Казан гербыТатарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәренең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Казан халык депутатлары Советының № 37-21 карары белән 2004 елның 24 декабрендә расланган.[1]

Казан гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

24 декабрь 2004[1]

Россия Федерациясе Дәүләт геральдик регистрында номер

1700

Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрында номер

69

Герб 1700 теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 69 теркәү номеры астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Гербның тасвирламасы үзгәртү

«Көмеш җирлектә яшел җирдә алтын таҗ кигән, җете кызыл канатлы һәм телле, алтын тәпиле, тырнаклы һәм күзле кара аждаһа. Калканның өске очына Казан бүреге куелган».[2]

Герб символикасы үзгәртү

Символлар үзгәртү

Казан гербы өчен нигез итеп Югарыда 1781 елның 18 октябрендә расланган Казан наместниклыгы Казан губерна шәһәренең тарихи гербы алына.[2]

Казан гербы дүрт почмаклы, аскы почмаклары түгәрәкләнгән, төгәлләнгән өлеше очлы геральдика калканындагы сурәт.

Аҗдаһа муллык булдырырга һәм кешегә ярдәм итәргә юнәлтелгән гадәттән тыш космик көчкә ия; ныклыкны, бөеклекне, тормышны, яктылыкны, зирәклекне, җиңелмәслекне, үлемсезлекне һәм мәңгелек яңарышны гәүдәләндерә. Ук рәвешендәге тел — импульсны, тизлекне һәм максатчанлыкны чагылдыра.

Җир — яшәеш һәм байлык сакчысы, тормыш символы.

Таҗ — үсешнең югары баскычына ирешү символы.

Казан бүреге Казанның территория башкаласы статусын һәм борынгы традицияләрне күрсәтә.[2]

Төсләр үзгәртү

Яшел төс — яз, шатлык, өмет, табигать, муллык, чәчәк ату, тотрыклылык символы.

Алтын төс — югары кыйммәт, байлык, бөеклек, даимилек, ныклык, көч, киң күңеллелек, интеллект, интуиция һәм алдан күрә белү, кояш төсе.

Көмеш төс камиллекне, мәрхәмәтлекне, ният сафлыгын, тынычлыкны чагылдыра.

Куе кызыл төс — курку белмәү, батырлык, өлгерү, энергия, яшәргә сәләтлелек.

Кара төс — акыллылык, зирәклек, намуслылык, килешү һәм мәңгелек яшәү символы.[2]

Тарих үзгәртү

Борынгы Казан символикасы үзгәртү

 
Иван IVнең Зур мөһере (XVI гасыр)
 
1672 елгы патша титулярнигыннан Казан патшалыгы эмблемасы.

Казанның хан чоры символикасы турында төгәл мәгълүматлар юк. Тик Казанның герб фигурасы Казан патшалыгын билгеләү өчен инде Иван IVнең Зур мөһерендә файдаланылуы билгеле. Патша Алексей Михайловичның 1666 елгы герб байрагын ясау турындагы указында шундый тасвирлама китерелгән:

«Казан мөһере анда василиск карунында, алтын канатлары, койрык очы алтын»

Әмма беренче рәсми расланган герб ише символлар Россиядә бары тик XVIII гасыр башында гына барлыкка килә, кайчан армия полклары үзләре уршанкан урыннар нигезендә атамалар ала, ә полк байракларында тиешле территорияләрнең герб ише символлары барлыкка килә. Аерым алганда, 1712 һәм 1730 еллардагы Казан полкы байрагы, шулай ук Зөя полкының байрагында ясалган герб мәгълүм. 1730 елда Казан пехота полкы байраклары өчен булган герб болай тасвирланган:

«Алтын калканда, ак кырда Казан Патшалыгының алтын таҗы астына кызыл канатлы кара елан»

"Геральдик сәнгатьне җибәрү өчен" Петр I тарафыннан 1724 елда Россиягә геральдист Франц Санти чакырыла. Аңа өлкә һәм шәһәрләрнең гербларын төзергә кушыла. Ул Казан гербын түбәндәгечә сурәтләп киткән:

«Көмеш кырда кызыл канатлы, алтын яки сары төстәге таҗлы аждаһа яки кара елан, шул ук аждаһа яшел җирлектә утыра»

Шундый ук сурәтне 1775 елда басылган Брюс календаренда табарга мөмкин.

1781 елгы герб үзгәртү

 
1781 елның 18 октябрендә расланган Казан наместниклыгы Казан губерна шәһәренең тарихи гербы

1781 елның 18 октябрендә Екатерина II тарафыннан Югарыда Казан наместниклыгы өчен герб раслана. Ул болай тасвирлган:

«Казан каласының алтын таҗы астында кара елан, кызыл канатлар, ак кыр»

Герб үзеннән француз геральдик калканын күз алдына китергән.

1856 елгы герб үзгәртү

 
1856 елның 8 декабрендә расланган Казаг губернасының яңа гербы

1856 елның 8 декабрендә Александр II Казан губернасының яңа гербын раслый:

«Көмеш калканда таҗлы кара аждаһа, канатлары һәм койрыгы куе кызыл, томшыгы һәм тырнаклары алтын; теле кансу кызыл». Император таҗы белән зиннәтләндерелгән калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратылган.[3]

Аждаһа шул ук вакытта баручы булып тасвирлана башлый.

Совет чоры үзгәртү

Совет чорында Казан шәһәре рәсми рәвештә билгеләнгән геральдик символга ия булмаган. Патша заманында расланган герблар да кулланылмаган.

Казанның рәсми булмаган символлары булып Казан кремленең Спас манарасы, Сөембикә манарасы, дәүләт циркы кебек шәһәрнең архитектура истәлекле урыннары сурәтләнгән.

Хәзерге вакыт үзгәртү

 
1990-2004 елларда Казан гербы сыйфатында рәсми булмаган рәвештә кулланылган сурәт

Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында, 2003 елның декабрендә Казан халык депутатлары Советы Казан шәһәренең гербы һәм байрагы турындагы нигезләмәне эшләү һәм раслау турындагы мәсьәләне күтәрделәр.

Казан символлары өстендә эшләүгә тарихчылар, археологлар, филологлар, сәнгать белгечләре җәлеп ителә. Казан гербы һәм байрагы мәсьәләләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында карала. Казанның гербы һәм байрагы проектлары алдан Россия Президенты каршындагы Дәүләт геральдика советында экспертиза узып, Татарстан Президенты каршындагы Геральдика советы тарафыннан хуплана.

Нәтиҗәдә 2004 елның 24 декабрендә Казан халык депутатлары Советының № 37-21 карары белән шәһәрнең гербы һәм байрагы турында нигезләмә раслана.[1]

Россия империясе гербында Казан символикасы үзгәртү

1917 елга кадәр Казан гербы Россия империясенең Зур һәм Кече Дәүләт гербларында урын алып тора.

Зур Дәүләт гербында Казан гербы төп калканны чолгап алган тугыз герб арасында таҗ (Казан бүреге) белән беренче булып сурәтләнгән була. Кече Дәүләт гербында ул таҗсыз, ике башлы бөркетнең канатында сурәтләнгән.

Башка шәһәрләрнең гербларында Казан символикасы үзгәртү

 
Кашира шәһәренең гербы (1778 ел)

Казан геральдик символикасы кайбер башка шәһәрләрнең гербларында да очрый

Кашира гербы үзгәртү

Казан гербы расланганчы ук, ул инде 1778 елның 8 мартында Кашира шәһәренең гербы тасвирламасында телгә алынган.

Өяз шәһәрләрнең герблары үзгәртү

1781 елда Казан наместниклыгының барлык өяз шәһәрләре (Казанның үзеннән һәм Зөядән кала) өчен диярлек калканнарның өске өлешенә «Казан гербы» урнаштырылган герблар төзелә. Бу Арча, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Чар, Чуел, Чабаксар, Чистай һәм Ядернә герблары.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары // Л.М.Айнетдинова, И.Р.Вәлиуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017 - 248 б. ISBN 978-5-902375-15-9 ISBN 978-5-298-03524-8
  2. Гербы городов, губерний, областей и посадов Российской Империи с 1649 по 1900 годы" // П.П. фон-Винклер. - Санкт-Петербург: 1899.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Решение Казанского Совета народных депутатов от 24 декабря 2004 года № 37-21 "О символах муниципального образования города Казань".
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары // Л.М.Айнетдинова, И.Р.Вәлиуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017 - 248 б.
  3. Гербы городов, губерний, областей и посадов Российской Империи с 1649 по 1900 годы" // П.П. фон-Винклер. - Санкт-Петербург: 1899.