Сафьян

(АҖ «Сафьян» битеннән юнәлтелде)

«Сафьян» ― Казан җиңел сәнәгать оешмасы.

Сафьян
Дәүләт  Россия империясе
 СССР
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Гладилов урамы
Хезмәткәрләр саны 2200 (1993),
283 (2006)

1851 дә Котеловның күн эшкәртү заводы буларак нигезләнә. 1871 дән "Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте"нең бер өлеше. 1918 тан Казанның 1 нче санлы күн эшкәртү заводы, 1922 дә Ленин исеме кушыла. 1938 дән ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссариаты, 1943 тән СССРның бер үк исемле халык комиссариаты (1946 дан министрлык) буйсынуында. 1954—1955 тә СССР киң кулланыш таварлары сәнәгәте министрлыгына, 1956 дан РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгына, 1958 дән Татсовнархозның җиңел сәнәгать идарәсенә буйсына; шул ук елда Казан каеш фәбриге белән берләштерелеп, Казан күн-каеш комбинаты исемен ала.

1963 тән Урта Идел совнархозының җиңел сәнәгать идарәсенә буйсындырыла, шул ул елда Казан күн комбинаты исемен ала.

1966 дә эченә «Кызыл Күнче» заводы, йонны беренчел эшкәртү фәбриге кертелеп Казан күн җитештерү берләшмәсенә үзгәртеп корыла, янә РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгына буйсындырыла.

Совет чорында карамагында торак йортлар, 180, 271, 356 нчы балалар бакчылары, «Восток» балалар аланы булган.[1][2] Җитештерү берләшмәсе күн эшкәртү, күн һәм аннан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнгән. 1993 да 2200 кеше, 2006 да 283 кеше[3] эшләгән; 1991 дә җитештерү күләме 138,7 СССР сумы булган.[4]

1996 да ТР Дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитетының җиңел сәнәгать идарәсе буйсындырылып, «Сафьян» исемен ала. 1999 дән ачык акционерлык җәмгыять.

Искәрмәләр

үзгәртү