Кампино милли паркы

Кампино милли паркы (пол.Kampinoski Park Narodowy) — Польшада милли парк. Мәйданы 385,44 км² тәшкил итә, зурлыгы буенча илдә икенче урында тора. Варшавадан көньяк-көнбатышка таба урнашкан.

Паркка керү юлы

Парк табигать берләшмәләрен, эчке дюнларны, су-сазлы җирләрне һәм урманнарны, бай хайваннар дөньясын, шулай ук Польша тарихын һәм мәдәниятен, һәйкәлләрен саклау урыны булып тора. Ул дөньяда дәүләт башкаласыннан ерак түгел урнашкан бик аз санлы милли паркларның берсе булып санала.

Административ бүленеш үзгәртү

Парк Мазовец воеводалыгында, 17 гмин территориясендә урнашкан. «Кеше һәм биосфера» ЮНЕСКО программасы

 
Палмир авылыннан ерак булмаган Кампино паркы

таләпләренә туры китереп, тыюлыкны өч зонага бүлгәннәр: үзәк, буфер һәм күчмә зоналар.

География үзгәртү

 
Кампино паркы язын

Парк Висланың борынгы үзәнендә урнашкан урман комплексларының мәйданы булып тора. Паркның 70% тан артыгы (240 км²) урманнар белән капланган. Ландшафтның характерлы үзенчәлекләре - эчке дюннар һәм төрле үсемлекләргә бай булган су-сазлы җирләрнең киң комплексы. Кампино милли паркында өслек сулары зур булмаган мәйданны били. Ласица (Бзурның уң як кушылдыгы) иң мөһим елга булып тора, чөнки аның бассейнында буфер зонасының зур өлеше урнашкан. Шулай ук паркта зур булмаган күлләр һәм буалар да бар, аларның иң зурысы Келпиньск һәм Дзекановск санала.

Климат үзгәртү

Парк диңгез климаты йогынтысына дучар. Уртача еллык температура якынча 7,8 °C тәшкил итә; уртача еллык явым-төшем күләме— 530 мм чамасы. Төрле рельеф һәм ландшафт аркасында паркның климаты бөтен район буенча тигез түгел. Паркның климаты шулай ук күрше өлкәләрдән аерылып тора: салкынча яки җылы һава массалары биредә Варшавага караганда озакка кала, җилсез чорлар еш була. Климатка шулай ук Висла елгасы үзәне һәм Варшава шәһәр агломерациясенең якынлыгы да йогынты ясый.

Флора һәм фауна үзгәртү

 
Кампино паркында поши

Парк территориясендә барлыгы 118 үсемлек берләшмәсе бар һәм 1500 төрдән артык үсемлек үсә. Күпчелеген нарат урманнары тәшкил итә. Яфраклы урманнар, нигездә, сазлыклы җирдә үсә. Шуңа да карамастан, нарат урманы акрынлап катнаш урман белән алмашына. Агачларның үсүенә минераль компонентларга бай булган туфрак уңай тәэсир итә. Кампино паркы флорасында ерак географик регионнардан төрле элементлар барлыгы да күзәтелә, ә диңгез һәм континенталь климат кушылмасы флора төрлелегенә зур йогынты ясый. 125 төр үсемлек саклана, 44 - элешчә сак астында. Парк бик күп төр хайваннары өчен уңайлы шартлар тудыра, шул исәптән кошлар өчен оялар урыны һәм аларның миграцияләре юлында мөһим урын булып тора. Паркта 3000 төр хайван теркәлгән, алар Польша фаунасының яртысын тәшкил итә (бигрәк тә сөйрәлүчеләр, амфибия һәм имезүчеләр). Поши, кыр кәҗәсе, болан, селәүсен, кабан, кондыз, шулай ук төлкеләр, бурсыклар, куяннар, сусарлар, назлар яши. Поши урманның үзенчәлекле рәсми сәүдә маркасы булып тора. 220 төр хайван катгый саклана.

Паркта элек бу районда яшәгән һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үлгән хайваннар һәм үсемлекләр реинтродукциясе үткәрелә.

Туризм үзгәртү

Кампино милли паркына ел дәвамында бер миллионга якын турист килә. Алар карамагында җәяүлеләр һәм велосипед хәрәкәте өчен туры килә торган 360 километрга якын туристик юллар бар. 12 күңел ачу урыны һәм 21 автостоянка бар. Массакүләм чаралар, паркны белем бирү максатлары, фәнни һәм мәдәни иҗат өчен куллану, табигатькә тискәре йогынты ясамый торган җитештерү һәм сәүдә эшчәнлеге парк дирекциясенең язмача рөхсәте белән тормышка ашырылырга мөмкин. Шулай ук чаңгы туризмы да бар, әмма аның сезоны шактый кыска. Шәһәр транспортында паркка кадәр барып җитәргә мөмкин. Паркның күп кенә юллары машиналар һәм мотоцикллар йөрү өчен ябык.

Мәдәни мирас үзгәртү

Парк һәм аның сак зонасы территориясендә 39 тарихи бина һәм 1863 тарихи объект урнашкан. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәлак булганнарның хәрби зиратлар бу территорияда бик күп.

  • Пальмир зираты — Алмания оккупация хакимиятләре атып үтергән массакүләм экзекуцияләр корбаннары күмелгән милли хәтер урыны.
  • Урман сәнгате музее — Чик авылында ачык һавадагы музей.

Тышкы сылтамалар үзгәртү