнаша. 1962 елда бина сүтелә[2].

Яңа мәчетҮзгәртү

 
Курган җәмигъ мәчете

Курган шәһәренең 315 311 (2019) халкының ~6 меңе — мөселманнар. Курганның төп мөселман халкы булган җирле татарлар (1 734 кеше), казакълар (1 461) һәм башкортлар (800) мәчеткә бик аз йөри, аларның өлкән буыны гына бәйрәм көннәрендә бирегә җыела. Нигездә, җомгага яшьләр, Урта Азия һәм Кавказдан килгән халык вәкилләре килә.

Мәчет төзелгәнче, Курганда мөселманнарның мәдәни үзәге гыйбадәт кылу бүлмәсе, уку сыйныфы һәм кечкенә кухнясы гына булган арендага алынган йортта (Курган, Томин урамы, 112, хәзер Татар мәдәни үзәге) урнашкан була, җитәкчесе — Габдулла Исакаев. 1997 елда яңа мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелә.

2000 елда Курган мөселман оешмасын Салават Сәфәров җитәкли башлый. Аның тырышлыгы белән 2000 елның 15 июлендә Курганның Яшьләр паркында мәчетнең 800 кеше сыешлы яңа бинасына нигез салына. 2000 елның августында Сәфәров автомобиль һәлакәтендә үлә. Мөселман җәмгыятенең яңа башлыгы итеп аның урынбасары Рафаил Гыйбадулла улы Галиуллин (1954 елгы) билгеләнә [3]. 2001 елда Р. Г. Галиуллин ул вакытта төбәктә бердәнбер үзәкләштерелгән структура булган РФ Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте составында Курган өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе башлыгы итеп сайлана. Төбәк хакимияте өлкә масштабындагы рәсми чараларга Казыят идарәсе башлыгы Рафаил Галиуллинны түгел, ә Чиләбе өлкәсе мөфтие Ринат Раевны (1966 елгы)[4] чакыруны өстен күрә. 2007 елда Курган өлкәсе хакимияте ярдәме белән төбәкнең күпчелек ислам җәмгыятьләре Үзәк диния нәзарәте составына яңадан керә.

Мәчет проекты «Кургангражданпроект» институты белгечләре тарафыннан эшләнгән, алар ике тапкыр Төмән өлкәсенә мәчетләрнең архитектурасы белән танышу өчен барган һәм алар нигезендә Курган җәмигъ мәчете проектын эшләгән. Төзелеш җирле мөселманнарның хәйрия фонды акчасына алып барыла. Гарәп илләрендәге фондларның берсе төзелеш башланганда акча белән ярдәм итә.

2008 елда мәчетнең иң аскы катында җомга намазлары үткәрелә башлый[5].

2011 елның көзендә манарага ярымай урнаштырыла. Мәчет өчен ярымай урнашкан шпильне Курган машина төзү заводында ясаганнар[6]. Ягу урыны һәм тәһарәтләнү бүлмәләре өчен мәйданы 72 квадрат метр булган аерым бина торгызыла.

ТасвирламаҮзгәртү

Курган мәчете Тубыл елгасы ярында, шәһәрнең үзәк өлешендә (элекке автомобиль кую урыны булган җирдә) урнашкан.

Бина кызыл кирпечтән өч катлы (ике кат, цоколь) итеп төзелгән. Тәрәзәләре кечкенә, дугалы (áркалы).

Намаз уку залындагы люстра, Макушино районы халкы тарафыннан махсус Курган мәчете өчен Төркиядә сатып алынып, бүләк ителгән. Манарасы биш яруслы, мәчеткә терәп салынган. Мәчеткә керү юлы манара астыннан үтә. Гөмбәзе юк.

Мәчетнең имамы һәм Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасы рәисе — хаҗи Зиёдали Корбан улы Мизробов (Таҗикстаннан).

ФактҮзгәртү

2012 елның 23 декабрендә гомуми җыелыш карары белән Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасы рәисе итеп Рафаил Галиуллин сайлана. 2015 елның 9 сентябрендә Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасы рәисе күрсәтмәсе белән имам-хатыйб в. б. Зиёдали Мизробов вазифасыннан читләштерелә, имам-хатыйб итеп А. А. Якупов сайлана. 2015 елның 28 ноябрендә гомуми җыелыш карары белән Р. Г. Галиуллин Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасы рәисе вазифасыннан бушатыла, әлеге вазифа Зиёдали Мизробовка тапшырыла.

2017 елның 18 маенда Курган шәһәр судында Р. Г. Галиуллинның Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасына һәм Зиёдали Мизробовка карата, шулай ук З. К. Мирзобовның Курган шәһәре мөселманнар дини оешмасына һәм Рафаил Галиуллинга карата дәгъвалары берләштерелеп карала. Суд Р. Г. Галиуллинның үтенечен кире кага, аның кулында булган документларны, оешма мөһерен һәм Курган шәһәре Татар мәдәни үзәгендә сакланучы милекне З. К. Мирзобовка тапшыру турында карар чыгара[7].

2018 елның 30 мартында Курган шәһәр суды Р. Г. Галиуллиннан З. К. Мирзобов файдасына экспертиза үткәрү өчен тотылган 65 мең сумны түләттерү турында карар чыгара[8].

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү