Төп менюны ачу

Кузьма Новоселов

Кузьма Новоселов, Кузьма Василий улы Новоселов (рус. Новосёлов Кузьма Васильевич, 1919 елның 8 феврале, Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино1985 елның 20 марты, Украина ССР, Ворошиловград) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945), подполковник. 1936-1939 елларда Казанда яшәгән, «Кызыл күнче» фабрикасында эшләгән, аэроклубта шөгыльләнгән. Сугышта 150 очыш ясый, 30 һава сугышында катнаша.

Кузьма Новоселов
К.В. Новоселов.jpg
Туу датасы 8 февраль 1919(1919-02-08)
Туу урыны Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино
Үлем датасы 20 март 1985(1985-03-20) (66 яшь)
Үлем урыны ССРБ, Украина ССР, Ворошиловград
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ (УССР)
Гаскәр төре Авиация Һәрби-Һава көчләре
Дәрәҗә подполковник подполковник
Җитәкчелек иткән эскадрилья
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1953 елдан

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
К.В. Новоселов

1919 елның 8 февралендә Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Илнең Сернур районы) Климино авылында туган. Рус милләтеннән. 1 яшендә тулы ятим кала, бабасында яши, Кугушень авылында урнашкан мәктәптә укый, аннары Өрҗем шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1936 елда Казанга килә һәм «Кызыл күнче» фабрикасына (хәзерге «Сафьян» АҖ) эшкә урнаша. Бер үк вакытта аэроклубта да шөгыльләнә.

1939 елда Кызыл гаскәргә алына. ССРБ НКВД эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Днепр елгасын кичкәндә яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганда фашистларга әсирлеккә эләгә, 1941 елның 7 ноябрендә әсирлектән кача. Өркеттә хәрби-авиация укуханәсен тәмамлый. Як-1 очкычын йөртергә өйрәнә, өйрәтүче очучы булып хезмәт итә. Күп мәртәбәләр гариза язып кына, 1943 елның көзендә яңадан фронтка эләгә. Орёл өлкәсе Мценск шәһәре янында һава сугышында берьюлы ике таран ясый[1].

1нче Украина фронты 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов 1945 елның апреленә кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. 1945 елның 27 июнендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән. Сугышны Берлинда төгәлли.

Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1952 елның августыннан 1950-1953 еллардагы Корея сугышында Төньяк Корея ягыннан катнаша. Америка очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен 1952 елның 11 октябрендә Канада очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә катапульта ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәтне дәвам итә алмаган подполковник Новоселов 1953 елның 7 июленнән запаска китә. Украина ССРның Ворошиловград (хәзерге Луганск) шәһәрендә яши. 1985 елның 20 мартында вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Кугушень (Калеево) мәктәбе диварында К.В. Новоселовка истәлек тактасы.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984.
  2. Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985.
  3. Мы – с Волги. Куйбышев, 1985.
  4. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990.
  5. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү