Калып:Баш бит/Вакыйгалар/24 июнь
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/24 июнь битеннән юнәлтелде)
Канадада Квебек провинциясе көне, Велс илендә — Җәй уртасы көне, Чуашстанда Республика көне һ.б.
- 1762 — каһарман татар мулласы, мөселман баш күтәрүе җитәкчесе Батырша төрмәдән качу вакытында үтерелә.
- 1793 — француз Конвенты беренче демократик конституцияне кабул итә.
- 1812 — Русиягә Наполеон Бонапарт җитәкләгән француз гаскәрләре керә. 1812 елгы Ватан сугышы башлана.
- 1889 — Борһан Мансуров, инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, журналист, Татарстан АССР Үзәк башкарма комитетының беренче рәисе.
- 1934 — Украина башкаласы Харьковтан Киевка күчерелә.
- 1945 — Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү Парады үтә.
- 1973 — Леонид Брежнев АКШга рәсми сәфәр вакытында салкын сугыш тәмамлануын хәбәр итә.
- 1991 — татар шагыйре Әхмәт Исхак вафат була.
- 2013 — Icann халыкара оешмасы .tatar доменын теркәргә рөхсәт итте.